16+

Чит-ятныкына кызыкмыйк

Була шундый кешеләр: чит-ят җирләргә китеп барсалар да, тамырларын, татарлыкларын онытмыйлар. Ул гына да түгел, халкыбызның милли йөзен саклап калу өчен көч куялар. Якташыбыз, танылган фоторәссам Рамил ГАЛИ - әнә шундыйлар рәтеннән.

Чит-ятныкына кызыкмыйк

Була шундый кешеләр: чит-ят җирләргә китеп барсалар да, тамырларын, татарлыкларын онытмыйлар. Ул гына да түгел, халкыбызның милли йөзен саклап калу өчен көч куялар. Якташыбыз, танылган фоторәссам Рамил ГАЛИ - әнә шундыйлар рәтеннән.

Рамил Галинең сурәтләрен безнең газетаны күптән алдыручылар хәтерли булыр. Башта «Татарстан яшьләре»ндә, аннан соң «Шәһри Казан»да канатларын ныгыта ул. Соңрак, Казанга гына сыеша алмыйча, Мәскәүгә китеп бара. Анда «Гудок», «Комсомольская правда» кебек газеталар белән хезмәттәшлек итә. Язмыш җиленә ияреп, Америкага кадәр барып җитә якташыбыз. Тик кайда гына йөрсә дә, үзенең татар милләтеннән булуын исеннән чыгармый ул.
Менә тагын туган ягына, Казанга кайтты Рамил Гали. Фоторәссам 55 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсен оештыру уе белән янып йөри. «Chateau» ресторан-галереясында узачак күргәзмә «Байлык символлары» дип атала. «Символлар адым саен, аларга игътибар итәргә генә кирәк. Татарларның үз символлары бар. Чит-ятныкын үзләштерергә кайчан да өлгерербез, үзебезнекен сакларга иде. Милли бизәк-символларыбызның урыны музейда гына түгел», - ди Рамил Гали. Ә күргәзмә гомуми байлык символларын туплаячак.
29 мартта ачылачак күргәзмә бер-ике атна эшләр дип планлаштырыла. Фотосурәтләрен карарга килүчеләргә Рамил Галинең бер тәкъдиме дә бар: һәркем үзе белән нинди дә булса символ алып килсен иде, ди фоторәссам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading