16+

Без бәби үстерәбез!

Хатын-кыз туганда ук әни булып туа инде ул - шуңа да без йөрәк парәләребезне якты дөньяга китергәч, каушап-югалып калмыйбыздыр. Ир-егет исә «куркаграк» - кечкенә йомгакка якын килергә, аны кулына алырга куркучылар да җитәрлек. Шуңа да әни булу хисе белән әти булу инстинкты икесе ике төшенчә. Бала исәеп, күзгә күренә башлагач...

Хатын-кыз туганда ук әни булып туа инде ул - шуңа да без йөрәк парәләребезне якты дөньяга китергәч, каушап-югалып калмыйбыздыр. Ир-егет исә «куркаграк» - кечкенә йомгакка якын килергә, аны кулына алырга куркучылар да җитәрлек. Шуңа да әни булу хисе белән әти булу инстинкты икесе ике төшенчә. Бала исәеп, күзгә күренә башлагач...


Раяз Фасыйхов: «Гармун уйнарга өйрәтәчәкмен»
Раяз 24 августта икенче кат әти булды. Хатыны Люция аңа 3 кило 440 граммлы, 54 см озынлыктагы «баһадир» бүләк итте.
- Улым Рамазан туганга ике ай, - диде Раяз. - Рамазан аенда туган егеткә башка исем килешмәгән дә булыр иде, исемне үзем сайладым. Малай туса иде дип көтмәсәм дә (миңа сау-сәламәт кенә булсын!), УЗИ малай икәнен күрсәткәч, сөендем. Мин үзем нәкъ әнә шулай - бер малай, бер кыз теләгән идем. Төнлә торганым гына түгел, уянганым да юк - ул безнең ашар өчен генә уяна. Чүпрәкләрне кер юу машинасы чайкый аны. Кечкенә дип курку булмады, безнең инде икенче бала булгач, «яшь әти курсы» узган, чыныккан кеше мин.
- Гастрольләр белән балаларга вакыт каламы соң?
- Һәрвакытта. Мин кызым Венераны хәтта кайвакыт үзем белән дә алып китәм. Аны әлегә балалар бакчасына йөртмибез, шәхси мәктәпләрдә шөгыльләнә.
- Улыңның кем булуын телисең?
- Юньле, акыллы кеше булсын. Әгәр музыкага хирыслыгы була икән, шөгыльләнергә шартлар тудырырмын. Ә болай гармунда уйнарга өйрәтәчәкмен - анысы «железно».

Зөлфәт Зиннуров: «Зәлия Зөлфәтовна йоклатмады»
Зөлфәтнең әти булуына да ике атна.12 октябрьдә хатыны Гөлназ аңа 3 кило авырлыктагы, 51 см озынлыктагы «Зөлфәтовна» бүләк иткән.
- Кызыбызга исем куштык - Зәлия Зөлфәтовна Зиннурова булды. Бүген төнлә йокы туймады - елаштырып чыктык. Мин торуын тормадым. Нишләтим әле мин аны - әнисе ашата да, тынычлап йоклап китә.
- Бала тудыру йортына үзең илттеңме?
- Ярты сәгать «Ашыгыч ярдәм» көттем дә үзем илтеп куйдым. Көндез унбердә илткән идем, кичке тугызынчы яртыда әти булдым. Шатландым дип инде - шок хәлендә идем бугай. Чүпрәкләр юмыйм, хатын: «Ир-ат эше түгел ул», - диде.
- Кемгә охшаган соң Зәлия?
- Бәбигә. Бераз исәйгәч, миңа охшаячак - минем кыз бит инде ул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading