16+

«Дивизия» – бала җанлы олылар төркеме

3 май көнне Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үзенчәлекле Мәскәү төркеме чыгыш ясаячак. 12 кешедән торган инди-оркестрның исеме үк безнең тамашачы өчен сәеррәк яңгырый: төркем үзен «Краснознаменная дивизия имени моей бабушки» дип йөртә. «Дивизия»нең җырла­ры бераз совет чоры мультфильмнарын, балачак җырларын хәтерләтә, араларында рок, афро‑поп стилендәге җырлар да очрый. Мини-оркестрның...

«Дивизия» – бала җанлы олылар төркеме

3 май көнне Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үзенчәлекле Мәскәү төркеме чыгыш ясаячак. 12 кешедән торган инди-оркестрның исеме үк безнең тамашачы өчен сәеррәк яңгырый: төркем үзен «Краснознаменная дивизия имени моей бабушки» дип йөртә. «Дивизия»нең җырла­ры бераз совет чоры мультфильмнарын, балачак җырларын хәтерләтә, араларында рок, афро‑поп стилендәге җырлар да очрый. Мини-оркестрның...

3 май көнне Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үзенчәлекле Мәскәү төркеме чыгыш ясаячак. 12 кешедән торган инди-оркестрның исеме үк безнең тамашачы өчен сәеррәк яңгырый: төркем үзен «Краснознаменная дивизия имени моей бабушки» дип йөртә.
«Дивизия»нең җырла­ры бераз совет чоры мультфильмнарын, балачак җырларын хәтерләтә, араларында рок, афро‑поп стилендәге җырлар да очрый. Мини-оркестрның әкияти музыкасын күп кенә режиссерлар балалар өчен төшерелгән мультфильмнарда куллана. Ләкин «Дивизия»нең иҗатын яшь аудитория өчен генә дип билгеләп булмый. Алар - тормыш, көнкүреш проблемаларын әкияти формада үз иҗатында чагылдыра алучы бала җанлы олылар төркеме. Мәскәү кунакларын Казанга нинди җилләр ташлаганын төркемнең солисты Иван Смирновтан белергә булдык.
- Иван, аңлавымча, сез Казанда тәүге тапкыр гына чыгыш ясыйсыз. Әлеге гастрольләрдән ниләр көтәсез?
- Гастрольләр узачак шәһәрләр исемлегенә Казанны кертергә дусларыбыз тәкъдим итте. Без әле үзебез өчен Казанны ачабыз гына. Шуңа да бу юлы сезгә күбрәк чыгыш ясар өчен түгел, ә нәкъ менә шәһәрегезне күрү, мәдәниятегез белән танышу өчен киләбез. Казанда өч көн булачакбыз. Бер көнендә чыгыш ясасак, калган ике көнен тулысынча шәһәр белән танышу өчен багышлаячакбыз.
- Сезнең коллектив бик үзенчәлекле, башкаларга охшамаган. Мондый юнәлештәге музыкаль төркем барлыкка китерү кемнең идеясе иде?
- Төркем үзеннән-үзе барлыкка килде. Моңа ка­дәр беребезнең дә музыка дөньясында зур тәҗ­рибәсе юк иде. Башта ук оркестр формасында оешырга уйладык. Бүген инде төркемебездә 12 кеше.
- Исемегез шундый озын, бераз кыскаракны уйлап табып булмый идеме?
- Исем турында озак уйладык. Кыска, тиз истә кала торган исем кушсак, бәлки, яхшырак та булыр иде. Чит илләрдә берәр җөмләлек исемнәр кушу бер дә гаҗәп күренеш түгел. Исем Ленин китабын укып утырганда туды.
- Музыкагыз без ия­ләшкән «попса» белән рок музыкадан шактый аерыла.
- Дөрес, кайвакыт безнең җырдагы текст стандарт булмый, сүзләре дә ничек туры килде, шулай куелган кебек тезелгән. Акылы белән безнең иҗатыбызга төшенә алмаганнар йөрәге белән барыбер музыкабызга тартыла дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading