16+

Үбешкән өчен – театр билеты

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булачак «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасына килгән беренче 20 пар театрга бушка кереп китә алачак, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте белдергән. 5 октябрь - спектакльнең премьерасы көнне биредә үзенчәлекле «Үбешкән өчен билет» акциясе барачак. Әлеге акциянең идеясе спектакль атмосферасыннан чыгып...

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булачак «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасына килгән беренче 20 пар театрга бушка кереп китә алачак, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте белдергән. 5 октябрь - спектакльнең премьерасы көнне биредә үзенчәлекле «Үбешкән өчен билет» акциясе барачак. Әлеге акциянең идеясе спектакль атмосферасыннан чыгып туган. Ник дигәндә, спектакль мәхәббәт турында. Геройларның да һәркайсы мәхәббәтләрен үзләренчә эзли: кемдер аны яулап ала, кемдер бик тырышып яшерә, ә кемдер әлегә аны танымый.
«Мәхәббәт FM» спектакле Г.Камал театрында 5, 6, 11 һәм 25 октябрь көннәрендә барачак. Булачак премьераның сюжеты Казанның уйлап чыгарылган «Мәхәббәт FM» дип аталган радиостанциясе тирәсендә куерачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading