16+

ЧҮТЧИК

Кранны ачкан идем - су юк: елан кебек ыслады, эчендә калган һавасы чыгып беткәндә мышнады, аннары, менә сиңа торак хуҗалыгыннан Яңа ел сәламе дигәндәй, күз яшедәй бер тамчы су төкерде... Ыһы, искә төште: кичә ирләр ишегалдында сөйләп торганнар иде, безгә су мендерә торган торбаның асты черегән, шуңа күрә иртәгә су...

ЧҮТЧИК

Кранны ачкан идем - су юк: елан кебек ыслады, эчендә калган һавасы чыгып беткәндә мышнады, аннары, менә сиңа торак хуҗалыгыннан Яңа ел сәламе дигәндәй, күз яшедәй бер тамчы су төкерде... Ыһы, искә төште: кичә ирләр ишегалдында сөйләп торганнар иде, безгә су мендерә торган торбаның асты черегән, шуңа күрә иртәгә су...

Кранны ачкан идем - су юк: елан кебек ыслады, эчендә калган һавасы чыгып беткәндә мышнады, аннары, менә сиңа торак хуҗалыгыннан Яңа ел сәламе дигәндәй, күз яшедәй бер тамчы су төкерде...
Ыһы, искә төште: кичә ирләр ишегалдында сөйләп торганнар иде, безгә су мендерә торган торбаның асты черегән, шуңа күрә иртәгә су булмый, дип. Бу хәл әлеге дә баягы ремонт хикмәте икән! Ничауа, мәйтәм, ян-як күршеләрдә су булырга тиеш. Әйтүләренә караганда, аларның торбалары череп бетмәгән икән әле хәзергә...
Чиләкне эләктердем дә бер күршемнең ишеген шакыдым - өйдә юк. Икенчесен шакыдым - хәбәр юк. Өченчесенә үрелгән идем, кулым һавада эленеп калгандай булды... Ни өчен дигәндә, фатирымны алыштырып күчкәч үк, бу күршем турында бөтен ишегалды адәм ышанмаслык сүзләр сөйләде. Имеш, саранлыгының, кешеләргә шик белән каравының чиге-чамасы юк. Аннан игелек өмет итүгә караганда, шайтанның иманга килүен көтү хәерлерәк, диләр. Ашаганым кат-кат эшкәртелсен, ризыкка акчам күп китмәсен ди-ди, өчәр көн бәдрәфкә кермичә яши икән, янәсе.
Шакыргамы-юкмы дип аптырап торам шулай, аста аяк тавышлары ишетелде. Ни күрим, Йоныс үзе кереп килә тыштан.
- Карале, күрше, - димен тегеңә, - бездә су акмый. Синең краннан бер-ике чиләк кенә агызып алыйк әле...
Йоныс соңгы йонын йолкытмаска тырышкан песи сыман сагаеп калды. Аннан соң гына минем бер сүземне кабатларга кереште:
- М-мм...«кенә», «кенә» дисең дә син, Габсаттар... заманалар үзгәрде бит инде, парин. Мин бит кичә суга чүтчик куйдырдым. Кранны ачуга ук, яңа цифрлар чыгара башлый, күзгә карап талый. Мең литр агызган саен, җиде тәңкәңне бәгыреңнән уеп алгандай итә әнә шул чүтчик! «Кенә», «кенә»ләрдән җыела бит инде ул мең литрлар!
Аның чүтчик шкаласы кебек түгәрәкләнгән күзләренә озак карап тора алмадым, чиләгемне элгән килеш, өске катка менеп киттем. Андагы күршеләр ишекләрен ачуга ук:
- Кирәк икән, бөтен Иделне агызып ал безнең краннан, - дип балкыдылар. - Тик бер шарты бар, күрше, кранга тотынганчы, корбан ашыннан авыз итәсең!
Шулай итеп, сыйланып та алдым, су да ташыдым. Булды болай булгач! Әле бит бүген Корбан бәйрәме генә түгел, Яңа елны каршылау көне дә. Димәк, күршедәге паркка чыгып, бизәлгән чыршы тирәсендә дә уралып алырга мөмкин.
Ишектән чыгуым булды, аягыма терәлә язып, иске генә «Жигули»ның тормоз салуы булды. Аннан Йонысның энесе Йосыф чәчрәп чыкты. Нәрсә диләр әле?.. «Аттан ала да туа, кола да туа» диләрме? Кайсысы аладыр, кайсысы коладыр - белгән юк, әмма бу ике туганның икесе ике төрле. Йонысының кемлеген әйттем инде, әмма монысы, шул ук күршеләр әйтмешли, нужалырак кешеләргә соңгы ыштанын да салып бирергә әзер адәм икән. Бик юмарт ягъни...
Әйе, чәчрәп тә чыкты Йосыф, кулындагы бамбук таяк белән ярсый-ярсый Йонысның тәрәзәсен шыкылдата башлады. Ул арада тәрәзә артында да аю биеткәндәй дөбердәүләр ишетелде. Нәрсәдер ауды, нәрсәдер дыңгырдады һәм шул ук мизгелдә таяк башы биегән пыяланың теге ягына Йонысның кабартмадай чырае килеп сыланды. Сылануы булды, Йосыф үкереп җибәрде:
- Чык тизрәк, яптырмалахай, бөтен кунаклар өстәл артында сине көтеп утыра! Нәселне рисвай итәсең бит!
Күреп торам, Йонысның коты ботына төшкән: авызы бер ачыла, бер ябыла, ләкин тавышы чыкмый. Алай да, һушына килеп, иреннәре дерелдәп торган шул ук авызын форточкага тыкты:
- Әле бит мин ни... ни... күчтәнәч тә алмаган...
- Син аны алачак та түгел! - диде энесе, тагын да ярсый төшеп. - Алсаң, буылып үләчәксең син. Давай, туныңны эл дә, бүрегеңне чәпә дә чыгып утыр! Тиз бул, ыштубы! Кайтыр юлыңа да үзем бирәм акча...
Эчтә тагын нидер дыбырдады, нәрсәләрдер бәрелеште һәм подъезд ишегеннән Йоныс атылып чыкты. Ул кереп утыруга, машина да күз алдымнан гаип булды.
Шулай да Йосыфның абыйсы турында әйтеп өлгергән берничә сүзе колакка эленеп калды.
Тәки шушы изге көндә сүгендерде бит, әй... - дип үкенде ул. Болай да дип өстәде: - Адәмчә вакытта килмәвенең сәбәбе дә шул инде: юлга, күчтәнәчкә акча жәлләүдән... Нихәл итәсең инде, барыбер үз абыем...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading