16+

Dj Ләйсән нигә «Татар радиосы»ннан киткән?

Бүгенге әңгәмәдәшем – «Татар радиосы»нда күп еллар ди-джей булып эшләгән, хәзерге көндә «ТМТВ» телеканалында музыкаль мөхәррир вазифасын башкаручы Ләйсән Җамалетдинова.

Dj Ләйсән нигә «Татар радиосы»ннан киткән?

Бүгенге әңгәмәдәшем – «Татар радиосы»нда күп еллар ди-джей булып эшләгән, хәзерге көндә «ТМТВ» телеканалында музыкаль мөхәррир вазифасын башкаручы Ләйсән Җамалетдинова.

- Ләйсән, «Татар радиосы»на килү тарихың белән таныштырып кит әле.
- IV курста укыганда, матур яз айларының берсендә, Айдар исемле төркемдәш егет үзе белән бергә кастингка чакырды. Ул вакытта «Барс Медиа» компаниясе бер телетапшыруга алып баручылар эзли иде. Кастингка йөзләгән кеше килде. Беренче турны үттем, икенче турда җиде кешене калдырдылар, ә өченче турда өч кешене сайлап алдылар да калган дүртебезне, сез дә кирәк булачаксыз, шалтыратырбыз, дип озатып калдылар. Май аенда радиода эш тәкъдим иттеләр. Ул вакытта «Татар радиосы»н булдырырга теләп йөргән чаклары, безне шунда чакырдылар. Әле ул вакытта буш стеналар, берничә урындык, өстәл һәм бер компьютер гына бар иде. Шул көннән алып җырлар туплый, алып баручы һөнәренә өйрәнә башладык.

- Радиода эшләү ул бит иҗат дөньясында кайнау дигән сүз, аны хәтта чир дисәң дә хак булыр...
- Әйе шул, үзенә җәлеп итә торган эш ул. Эфирга бер чыккач, гел чыгасы килеп тора, ниндидер яңалыкка омтылу арта. 2001 елда Руфия исемле кыз белән бергә алып бара башладык, аннан «Аулак өй», «Таң батыры», соңрак «Төнге кайтаваз» тапшыруын эфирга чыгардым. Кеше бит, эфирга чыгалар да үзалларына сөйләнеп утыралар, дип уйлый. Юк, алай түгел. Бер кешене күрмәсәң дә, наушникны киеп, эфирга чыгып китүгә, тыңлаучыны янәшәңдә итеп сизәсең, бу аңлатып бетермәслек халәт.

- Син үзеңне «Татар радиосы» аша халыкка таныта алдым дип уйлыйсыңмы?
- Үземне кемгәдер таныту уемда да юк иде. Мин радиода Dj Ләйсән исеме астында гына йөрдем, беркайчан да эфирга фамилиям белән чыкканым булмады. Үзем турында мактанып, кычкырып йөрергә яратмыйм, бәлки, тәрбиядән дә киләдер инде ул. Рәхәт булган өчен эшлим. Алай да күп еллар алып бару үзенекен итәдер, автобуста, аптекада һәм башка җирләрдә тавыштан танучылар очрый.

- Сәхнә үзенә тартмыймы?
- Концертлар алып барырга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин мин сәхнәдә чыгыш ясарга теләк белдермәдем. Ә менә корпоратив кичәләр, туйларга килгәндә, аларын бик кызыклы итеп оештырам.

- Ләйсән, гаиләң турында да сөйлә әле.
- Мин кияүдә, тормыш иптәшем Рөстәм белән Назилә исемле бер кыз үстерәбез. Алла боерса, быел мәктәпкә барабыз. Шундый шук, җырларга, биергә ярата, мөгаен, эшемнең дә өлеше бардыр инде, йөкле вакытта да музыкаль мөхәррир булып эшләүдән туктамадым бит.

- Син иҗат кешесе, тормыш иптәшең инженер. Ул эшеңә ничегрәк карый?
- Ирем үзе дә бик иҗади кеше, җырларга ярата. Аның мине бик җырлатасы килә инде. Әмма сәхнәдә миннән башка да җырчылар җитәрлек, үзем өчен генә моңланырга яратам.

- Радиода 11 ел эшләгәннән соң, телевидениегә күчү читен булмадымы?
- Озак еллар буе радиода гына эшләү ниндидер бертөрлелек барлыкка китерә, кеше тормышында яңалык булырга тиеш, бер өлкәдән икенче өлкәгә күчү тормышка үзгәреш, ямь кертә. Профессиональ яктан да үсеш күренергә тиеш дип саныйм. Шуңа күрә бу тәкъдимгә бик теләп ризалаштым. Радиодан китәсем килмәсә дә, эш сәгатьләремне киметә-киметә, телевидениегә күчәргә уйладым. Ярты ел берьюлы радиода да, телевидениедә дә эшләдем. Аннары 1 сентябрьдә соңгы тапкыр эфирга чыктым, радио белән инглизчә саубуллаштык (көлә). Хәзер инде телевидение яшәү рәвешемә әйләнеп бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading