16+

Балалар да бәя бирә

23 сентябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Шомбай- fest» Халыкара фестивале ачыла. Курчак театрларының фестивале шундый исем белән аталуы очраклы түгел. Татар халык әкиятләре герое Шомбай үзенең зирәклеге, тапкырлыгы белән аерылып тора.

Әлеге чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» курчак театры оештыра. Аның максаты - тамашачыны башка илләрнең курчак театрлары белән таныштыру. Анда иң яхшы коллективлар катнаша. Фестивальгә, Россия төбәкләреннән тыш, Франция һәм Таҗикстан кебек илләрдән дә курчак театрлары киләчәк.
Биредә, балалар гына түгел, өлкәннәргә дә тамаша кылу мөмкин булачак. Катнашучыларга бәяне, жюридан тыш, Казан мәктәпләрендә укучылар да бирергә җыена. Фестиваль 28 сентябрьгә хәтле дәвам итәчәк.
Театр үзенең сезонын 12 сентябрьдә А.Хәеровның «Три дочери» спектакле белән ачып җибәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading