16+

«Бер сукмакны да үзгәртмәс идем»

Хәзер күпчелек яшьләр иҗат елгасына керергә тырыша. Мин исә менә шул елгада дөрес итеп йөзәргә өйрәтүче, Yummy Music компаниясе продюсеры Алмаз Сәмигуллин белән әңгәмә корырга булдым.

«Бер сукмакны да үзгәртмәс идем»

Хәзер күпчелек яшьләр иҗат елгасына керергә тырыша. Мин исә менә шул елгада дөрес итеп йөзәргә өйрәтүче, Yummy Music компаниясе продюсеры Алмаз Сәмигуллин белән әңгәмә корырга булдым.

- Алмаз, сине күп кеше белә, шулай да үзең турында берничә сүз әйтеп китсәң иде.
- Мин 1989 елның 18 августында Чаллыда дөньяга килгәнмен. Әтием Марат исемле, әнием - Раушания. Яраткан шөгылем - эшем.
- Бүгенге яшь буынны синең иҗади тормышың бик кызыксындыра. Моның сере нәрсәдә?
- Минемчә, үз юлын таба алган кешеләр барысы да кызыклы. Яраткан эшеңне башкарганда, бөтен булган көчеңне җыеп, авырлыкларны җиңеп, алга барасың. Күңелдә: «Алда тагын нәрсә көтә икән?» - дигән сорау туа. Мин нәкъ шулай яшим. Мөгаен, шуңа күрә яшьләрдә кызыксыну уятамдыр. Үземә ошаган юлны - продюсерлык һөнәрен сайладым. Ләкин киләчәктә үземне башка өлкәләрдә дә сынап карарга җыенам.
- Шушы яшеңә җитеп ирешкән иң зур максатың нәрсәдә?
- Бер ел элек үзебезнең Yummy Music компаниясе барлыкка килде. Хәзер анда утыздан артык кеше эшли - музыкантлар, менеджерлар, продюсерлар, фотографлар, режиссерлар, операторлар, жырчылар һәм башкалар. Компанияне булдыру һәм үстерү минем өчен һаман да зур максат булып кала бирә, чөнки әле алда эшләр бик күп. Тагын бер уңышым турында әйтеп үтәсем килә. Быел Мәликә белән эшли башладым һәм аңа «Амулет» дип аталган җыр яздык. Шул җырга бөтен дөньяга танылган Алан Бадоев исемле режиссер югары сыйфатлы клип төшерде.
- Белүемчә, Гөлназ Батталова һәм IndiVa кебек яшь йолдызларга татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясарга нәкъ менә син ярдәм иттең. Ул булышуың сиңа ничек әйләнеп кайтты?
- Гөлназ белән хәзер дә эшлибез, зур гына фестивальгә әзерләнәбез, аның турында тиздән ишетерсез. IndiVa белән юлларыбыз аерылды, ләкин барыбыз да үз урынында. Бергә эшләгән артистлар тәҗрибә тупларга ярдәм итә, шул сәбәпле, яңа проектларның дәрәҗәләре күтәрелә бара.
- Тормыш юлыңның кайсы сукмагын үзгәртер идең?
- Берсен дә үзгәртмәс идем.
- Универсиада һәр кешенең тормышына кечкенә генә булса да үзгәреш кертәчәк дигән фикер яши. Ничек уйлыйсың: синең тормышта үзгәрешләр булачакмы?
- Казан үзгәрә. Хәзер башкалада яшәүчеләрнең уйлары да икенче. Зур мөмкинлекләр ачыла, бар дөнья белән элемтәдә булу хыялларымны тагын да киңәйтә төшә.
- Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?
- Хыялларны онытмыйча яшәргә, тырышырга һәм курыкмыйча алга атларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading