16+

«Арчафильм» тәкъдим итә: «Елый икән, елый ирләр дә» (ФОТОЛАР)

Бөтен татар дөньясы Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча куелган «Ак чәчәкләр» фильмын көткәндә, арчалылар, «ирләр елатып», кино төшереп ятканнар.

«Арчафильм» тәкъдим итә: «Елый икән, елый ирләр дә» (ФОТОЛАР)

Бөтен татар дөньясы Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча куелган «Ак чәчәкләр» фильмын көткәндә, арчалылар, «ирләр елатып», кино төшереп ятканнар.

Кем белә, бәлки әле киләчәктә «Арчафильм» киноларын да карый башларбыз. Аз гына вакыт эчендә тулы бер район халкының күңелен кузгатырлык эш тәкъдим итә алганнар икән, аларда өмет юк түгел.

- Спектакльдән соң фильм төшерергә тамашачыларыбыз мәҗбүр итте. Арча сәхнәсендә ул спектакльне ун мәртәбәдән артык куйдык, зал һаман шыг­рым. Халык шултиклем яратып кабул итә икән, бәлкем кино төшереп караргадыр дип әлеге эшкә алындык, - ди фильмның режиссеры, «Җидегән чишмә» Арча халык театры җитәкчесе Рафис Сәлахетдинов. - Якташыбыз Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» җырына клип төшереп, үземне яңа жанрда азрак сынап караган идем инде. Яңа эшкә алыну бик кызык, мавыктыргыч булды. Беренче коймак төерле була, диләр, минем күңелдә калган төер - караклык. Эшләп ятканда, юл буеннан аппаратураларыбызны урлап киттеләр. Анда суд залында төшергән бик кадерле кадрлар бар иде. Карак үзенчә, камералар гына урладым, дип исәпләгәндер, ә безнең өчен иң зур югалту андагы материал булды. Барлык рольләрне үзебезнең «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары башкарды. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, бу яктан авыр­лыклар булмады.

Фильмга сценарийны «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева язган.
- Фильм геройларының язмышы җыелма, ләкин монда һәркем үзен танып алырга мөмкин. Әлбәттә инде, үземнең язмышта булган вакыйгалар да кәгазь битләренә төште. Мин бала тудыру йортында бу дөньяга аваз салган көнне әтием башка берәү белән туй иткән. Балачакта әтисе белән җитәкләшеп барган яшьтәшләремне күрсәм, артларыннан кае­рылып карап кала торган идем. Бик тә кызыга идем шул аларга. Язмыш еккач, әтием минем кулыма калды. Үз кичерешләрем белән сценарий тагын да бай, кешене ышандыра, - ди ул.

Экранда таныш тау итәк­ләрен, чишмә буйларын күргәч тә, ирексездән, фильм геройларын шушы төбәккә бәйлисе, аларны танып беләсе килә башлый торгандыр инде ул. «Минем язмышым да чагылган бу фильмда», - диючеләр аз түгел иде залда. Төшерелгән урыны, артистлары, геройлары шушы җирлекнеке булганга, фильм арчалылар өчен аеруча кадерле дә инде. Табигать, авыл күренешләре киңрәк алынып, массовкаларда халык күбрәк җәлеп ителсә, тагын да отышлырак булган булыр иде кебек.

Фильмны, «Креативные разработки» фирмасы белән берлектә, «Арча» телерадиокомпаниясе төшергән. Әйдәп баручы оператор Илшат Рәхимбай, беренче һәм икенче оператор Илвир Тимашев, Раушан Нәбиуллин, тавыш режиссерлары Алина Прокофьева һәм Ильяс Гаффаров. Матди чыгымнарны район хакимияте күтәргән. Арча район башлыгы Илшат Нуриев үзенең уй-фикерләрен, теләкләрен артистлар белән очрашуда җиткерәчәк. Бәлки шушы очрашуда ук яңа фильмнар турында да сөйләшерләр.

Кино төшерүдә безнең «Шәһри Казан»ның да кечкенә генә өлеше бар. Фильмда мөхәрриребез Гөлнара Сабированың Илсөя Бәдретдинова башкаруында «Елый икән, елый ирләр дә» җыры яңгырый, фильм­ның исеме дә шушы җырдан алынган.

Сүзен - сүзгә

Рамил Мөхетдинов, Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе:

- Әлеге фильмда мин - иң тискәре образларның берсе, әле тегесен елатам, әле монысын. Кинога төшүгә килгәндә, спектакль белән чагыштырсак, камера каршында уйнау күпкә авыр­рак, катлаулырак. Сәхнәдә син халыкның эмоция­ләрен тоясың, алар сиңа көч, илһам бирә, ә камера җансыз. Күптөрле аудиторияләрдә чыгыш ясап күнеккән кешеләр дә, камера каршына басып сөйли башлагач, ничектер каушап калалар. Телевидениедә эшләү тәҗрибәм булганга, минем үземдә андый каршылык юк, ә коллектив өчен бу киртәне дә җиңәргә кирәк булды.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading