16+

Безне бию дуслаштырды

Казанда төрле илләрдән җыелган балалар һәм яшьләрнең VI Халыкара бию фестивале узды. Татар дәүләт филармониясендәге чыгышларны караган һәркем үзен аларның илендә итеп хис иткәндер. Экраннан һәр илнең башкаласы, андагы табигать күренешләре күрсәтеп барылды.

Безне бию дуслаштырды

Казанда төрле илләрдән җыелган балалар һәм яшьләрнең VI Халыкара бию фестивале узды. Татар дәүләт филармониясендәге чыгышларны караган һәркем үзен аларның илендә итеп хис иткәндер. Экраннан һәр илнең башкаласы, андагы табигать күренешләре күрсәтеп барылды.

Катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. «Сез безгә үзегезнең сәнгатегезне алып килдегез. Фестиваль безнең бәйрәмне дә бизәр. Әлеге чараны оештыруда «Бәхетле балачак» ансамбле җитәкчесе Светлана Ишкузинаның хезмәте аеруча зур», - диде ул. Римма ханым Татарстанда яшәүче 115 төрле халык өчен Дуслык йорты ачылуын да хәбәр итте.
Фестивальне «Бәхетле балачак» ансамбле башкаруында «Гармун» дигән дәртле татар биюе ачып җибәрде. Катнашучылар һәр илдән үзләренең фольклор биюләрен алып килергә тырышканнар. Латышлар салмак итеп биесә, полякларның русчага охшаган биюләре кызыклы тоелды. Ә инде Колумбия, Малайзия, Мексика балаларының йөзләре сәхнәдә биегәндә генә түгел, һәрвакыт кояштай балкып торулары белән җәлеп итте. Аргентиналылар гитарага биюләре белән үзенчәлекле. Тайвань биючеләренең чыгышы һәркемне сокландыргандыр. Сәхнәдә биегәндә бер мизгел эчендә алар дүрт-биш костюм алыштырырга өлгерде.
Нидерландтан коллектив түгел, ә 40 ел буе фольклор өйрәнүче галим килгән иде. «Без Россиядә беренче тапкыр. Нидерландта берничә кеше генә Казанны белә торгандыр. Шуңа күрә, киләсе елга ике арага күпер салырбыз. Сезнең мәдәниятегез безгә ошый. Үзебездә уза торган фестивальгә сезнең ансамбльнең килүен көтәбез», - дигән уй-теләкләрен дә җиткерде ул.
Фестивальдәге биюләрне караганнан соң, иң дәртлесе үзебезнең татарныкы, дигән нәтиҗәгә киләсең.
Мондый фестивальләр балаларга бер-берсе белән дуслашырга да мөмкинлек бирә. Бүген балалар чыгышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында да күреп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading