16+

«Бөтен сөйләшүебез шул театр хакында»

Әтнә театрының дәүләтнеке булганына бер ел вакыт узды. Аның директоры Ландыш ФАЗЛЫЕВА - театр өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Ул мәдәният һәм сәнгать университетының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлаган. Әтнәгә кайткач, башта сәнгать мәктәбендә, аннары районның мәдәният идарәсе башлыгы булып эшли. Үзләренең эшчәнлеге хакында директор белән очрашып сөйләштек.

«Бөтен сөйләшүебез шул театр хакында»

Әтнә театрының дәүләтнеке булганына бер ел вакыт узды. Аның директоры Ландыш ФАЗЛЫЕВА - театр өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Ул мәдәният һәм сәнгать университетының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлаган. Әтнәгә кайткач, башта сәнгать мәктәбендә, аннары районның мәдәният идарәсе башлыгы булып эшли. Үзләренең эшчәнлеге хакында директор белән очрашып сөйләштек.

- Ландыш ханым, Әтнә театрының репертуары белән казанлылар да танышып бара. Узган ел куелган «Сөясеңме--сөймисеңме» спектаклендәге Абдулла ролендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевны тамашачы бик яратып кабул итте. Ничек әлеге актерны чакырасы иттегез?
- Үзебезнең артистыбыз Таһир абый Фәйзрахманов авырып киткәч, ярдәм сорап Г.Камал исемендәге театрга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Рамилнең (Рамил Фазлыев - театрның режиссеры. - Л.Х.) Наил абый белән эшләгәне булганга, җайлы кеше дип, аны сайлады. Чыннан да бик яхшы килеп чыкты ул спектакль.
- Сез сәхнәләштергән Х.Вахитның «Кияүләр» спектакле тинчуринлылар тарафыннан да куелган иде. Кабатланулардан курыкмадыгызмы?
- Әйе, без узган сезонны «Кияүләр» белән япкан идек. Рамил аны башкаларны кабатламыйча, үзенчәлекле итеп куйды. Бу спектакльгә көйләрне заманында Сара Садыйкова язган булган. Ә без Марат Әхмәтшиннан яздырдык. Анда фольклор да бар. Шул ук вакытта заманча да ул.
- Сезнең режиссер ни өчендер Хәй Вахит әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. Моның берәр сәбәбе бармы?
- Без аның бөтен пьесаларын да куеп чыктык ахры инде. Хәй Вахит әсәрләрен куярга җиңел.
- Әлеге спектакль белән яңа гына Себер якларында гастрольләрдә дә йөреп кайткансыз. Андагы милләттәшләр ничек кабул итте үзегезне? Ни өчен «Кияүләр»не алып бардыгыз? Югыйсә аннан да яхшырак спектакльләрегез бар бит...
- Безне анда үзләре чакырып китергәннәр иде. Омск, Томск, Новосибирск якларында шәһәр һәм авылларда булдык. Без, анда күбесе аңламас дип, тәрҗемә белән колакчыннар алып барган идек. Шунысы сөендерде: аларның кирәге дә булмады. Бик яратып калдылар. Безгә ерак юлга бару өчен кечерәк декорацияле булган спектакльләрне сайларга кирәк. Зурлар белән юлда йөрү кыен.
- Бүген репертуарыгыз яңа әсәрләр белән байый бара. Балалар өчен дә спектакльләр куя башлагансыз. Режиссер Рамил Фазлыев соңгы вакытта нинди яңа әсәр сәхнәләштерә?
- Туфан Миңнуллинның «Җен алыштырган» әсәре буенча куелган спектакльне балалар каникулларда бик яратып карадылар. Быел Әтнә кызы Зөһрә Галиева Илгиз Зәйнинең «Урман клаб» әсәрен куя башлады. Рамил Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда» әсәренә тотынды. Авторның үзеннән җыр да яздырасы килә.
- Сер түгел, сезнең театр профессиональ артистларга да мохтаҗ бит әле. Коллективыгызга кайткан артистларыгызның кайберләренең кире китеп баруларын да ишеткән идек...
- Безгә узган сезонда башта дүрт, аннары алты егет кайтты. Алар баштан ук: «Без бер генә елга кайттык», - дигәннәр иде. Фәннүр Мөхәммәтҗанов дигән егетебезне Г.Камал исемендәге театрга алдылар. Өч егет калды. Аллага шөкер, алар да фатирлы булды. Бөтен шартлары бар. Хәзер тырышып эшләргә генә кала. Әмма артистның хезмәт хаклары куанырлык түгел шул. Яшьләрнең китү сәбәпләре дә акчага бәйледер.
- Район хакимияте җитәкчеләре ярдәмен тоясызмы соң?
- Район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов - сәнгатьне яратучы кеше. Ул безнең спектакльләрне карап бара. Нинди сорау белән керсәк тә, ярдәм итәргә әзер. Башка районнарга барсак та, үзе шалтыратып, билет сатуны җайлаштыра.
- Сезнең коллективны камаллылар да үз биналарына сыендырырга һәрвакыт әзер икәнен беләбез. Быел анда бер спектаклегезне күрсәтергә дә өлгердегез инде.
- Без һәр айның егерме сигезендә Кече залда үзебезнең спектакльләрне уйнаячакбыз. Моның өчен театр җитәкчеләренә рәхмәт.
- Сез бер гаиләдән икегез дә җитәкче кешеләр. Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр бит.
- Миңа Рамил белән бергә эшләү җиңелрәк. Театрда директор белән режиссер тату эшләргә тиеш. Без һаман бергә. Проблемаларыбыз уртак. Бөтен сөйләшүебез шул театр хакында. Шуңа күрә авырлыкларны бергә җиңәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading