16+

Бөкре гыйшкы (Хикәя)

Бөкре танышу вәгъдә иткән, иясе күрсәтелмәгән чакыру хаты алды: «Шимбә көнне - бишенче апрельдә кичке сәгать җидедә Собор мәйданы аллеясында булыгыз. Мин - яшь, ялгыз, бай-мөлкәтле һәм - нигә яшереп торырга! - күптәннән Сезне беләм, күптәннән Сезгә, Сезнең горур вә сагышлы карашыгызга, Сезнең акыллы булуыгызны искәрткән олпат маңгаегызга, Сезнең ялгызлыгыгызга...

Бөкре гыйшкы (Хикәя)

Бөкре танышу вәгъдә иткән, иясе күрсәтелмәгән чакыру хаты алды: «Шимбә көнне - бишенче апрельдә кичке сәгать җидедә Собор мәйданы аллеясында булыгыз. Мин - яшь, ялгыз, бай-мөлкәтле һәм - нигә яшереп торырга! - күптәннән Сезне беләм, күптәннән Сезгә, Сезнең горур вә сагышлы карашыгызга, Сезнең акыллы булуыгызны искәрткән олпат маңгаегызга, Сезнең ялгызлыгыгызга...

Бөкре танышу вәгъдә иткән, иясе күрсәтелмәгән чакыру хаты алды: «Шимбә көнне - бишенче апрельдә кичке сәгать җидедә Собор мәйданы аллеясында булыгыз. Мин - яшь, ялгыз, бай-мөлкәтле һәм - нигә яшереп торырга! - күптәннән Сезне беләм, күптәннән Сезгә, Сезнең горур вә сагышлы карашыгызга, Сезнең акыллы булуыгызны искәрткән олпат маңгаегызга, Сезнең ялгызлыгыгызга гашыйкмын... Сез дә, бәлкем, минем җанымны үзегезнекенә тиңдәш итеп кабул кылырсыз дип өметләнәм... Төс-кыяфәтем: соры төстәге инглиз кәчтүменнәнмен, сул кулда - шәмәхә ефәк кулчатыр, уңында миләүшә чәчәкләре булыр...»
Аның ничек дулкынланганын, шимбәне ничек түземсезләнеп көтеп алганын күрсәгез икән сез! Андый халәтне үз гомерендә тәүге мәртәбә гыйшык хаты алганнар гына кичерәдер...
Шимбә көнне ул әүвәл чәчтарашханәдә төзәтенеп чыкты, аннары бармакчалы өр-яңа (сирень төсендә) бияләй, кәчтүменә килешеп торган кызыл очкынлы сары галстук сатып алды; өйдә, көзге каршысында әлеге галстукны үзенең озын-нечкә, салкын-дерелдәвек бармаклары белән биниһая вакыт бәйли алмыйча азапланды: яңакларының үтә нечкә тиресе астына көяз алсулык йөгерде, дәрт тулышкан күзләре отыры каракучкылланды... Шулай киенеп-ясанып алганнан соң, ул, кәнәфигә утырды да, үз өендә чит-ят кунак төсле, очрашу сәгате якынлашканын түземсезләнеп көтә башлады. Ниһаять, аш бүлмәсендәге сәгать шомлы итеп алтынчы яртыны сукты. Ул, җиңелчә калтыранып, урыныннан кузгалды, ашыкмый-кабаланмый гына ишек катына килеп, язгы эшләпәсен киде. Аннары кулына таягын эләктерде дә, кыймыл-кыймыл атлап, урамга чыкты.
Өйдәге халәт урамда үзгә төсмер алды - ул, ләззәтле курку хисеннән иләс-миләсләнеп, бөтен килеш-кыяфәтенә бөкреләргә генә хас тәкәбберлек иңдереп, озын, нечкә торыкларын җәһәт-җәһәт хәрәкәтләндерергә кереште. Собор мәйданындагы аллеяга килеп җитүгә, ул, кинәт өнсез булып, бер урында катып калды: аның каршына, язгы алсу шәфәкъ яктысына төренеп, соры кәчтүм һәм ир-атларныкына охшаган һәйбәт эшләпә кигән, сул кулына кулчатыр, уң кулына миләүшә чәчәкләре тоткан... бөкре хатын килә иде.
Кешегә дөнья иллә дә мәрхәмәтсез инде!
1930

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading