16+

Азат бер арба алка сатып алган?

Шулай дисәң дә буладыр - җырчы Азат ФАЗЛЫЕВ икенче кат әти булгач, нәрсә генә уйлап чыгармады. Хатыны, «Саф хисләр» төркеме солисты Алсу Дәүләтгәрәева-Фазлыева, 4 килограмм 230 граммлык баһадир малай табып бирсен дә, уйланмас җиреңнән уйланырсың монда! Дүрт яшьлек уллары Аязга иптәшкә Ильяс атлы энекәшне каршы алу шуңа да сюрпризларга бай...

Башта Азат фатирларын шарларга, чәчәкләргә күмсә, бала тудыру йортына бару өчен тулы бер сценарий әзерләнде. Алсу-шәмәхә төсләргә бай искиткеч матур букет (флористлар әле аны аллергия китереп чыгармый дип ышандырган!), туганнар-дуслар, каушау-дулкынлану, буташтырмыйча гына тиешле тәртиптә Аязга бәйрәм киеме кидерү... Ир кеше өчен боларның берсе дә җиңел бирелми!..
Алдан бик озаклап сайланулардан соң сатып алынган алтын алкаларны бала арбасы формасындагы бәрхет тартмачыкка урнаштыргач (анысы исә нота ачкычын хәтерләтә - җырчылар гаиләсе бит! - Г.Җ.), өйгә кайтышка көтеп торырга тиешле баллы бүләк - өстенә имезлек, бала пинеткалары урнаштырылган һәм «Рәхмәт сиңа, Әнисе!» дип язылган зәңгәрсу төстәге тортка бер атна алдан заказ бирү - боларның һәммәсен Азат җентекләп уйлаган булып чыкты. Бала тудыру йортында Алсуны һәм кечкенә Ильясны каршы алган әти кешенең сөенечен әйтеп-аңлатып бетереп булмас иде.
- Мин икенче кат әти булдым! Ур-ра! - диде Азат, бәхете белән уртаклашып. - 25 яшемдә минем инде ике улым бар! Тач үземә охшаган - туганда ук баһадир булып туды ул минем. Әнисенә бик зур рәхмәт - бәби алып кайту йорты сукмагына алга таба да тузан төшермәскә тырышырбыз.
Без дә чын күңелдән Фазлыевлар гаиләсен әлеге бәхетле-сөенечле вакыйга белән ихластан котлыйбыз. Улларыгыз сау-сәламәт, игелекле балалар булып үссен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading