16+

Авыл кызлары Казанда ярышты

Россия төбәкләреннән җыелган яшьләр катнашында башкалабызда «Авыл кызы» бәйгесе узды. Анда Чуашстан Республикасыннан, Оренбург, Самара, Пенза, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән унбер кыз көч сынашты. Биредә алар үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле итеп шигырь укуга сәләтләрен күрсәттеләр. Кызлар барысы да милли киемнәрдән иде. Аларның һәр чыгышы ихлас булуы белән аерылып торды. Кызларның...

Россия төбәкләреннән җыелган яшьләр катнашында башкалабызда «Авыл кызы» бәйгесе узды. Анда Чуашстан Республикасыннан, Оренбург, Самара, Пенза, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән унбер кыз көч сынашты. Биредә алар үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле итеп шигырь укуга сәләтләрен күрсәттеләр. Кызлар барысы да милли киемнәрдән иде. Аларның һәр чыгышы ихлас булуы белән аерылып торды. Кызларның сәләтен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Катнашучыларга һәм залда утырган яшьләргә мөрәҗәгать итеп, ул: «Илгә-җиргә кирәкле кешеләр була белегез», - дигән теләген ирештерде. Бәйгенең иң зур бүләгенә Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан Гүзәл Исламова ия булса, беренче урын Киров өлкәсеннән Фәнзия Кәримовага, икенче урын Оренбургтан Әлфия Миркуловага бирелде.
Чуашстанның Урмай авылыннан, Самара өлкәсенең Ярмәк районыннан килгән җыр һәм бию ансамбльләре чыгышы да конкурсның бизәге булды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аларга үзенең изге теләкләрен җиткереп, болай диде: «Бу - матурлык, чисталык бәйгесе. Сездән киләчәктә халкыбыз матурлыгын үзенә җыйган әниләр үсеп чыгар, дип уйлыйбыз.Татар гаиләләрен саклаучылар булсагыз иде».
Әйе, мондый бәйгеләрне күреп, сөенеп, горурланып утырасың. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән «Сөембикә» журналы редакциясе аны алга таба да оештырырга вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading