16+

Әдәбият халыкка якынайды

«Әдәби ишегалды» сишәмбе көнне иртән Карбышев урамы 40нчы йорт ишегалдын гөр китерде, төштән соң Сахаров урамына күченде.

Әдәбият халыкка якынайды

«Әдәби ишегалды» сишәмбе көнне иртән Карбышев урамы 40нчы йорт ишегалдын гөр китерде, төштән соң Сахаров урамына күченде.

«Әдәби ишегалды» проектының максаты изге: галиҗәнап китапны олылау, аңа тагын бер мәртәбә хөрмәт күрсәтү, аның гомерен озынайту һәм китап аша дөньяны танып-белүнең никадәр мавыктыргыч шөгыль булуын ассызыклау. Бәйрәмдә Лилия Газизова, Рифат Сәлахов, Рөстәм Сабиров, Елена Бурундуковская кебек каләм әһелләре белән беррәттән үзләре язган шигырьләрне, әкиятләрне укырга теләүче балалар да аз түгел иде. Алар да берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Болар һәммәсе иҗат үзәкләрендә шөгыльләнүче балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Буккроссинг өстәле (үзең укыган китапларны башкаларга тәкъдим итү) иң кызган нокталарның берсе иде. Күз ачып йомганчы 100ләгән китап үзенең яңа хуҗасын тапты. Флеш-моб исә бер әсәрне бүлеп-бүлеп ахырына кадәр укып чыгуны күздә тота иде. Чират торып укыдылар.
«Укый торган Казан» фотокүргәзмәсе дә тамашачыда кызыксыну уятмый калмады. 50 нче еллардагы китапханәләр ничек булган да, бүген анда кемнәр йөри дип чагыштырып карыйсың аны.
Китапханәчеләр белән күзгә-күз аралашу шулай ук үзенекен итте: Карбышев урамындагы 18нче китапханәгә - 28, Зәкиев урамындагы 31нче китапханәгә 15 яңа укучы язылды.
- Иң мөһиме, биредә без халыкның интеллектуаль очрашуларны, бәйрәмнәрне көткәнен аңладык, - диде Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, басма әсәрләр буенча Россия мәдәният министры эксперты Резеда Исмәгыйлова. - Китап укучы бүген кулына китап алып кына калмады, ә аны аңа экспертлар тәкъдим итте. Классик язучыларыбызның 1950 елларда ук эшләнгән портретларын реставрацияләп биредә күрсәттек. Балалар аларны таныйлар. Викториналарда катнашучы балалардан да канәгать без. Сораулар җиңелләрдән түгел. Китап укымаган бала аңа җавап бирә алмый.
«Әдәби ишегаллары» җәй буе уздырылачак. 28 июньдә чарада танылган Россия актеры Сергей Безруков та катнашыр дип көтелә. Ә Константин Хабенский исә чыгыш ясарга өлгерде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading