16+

«Беренче ролемә карата нәфрәт уянган иде»

Тормыш юлында үзеңә ярдәм иткән кешеләр беркайчан да онытылмыйдыр ул. Римма Гайсинаның да, Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан соң, Әлмәт районы мәдәният йортына эшкә кайткан елларында очрый андый мәрхәмәтле затлар. Бервакыт танылган җырчы Зөфәр Хәйретдинов шул якларда концертлар куеп йөргәндә, Римманың биегәнен күреп ала да, аны үз төркемендә биергә чакыра.

«Беренче ролемә карата нәфрәт уянган иде»

Тормыш юлында үзеңә ярдәм иткән кешеләр беркайчан да онытылмыйдыр ул. Римма Гайсинаның да, Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан соң, Әлмәт районы мәдәният йортына эшкә кайткан елларында очрый андый мәрхәмәтле затлар. Бервакыт танылган җырчы Зөфәр Хәйретдинов шул якларда концертлар куеп йөргәндә, Римманың биегәнен күреп ала да, аны үз төркемендә биергә чакыра.

Әнә шул концертта биюче кыз Әлмәт театры директорының күңеленә дә хуш килә һәм ул Римманы үзләренә хореограф итеп эшкә ала. Ә инде театрда кызның артистлык сәләтен бик тиз күреп өлгерәләр. Бүген аның иҗат юлын бизәрдәй образлары шактый. Алар арасында Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәре буенча куелган спектакльдә - Саҗидә, «Җанкисәккәем»дә - Рәсимә, «Гөнаһсыз гөнаһлылар»да - Рәмзия һ.б.ны искә төшерү дә җитә.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Римма Гайсина белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырырга булдык.
- Римма, хореограф булып эшләгән җирдән ничек итеп спектакльләрдә уйный башладыгыз?
- Безнең театрда күренекле артист Дамирә Кузаева «Алла каргаган йорт» дигән спектакль куйганда мине баш рольгә алды. Биюче булгач, пластика белән аерылып торганмын инде, күрәсең. Мин ул пьесаны укып чыктым да утырып еладым.
- Куркып калдыгызмы әллә?
- Ул образга карата нәфрәт уянды миндә. Анда 28 яшьлек Зилә Саматовна, ялган документлар җыеп, бер бабайны юләрләр йортына җибәрә. Миңа ул чакта 19 яшь. Начар кешене бер дә уйныйсы килми бит. Хәзер булсын иде ул образ. Бөтенләй икенче төрле итеп уйнар идем үзен.
- Ә хәзерге вакытта образга керү ничек бирелә?
- Үз ролеңнең һәр сүзен, һәр җөмләсен автор ни өчен язган икәнен уйлыйсың. Аннары эзләнә башлыйсың. Үз образымның хәрәкәтләрен, сөйләшен мин танышлар арасыннан, кинолардан, китаплардан эзлим. Артист, режиссер фикерен сизеп алса, образга тиз кереп китә. Әгәр режиссер ошатып җиткермәсә, аны ышандырырга тырышасың. Минем өчен баш рольне уйнаудан да җиңеле юк, чөнки барысы да сиңа ярдәм итә. Андыйларны гәүдәләндерү үзе бәхет бит ул. Ә инде эпизод рольләрен истә калдырырлык итеп уйнавы авыррак.
- Бүгенге көндә яшь кенә актерларга да әби рольләре бирәләр. Сиңа да андый «бәхет» елмаймадымы әле?
- Мин 32 яшемдә үк 82 яшьлек әбине уйнадым. М. Кәримнең «Кыз урлау»ында - Иркәбикә роле иде ул. Анда импровизацияләр күп кулланган идем. Ул образ миңа зур этәргеч бирде. Хәзер, ничә яшьлек кешене бирсәләр дә, рәхәтләнеп уйнар идем. Тик утыру артист өчен үлемгә тиң ул.
- Беркемгә дә сер түгел, театрларда әле чиле-пешле пьесалар да сәхнәләштерелә. Шундый спектакльләрдә актерга уйнау ничек?
- Андый спектакльләрдә уйнау җиңел түгел, билгеле. Тамашачы, шундыйларны караганнан соң, театрга йөрми башлый. Сәнгатьне өч тиенгә санау әнә шуннан башлана да инде. Шулар белән кеше башын катыруны яратмыйм мин. Татар театрында иң камил нәрсә ул - сүз. Теле матур, тормышчан булган спектакльләрне халык та рәхәтләнеп карый.
- Бүген драматург Хәй Вахит әсәрләре әнә шуның белән җәлеп итәдер дә. Аның «Күк капусы ачылса» пьесасы буенча куелган спектакльдә син Шәмсия ролендә уйныйсың. Заманында Гәүһәр Камалова гәүдәләндергән Шәмсия образын тудыруың ничегрәк булды?
- Гәүһәр апаның уенын телевизордан гына күргәнем бар. «Кыз урлау»да Иркәбикәне уйнаганнан соң, тәнкыйтьче Дания Гыймранова мине Гәүһәр апа белән чагыштырган иде. Әйтерсең миңа ул уйнаган рольне Дания апа юрап китерде. Үзем рольгә тотынганчы ук, башымнан, «Гәүһәр апа, ярдәм ит», дигән уй узды. Без ул спектакльне тугыз ай әзерләдек. Сәхнәдә үҗәтлегем бар минем. Шәмсияне баштан ук ошаттым, аны һаман камилләштерәсе, югарылыкка менгерәсе килә.
- Сездә эшләгән режиссерларның исәбе-хисабы юк. Кайсысы белән эшләү җиңелрәк иде? Репетиция вакытында булган берәр кызыклы мизгелне искә ал әле.
- Иң рәхәте Зәкия апа белән булгандыр. Аңа хәзер 94 яшь. Бүген дә аралашып яшибез. Бервакыт ул куйган «Банкрот» спектаклендә асрау кызларны уйнарга әзерләнәбез. Мине Зәкия апа «Бар әле, ямьсезләнеп чык», - дип, сәхнә артына кертеп җибәрде. Мин, бөкре куеп, яулыкларны ямьсез итеп бәйләп чыктым. Шунда аның: «Син юләр кебек чыккансың. Бөтен ямьсез кеше тиле булмый ул», - дигән сүзе исемнән чыкмый.
- Артист халкы театр белән генә чикләнми. Башка эшләргә дә өлгерә бит әле ул...
- Мөселман балалар бакчасында бию түгәрәге алып барам. Алар белән эшләү дә кызык.
- Сәхнә кешесе ире көнләшмәсә генә, театрда эшли аладыр.
- Кияүгә чыкканчы Рафисның көнләшә торган гадәте бар иде. Бервакыт спектакльгә чәчәк бәйләмнәре алып килгән бу. Минем сәхнәдә ирләр белән кочаклашып уйнавымны күргәч, чәчәген дә бирмичә кайтып киткән иде. Хәзерге вакытта үзе дә безнең арада йөреп ияләште инде. Ул төзелештә мастер булып эшли.
- Кызыгыз Сөмбелнең нинди сәләтләре бар?
- Ул биш яшендә «Бибинур» фильмында Хәтимә ролендә төшкән иде. Инде унике яшь тулды үзенә. Сәнгать мәктәбенә йөри, шәрык биюләре белән шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading