16+

Динә кинога төшкән

Киләсе атнаның дүшәмбесеннән зәңгәр экраннарга 8 серияле өр-яңа «Кураж» фильмы чыгачак. Аны карамый калу һич мөмкин булмас төсле.

Динә кинога төшкән

Киләсе атнаның дүшәмбесеннән зәңгәр экраннарга 8 серияле өр-яңа «Кураж» фильмы чыгачак. Аны карамый калу һич мөмкин булмас төсле.

Беренчедән, ул примадонна Алла Пугачевага 65 яшь тулу уңаеннан төшерелгән, икенчедән, фильмда барыбызга да таныш Яшел Үзән кызы - «Голос» телепроектында җиңеп дан казанган, «Евровидение» конкурсында 5 нче урынга лаек булган Динә Гарипова уйный.
Алла Пугачеваның элеккеге ире Александр Стефанович төшергән фильмда төп вакыйгалар СССРда 1970 елларда бара. «Кинода беренче тапкыр гына төшүем. Моңа кадәр беркайчан булмаганча дулкынлануымны яшереп тормыйм. Героиням - «Мосфильм»да сәркатип кыз вазифасын башкаручы, билгеле бер характерга ия, үз-үзен карарга ярата. «Мосфильм»да үз роленең никадәр мөһим икәнлеген һәм аның карарыннан күп нәрсә торганлыгын яхшы аңлый ул. Образга керергә миңа режиссер ярдәм итте. Үзем катнашындагы бу зур булмаган эпизодлар минем өчен шулкадәр мөһим, чөнки актерлык профессиясендә үз көчемне сынап карау турында күптән хыяллана идем. Мин аларны көлкелерәк, тормышта миңа охшамаганрак итәргә тырыштым, шуңа да тышкы кыяфәтем белән экспериментлар ясарга курыкмадым - кыска чәч һәм минем өчен гадәти булмаган макияжга да ризалаштым», - ди Динә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading