16+

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Берсе сигезенче, икенчесе җиденче дистәне ваклый башлаган Ләйлә һәм Мөдәррис Галимҗановлар яшьләрчә бөтерелеп, сыгылмалы хәрәкәтләр ясый-ясый Салих Сәйдәшев иҗат иткән вальска сәхнәне иңләп-буйлаганда, тамашачыларның күбесе: «Вәйт, әйттерәләр болар», - дип уйлагандыр, мөгаен. Әйе, әйттерәләр Галимҗановлар. «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче татар ветераннар хорында катнашып та, «Казан татарлары» иҗтимагый оешмасы куя...

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Берсе сигезенче, икенчесе җиденче дистәне ваклый башлаган Ләйлә һәм Мөдәррис Галимҗановлар яшьләрчә бөтерелеп, сыгылмалы хәрәкәтләр ясый-ясый Салих Сәйдәшев иҗат иткән вальска сәхнәне иңләп-буйлаганда, тамашачыларның күбесе: «Вәйт, әйттерәләр болар», - дип уйлагандыр, мөгаен. Әйе, әйттерәләр Галимҗановлар. «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче татар ветераннар хорында катнашып та, «Казан татарлары» иҗтимагый оешмасы куя...

Берсе сигезенче, икенчесе җиденче дистәне ваклый башлаган Ләйлә һәм Мөдәррис Галимҗановлар яшьләрчә бөтерелеп, сыгылмалы хәрәкәтләр ясый-ясый Салих Сәйдәшев иҗат иткән вальска сәхнәне иңләп-буйлаганда, тамашачыларның күбесе: «Вәйт, әйттерәләр болар», - дип уйлагандыр, мөгаен. Әйе, әйттерәләр Галимҗановлар. «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче татар ветераннар хорында катнашып та, «Казан татарлары» иҗтимагый оешмасы куя торган концертларда чыгыш ясап та әйттерәләр. Мөдәррис әфәнде, хор составында җырлаудан тыш, юмор һәм сатира белән сугарылган шигырьләр сөйләп концертларда катнашса, Ләйлә ханым шушы ук ветераннар хоры каршында 7 кешелек кызлар ансамбленә җитәкчелек итә. Әнә хәзер «Казан татарлары» куя торган концертларда аерым җыр белән катнаша башлаган.
Башлаган дип әйтүем шуннан: «Казан татарлары» - беренче елын гына эшләүче яңа оешма. Әмма ул үзенә өч дистәдән артык ветеранны тупларга өлгергән инде. Туплау дип әйтү генә аздыр, чөнки аңа әгъза булып кергән ветераннар хәйрия концертлары да куялар. Оешма җитәкчесе Флюра Бибаеваның әйтүенә караганда, алар Тукай музеенда, Офицерлар йортында, милли- мәдәни үзәктә концерт куярга өлгергәннәр инде.
Безгә исә ошбу ветераннарның яңа - 2012 елга багышланган концертын Урман арты бистәсе клубында карарга туры килде. Яшерен-батырын түгел, бу тамаша, кайбер сәхнә «йолдызлары» концертына караганда, рухи азыкны күбрәк тә бирде әле.
Гармунчылар - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилүс Мәҗитов, Рәдиф Әхмәтов һәм Фәрит Хәсәновның татар халык көйләрен өздереп уйнаулары кемнәрне генә битараф калдырды икән?! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхәбирә ханым Сәхәбетдинова башкарган җырлардан соң да зал алкышларга күмелде. Һәвәскәр артист Минҗиһан Хәйретдинова «Үтте дә китте яшьлегем»не җырлаганнан соң, янәшәмдә утыручы: «Кара, Әлфия Авзалова тавышлары бар бит монда», - дип тә куйды әле.
Оешма сандугачы исеменә лаек булырга өлгергән Ләбибә Шәрипова һәм Фалиянур Мөхәммәтҗанова да тамашачыларга күңел күтәренкелеге бүләк итте. Диск ярдәмендә яңгыраган музыкага кушылып җырлаган Әнзия Зәйнетдинова белән Тәслимә Сафиуллина да залда утыручылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Әлбәттә инде, концерт чаклы концерт ир-ат җырчылардан башка үтмәде. Орден-медальләр иясе Миңнур Кәлимуллин «Моңнар кайтсын авылга»ны сузып җибәргәч, күбесе авылдан чыккан тамашачылар чебен очканны да ишетерлек тынлык сакладылар. Җыр тәмамлануга исә гөрләтеп кул чаптылар. Ринат Хафизовның да «Умырзая»сы алкышларсыз калмады.
«Кешене - кием, агачны яфрак бизи» дигән әйтемне дә истә тотып чыгыш ясады ветераннар. Махсус концерт киемнәреннән чыгып баскан «Урманат» ансамбленең ике гармунчысын һәм дүрт җырчысын теләсә кайсы сәхнә кабул итәчәк дисәк, һич кенә да арттыру булмас. Ә алар тарафыннан башкарылган җырларның залга тәэсире, әлбәттә инде, кул чабулар белән билгеләнде. Һәм озакка сузылганы белән.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: «Казан татарлары» клубын оештырып, ир-атлар һәм хатын-кызлар, нигездә, ялгызак инсаннарның тормышын җанландыруга өстәмә сулыш өргән Флюра Кафиатулла кызы изге гамәл башкарса, һәвәскәр артист-ветераннар, гади халыкка мәдәни хезмәт күрсәтеп, икенче изге эш башкаралар. Урман арты бистәсе тамашачыларының исә: «Концертыгыз ошады, тагын килегез!» - дип озатулары шушы изге гамәлләргә рәхмәт белдерү булып торадыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading