16+

«Чалы кошы» – татар кызы?

Решат Нури Гюнтекин әсәре буенча куелган «Чалы кошы» фильмы аша таныш булган, Фәридә ролен башкарып бик күпләрнең күңелен яулаган төрек актеры Айдан Шенерның нәсел җепләре әтисе ягыннан - Казан, әнисе ягыннан Кырым татарларына барып тоташа икән.

«Чалы кошы» – татар кызы?

Решат Нури Гюнтекин әсәре буенча куелган «Чалы кошы» фильмы аша таныш булган, Фәридә ролен башкарып бик күпләрнең күңелен яулаган төрек актеры Айдан Шенерның нәсел җепләре әтисе ягыннан - Казан, әнисе ягыннан Кырым татарларына барып тоташа икән.

«Димәк, мин өлешчә Казан татары» дип таныштырды ул үзен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кырым татарлары турындагы «Хайтарма» нәфис фильмын тәкъдим итү максаты белән Казанга килгән Айдан Шенерның бездә инде өченче тапкыр булуы икән. Һәр килүендә ул үзе белән әтисен алып килергә тырыша, бу юлы исә аның белән апасы да бар иде. Журналистларның татар тарихын, аның фаҗигале үткәне турында беләсезме дигән сорауларына ул тарихны гомуми рәвештә генә белүен, әмма Сөембикә манарасы турындагы риваять белән таныш булуын һәм аны яратуын әйтте.
Без яратып кабул иткән «Чалы кошы» фильмының ремейкы төшерелә икән. Аны әлеге фильмда да катнашырга чакырганнар, тик ул ризалашмаган. Хәзергә исә Айдан театрда гына уйный. Төркиядә һәм Әзәрбайҗанда реклама белән бәйле проектларда да катнаша. Кинога төшәргә тәкъдимнәр бар, тик күңелемә ошаганы юк, ди ул. «Великолепный век» сериалына мөнәсәбәте ничек булуы белән дә кызыксынды журналистлар. Ни өчен дигәндә, Төркиядә бу фильмны кабул итеп бетермәүчеләр, ул тарихи чыганакларга туры килми, дигән фикерләр бар. Айдан ханым, әлеге фильмны тарих чагылышы буларак түгел, ә нәфис фильм буларак кына кабул итәргә кирәк, диде. Үзе исә бу фильмны яратып карый икән. Россия фильмында төшәр идегезме дигән сорауга исә: «Әлбәттә, сценарие яхшы булса, нишләп төшмәскә», - дип белдерде.
Шәхси тормышына кагылышлы сораулар да бирелде «чалы кошы»на. Футболчы иреннән аерылганнан соң, аның башка тормышка чыкканы юк икән. «Әллә лаеклы кеше юкмы?» - дигән сорауга: «Үземне бик бәхетле хис итәм, кияүгә чыгу турында уйламыйм. Мин ирегемне, ялгызлыгымны яратам», - дип җавап бирде өендә дүрт мәче һәм дүрт эт аераучы актриса. Айданның кызына кагылышлы сораулар да булды. Дизайнер һөнәрен үзләштергән 25 яшьлек кызы да әнисе юлыннан киткән. Ул да сериалларда төшә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading