16+

Бүләк

Минем бер өлкән танышым бар. Аның кем булуы, нинди һөнәр иясе икәнлеге биредә ул хәтле мөһим түгел. Менә шул танышымның бик матур бер сыйфаты бар: бүләк бирергә ярата ул! Бер-ике кәлимә сүз алышырга да өлгермисең, җәлт кенә сиңа берәр нәрсә суза бу: «Мә, дустым, истәлек булсын!» Син, әлбәттә, кыенсынып кына...

Минем бер өлкән танышым бар. Аның кем булуы, нинди һөнәр иясе икәнлеге биредә ул хәтле мөһим түгел. Менә шул танышымның бик матур бер сыйфаты бар: бүләк бирергә ярата ул! Бер-ике кәлимә сүз алышырга да өлгермисең, җәлт кенә сиңа берәр нәрсә суза бу: «Мә, дустым, истәлек булсын!» Син, әлбәттә, кыенсынып кына...

Минем бер өлкән танышым бар. Аның кем булуы, нинди һөнәр иясе икәнлеге биредә ул хәтле мөһим түгел. Менә шул танышымның бик матур бер сыйфаты бар: бүләк бирергә ярата ул! Бер-ике кәлимә сүз алышырга да өлгермисең, җәлт кенә сиңа берәр нәрсә суза бу: «Мә, дустым, истәлек булсын!» Син, әлбәттә, кыенсынып кына (яки киресенчә - сөенеп!) аласың инде бүләкне. Олы башын кече итеп... сиңа!.. үзе!.. бүләк бирсен әле! Рәхмәт, кәнишне!
Шунысы кызык: бүләкне ул сиңа гына түгел, теләсә кемгә бирә. Олысына, кечесенә.Танышмы син аңа, түгелме - барыбер: «Мә, дустым, истәлеккә!»
Мин үзем дә бүләк-санак биргәлим анысы. Сирәк-мирәк. Мәсәлән, сигезенче март көнне. Яисә Яңа ел алдыннан... Һәм шуның белән, бер туганым әйтмешли, вәссәлам! Ә бит бу агаем бүләкне һәрдаим өләшә! Көн саен! Сиңа, миңа, аңа, тагын әллә кемнәргә... Ничек, каян акча җиткерә диген! Хәер, хикмәт акчадамыни!
Менә әле бүген дә бүләк бирде танышым. Бүләкнең дә кәттәсен тоттырды кулыма - затлыдан да затлы авторучка! Мин нәкъ шундыйны Париждан алып кайткан идем. Аның затлылыгын сүз белән генә сурәтләп булмый. Яшьләр теле белән әйтсәк - супер! Менә, рәхмәт төшкере, хәзер шундый ике каләмем булды... дип сөенергә генә өлгердем... Күзем авторучкадагы бер «дефект»ка төште: бәй, бу бит мин үзем энә белән сызып ясаган фирменный билге! Танышым, кем беләндер телефоннан сөйләшә-сөйләшә, өстәлдәге кәгазьгә нидер язгалап-сызгалап ала-ала, дипломатын ачып, аннан китап чыгарып актаргалый-актаргалый, күпмедер вакыт каршымда әвәрә килгәч, кинәт, ашыгам, дип... юкка да чыкты. Шунда гына башыма бер уй китереп сукты һәм мин... телсез калдым: әле генә өстәл өстендә яткан брелок юкка чыккан иде. Берьюлы пәке, кайчы, отвертка, көзге, каләм очлагыч (тагын әллә нәрсәләр!) ролен үтәгән ул универсаль брелокны миңа күптән түгел генә Азнакайда бүләк иткәннәр иде... Яксыдраксули!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading