16+

Бу бинада яшьләр кайный

Быел Татарстан Театр әһелләре берлегенең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Берлекнең беренче рәисе булып баштагы елларда талантлы артистлар Хәлил Әбҗәлилов һәм Нәҗип Гайнуллин сайлана. Шуннан соң әлеге вазифаны үз өстенә алган танылган җырчы Мөнирә Булатова башкалабызда Актерлар йорты төзетүгә ирешә. Тәүге тапкыр аның ишекләре ачылуга 45 ел тулды.

Бу бинада яшьләр кайный

Быел Татарстан Театр әһелләре берлегенең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Берлекнең беренче рәисе булып баштагы елларда талантлы артистлар Хәлил Әбҗәлилов һәм Нәҗип Гайнуллин сайлана. Шуннан соң әлеге вазифаны үз өстенә алган танылган җырчы Мөнирә Булатова башкалабызда Актерлар йорты төзетүгә ирешә. Тәүге тапкыр аның ишекләре ачылуга 45 ел тулды.

Аннары Татарстан Театр әһелләре берлеген Рәшидә Җиһаншина һәм Ринат Таҗетдинов кебек күренекле артистлар җитәкли. Бүгенге көндә Театр әһелләре берлегенең рәисе - танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Берлек Актерлар йортында урнашкан. Әлеге бина мәдәни чаралардан тынып тормый. Бу хакта аның директоры, Театр әһелләре берлеге рәисенең урынбасары Рушания Юкачева үз фикерләре белән уртаклашты:
- Фәрит Бикчәнтәев, рәис булып сайлануга, әлеге бинада яшьләр кайнап торырга тиеш, дигән иде. Һәм ул чыннан да шулай. Безнең иң зур проектларның берсе - Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы. Ул хәзерге вакытта Россия күләмендә уза башлады. Аны Мәдәният министрлыгы үз карамагына алды. Конкурска Татарстаннан гына түгел, чит өлкәләрдән дә килүләре безне сөендерә. Аннары режиссерлар лабораториясе үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Анда Казандагы уку йортларында белем алучы студентлар үзләренең режиссурага һәвәслекләрен сынап карыйлар. Аларга Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов һәм Юлия Захарова дәресләр бирә. Яшь режиссерлар куйган спектакльләрне биредә күрсәтәләр. Наилә Гәрәева бездә «Нур» студиясен җитәкли. Анда театр сөюче балалар йөри. Алар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куела торган спектакльләрдә дә катнаша.
Актерлар йортында безнең арадан киткән артистларны искә алу кичәләре, студентлар катнашында төрле чаралар уза. Яшьләр, балалар йортларына барып, хәйрия спектакльләре уйный.
Ә инде Театр әһелләре берлегенең төп максаты исә - өлкән яшьтәге артистларга ярдәм итү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading