16+

«Аз да җитә, күп тә бетә: әмма бирелгән акчаны иң бәрәкәтле тотучы оешма – Ваһапов фестивале»

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының беренче утырышы үтте.

«Аз да җитә, күп тә бетә:  әмма бирелгән акчаны иң бәрәкәтле тотучы оешма – Ваһапов фестивале»

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының беренче утырышы үтте.

Хәер, аның сос­тавына керүчеләр Попечительләр советын, үзебезчә татарчалаштырып, Кайгыртучылар советы дип атадылар. Аның рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сайланды. Аның советына Дәүләт Советы депутатлары, фән һәм мәдәният эшлек­леләре белән бергә матбугат чаралары җитәкчеләре, шул исәптән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да керде.

Фестивальгә бина кирәк

13 ел дәвамында үзе генә эшләп килгән фестивальнең Кайгыртучылар советын булдыру идеясе болай гына барлыкка килмәгән анысы. Фестивальләр күбәеп, көндәшлек арткан вакытта, эшләр һәм яшәр өчен шартлар да үзгәрүе - гадәти күренеш. Дәүләти дәрәҗәгә күтәрелгән әлеге җыр фестиваленең чыгымнары да арта, димәк, оештыручылар тагын да зуррак ярдәмгә өметләнә. Проектның авторы һәм җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов әйтүенчә, бүгенге көндә фестивальнең бюджеты - 9 млн 850 мең. Әмма елына 22 чара оештырган оешма өчен бу акчалар аз, чөнки бер концертны үткәрер өчен 620 мең сум да җитми. Мәсәлән, күптән түгел генә филармония концертлар залында яшь һәм өметле җырчы Азат Абитовның концертлары тулы заллар белән узды. Моның өчен фестиваль бюджетыннан 960 мең сум акча тотылган, шуның 200 меңнән артыгы - реклама өчен. Дөрес, фондның, дәүләттән алынган ярдәменнән тыш, иганәчеләре дә бар.

Татар музыка сәнгатен зурлауга, күтәрүгә зур өлеш керткән фестивальнең үз бинасы булмау да иң зур проблемаларның берсе булып тора. Бу репетицияләрне тиешле дәрәҗәдә алып барырга комачаулык итә. Россия башкаласы кунагы - матбугат чаралары белән эшләүче тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев Мәскәү татарларына бина бирелүен шатланып җиткергәннән соң, утырышта катнашучылардан: «Әнә мәскәүлеләр булдыр­ган бит, ни өчен безнеке килеп чыкмаска тиеш әле?» - дигән фикер яңгырады. Әмма бина юк, дип кул кушырып утыра торганнардан түгел алар. Моңа кадәр эшләгәннәр, алга таба да фестивальнең планнары зурдан. Шуларның берсе - өч елга бер тапкыр уздырыла торган яшь башкаручылар конкурсын үткәрү. 13-14 апрельдә сайлап алу турлары Казанда төгәлләнеп, 15 майда Зур концерт залында гала-концерты булачак. Озак еллар дәвамында жюри рәисе булып торган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны быел Ренат Ибраһимов алыштырачак. Фестивальнең тагын бер максаты - яхшы, сыйфатлы репертуар туплауны максат итеп куйган «Яңа татар җыры» конкурсын үткәрү.

Өченчесе - продюсерлык системасын үстерү, аны профессиональ дәрә­җәгә күтәрү.
- Бу мәсьәлә шактый катлаулы, чөнки татар сәнгатендә ул әле яңа күренеш. Ә яңалык һәрвакыт каршылыклар аша уза. Моңа кадәр безне социаль челтәрләрдә һәрвакыт «чеметеп» китәләр иде. Быел «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясендә продюсерларга да игътибар иттеләр. Мин бу вакыйганы социаль борылыш буларак кабул иттем. Шуңа күрә киләчәктә продюсерлык үз урынын алыр дип уйлыйм, - диде Рифат әфәнде.

Фестиваль быелдан «Татар җырының алтын хитлары» дип аталган тагын бер серия концертлар башлап җибәргән. Проект авторы сүзләренчә, алар мәшһүр композитор Рим Хәсәнов белән хезмәттәшлек итә. Киләчәктә Зур театр солисты Венера Гимадиева белән дә эшләргә планлаштыралар. Аннан соң тагын бер зур эш - татар эстрадасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге дигән фәнни хезмәт язу.

Татар музыкасын үстерү турында закон кабул ителерме?

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татар музыка сәнгатендәге проблемаларга аеруча зур басым ясады.
- Беребез дә битараф кала торган өлкә түгел бу. Әгәр татар халкының киләчәге турында уйлыйбыз икән, бөтен ягын да кайгыртырга тиешбез. Тел турында закон кабул иттек. Ә ни өчен әле безгә татар музыкасын үстерү турында закон кабул итмәскә? Шушы мәсьәләне дә күтәреп чыгарга кирәк. Безнең сәнгатьнең тагын бер зур проблемасы - балалар өчен язылган әсәрләрнең бик тә аз булуы. Бүген балалар концертларын куярлык репертуарыбыз юк. Нишләргә соң? Бәлки фонд каршында секция булдырып, кечкенәләрне җәлеп итәргә һәм балалар җырына конкурс оештырыргадыр? Аларның үзләренең җырлары булырга тиеш бит, - диде ул, ачынып.

Бервакыт Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда музыкаль драма театры оештыру турында күтәреп чыккан иде. Тик ни сәбәпледер, әлеге мәсьәләгә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитеп бетмәде. Бу мәсьәләне Разил Исмәгыйлевич кабат искә төшерде.
- Президент хуплаган икән, бу мәсьәләне кабат күтәреп, очына чыгарга кирәк. Әгәр аның үз бинасы булса, барысына да урын табылыр иде, - диде ул.

Ирек Шәрипов, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- 10 млн га якын акча - халык акчасы. Фестиваль аны, үзенең хезмәте белән тулысынча, халыкка кире кайтарып бирә ала торган оешма. Аз да җитә, күп тә бетә, әмма бирелгән акчаны иң бәрәкәтле тотучы оешма - Ваһапов фестивале. Кассадан билет сатыла икән, димәк, фестивальнең халык арасында да даны, дәрәҗәсе бар.



Индус Таһиров, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе
- Кайгыртучылар советын булдыру бик кирәкле эш. Без моңнан яралганбыз. Ул саклана икән, димәк, татар да саклана. Рифат, бөтен татар дөньясын барлап чыгып, иң сәләтле яшьләрне сайлап алды. Рәхмәт аңа. Бу эшкә ярдәм итү һәрберебезнең дә бурычы булырга тиеш. Эстраданы яхшырту, миллилеккә йөз бору - фестивальнең бурычы. Дәүләт тарафыннан да ярдәм булсын иде. Яхшы бинаны да дәгъваларга кирәк.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Бүген бездә фондлар, фестивальләр күп, ләкин аларның берсе дә артык түгел. Кайсы уңышлырак эшлидер, кайсы бик үк яхшы түгелдер, әмма аларның һәммәсе дә кирәк. Бүген эстрадада 200-300 җырчы бар, диләр. Мин аларын да күпсенмим. Аларның яхшылары кала, ә бик үк камил булмаганнары акрын-акрын гына коелып төшеп бара. Һәр фестивальнең үзенчәлеге бар. Ваһапов фестиваленең үзенчәлеге ул - системалы рәвештә һәр көн эшләү. Киләчәктә, бәлки, һәр концерттан соң җыелышып, тәфсилле анализ ясаргадыр. Безнең Совет ике төрле юнәлештә барырга тиеш - рухи һәм матди ярдәм. Репертуар сайлаганда, шагыйрьләргә үз фикеребезне җитдирәк итеп җиткерергә кирәктер. Җырларның милли нигезе юк бит. Шуңа күрә төп принцип - җырларыбызның милли нигезен булдыру һәм югалтмау.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading