16+

БУЯУЛЫ МӘЗӘК

Фатирыбызда тәрәзәләрне алмаштырып мәш килгән мәлебез. Искеләре урынына яңаларын - пластик тәрәзәләр куябыз. Ике-өч ел саен рамнарны акка буяп интегә идек, ниһаять, бу күңелсез эштән бөтенләйгә котылабыз. Буяган вакытта ничек кенә сак кыланма, буяу тамчылары пыялага таму җаен барыбер таба бит ул, нәгаләт! Буяу дигәннән... Студентларның төзелеш отрядында эшләгән чак....

БУЯУЛЫ МӘЗӘК

Фатирыбызда тәрәзәләрне алмаштырып мәш килгән мәлебез. Искеләре урынына яңаларын - пластик тәрәзәләр куябыз. Ике-өч ел саен рамнарны акка буяп интегә идек, ниһаять, бу күңелсез эштән бөтенләйгә котылабыз. Буяган вакытта ничек кенә сак кыланма, буяу тамчылары пыялага таму җаен барыбер таба бит ул, нәгаләт! Буяу дигәннән... Студентларның төзелеш отрядында эшләгән чак....

Фатирыбызда тәрәзәләрне алмаштырып мәш килгән мәлебез. Искеләре урынына яңаларын - пластик тәрәзәләр куябыз. Ике-өч ел саен рамнарны акка буяп интегә идек, ниһаять, бу күңелсез эштән бөтенләйгә котылабыз. Буяган вакытта ничек кенә сак кыланма, буяу тамчылары пыялага таму җаен барыбер таба бит ул, нәгаләт!
Буяу дигәннән... Студентларның төзелеш отрядында эшләгән чак. Әлмәт районындагы бер чуаш авылында дуңгыз фермасын рәткә китереп, ду килеп яңартып ятабыз. Инде кирпеч-бетон эше бетте, такта-токтага тотындык - ишек белән тәрәзәләрне алмаштырабыз. Минем янә бер һөнәрем артты - тәрәзә рамнарына пыяла куям. Башта пыяла ватылып интектергән иде, тора-бара эш хутка китте. Таулы егете Сәйрүз дә минем тирәдә кайнаша, пыялаларны рамга беркетергә ярдәм итешә. Беркөнне иртә белән эшкә килүгә, Сәйрүз сүз катты:
- Беләсеңме, Ләбиб, мин бит буярга бик яратам. Әйдә, миңа тәрәзә буярга куш әле. Хәзер ялт иттереп чыгам! - ди. Мин - бригадир, шуңа миңа мөрәҗәгать итүе. Эшлим дип торган кешегә ничек каршы киләсең инде. Әле менә беркөнне бик яратып кирпеч өя башлаган иде дә, өйгән хәтлесе кинәт ишелеп, ул эшкә бөтенләй күңеле суынды бахырның. Бу юлы исә, кош тоткандай сөенеп, зур эш башкарырга җыенган кеше сыман, эре-эре атлап, ферманың аргы башына таба китте булачак партия хезмәткәре, әлегә фәнни коммунизм бүлегендә «инә белән кое казып чиләнүче» студент Сәйрүз Галимәрдәнов.
Күпмедер вакыт үтүгә, кабат яныма килеп басты бу:
- Буяп бетердем!
- Барысын дамы? - дим.
- Барысын да!
- Әйдә, барып карыйк әле эшеңне.
Килсәм... тораташ булып катып калдым: тәрәзәләр - кып-кызыл! Сәйрүз-шапалак, рамнарны гына түгел, тәрәзә пыялаларын да «буяп» чыккан.
Үзенә акаеп каравымны күреп, Сәйрүз:
- Мин... ни... буяу эшеннән бизгәнмен икән инде... - диде. Аннары, берни булмагандай, әйтеп куйды: - Карале, Ләбиб... Әллә, мин әйтәм, мин дә пыяла кисимме икән?! Пыяла кисәргә яратам мин!
...Университетны тәмамлаганнан бирле, Сәйрүз Галимәрдәновны күргәнем юк. Дөресрәге, күрергә һич җай чыкмады. Ишетеп белүемчә, бик зур урында - ФСБда эшли диләр аны. Инде төшенгәнсездер, шәт: героемның исем-фамилиясен, кайбер сәбәпләр аркасында, үзгәртергә туры килде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading