16+

Дуслык булса, яшәр тынычлык!

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле, «Вайнах» чечен-ингуш һәм «Эхо Кавказа» грузин бию коллективлары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек», «Мишә буйлары», мордваларның «Умарина», мариларның «Кна вел» фольклор ансамбльләре, әрмән дуэты һ.б. - барысы да бер сәхнәдә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йортыбыз - Татарстан» дип аталган этно-мәдәни фестиваль узды. Ул барлык милләт...

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле, «Вайнах» чечен-ингуш һәм «Эхо Кавказа» грузин бию коллективлары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек», «Мишә буйлары», мордваларның «Умарина», мариларның «Кна вел» фольклор ансамбльләре, әрмән дуэты һ.б. - барысы да бер сәхнәдә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йортыбыз - Татарстан» дип аталган этно-мәдәни фестиваль узды. Ул барлык милләт вәкилләрен бергә җыйды.
Бәйрәм чарасы Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп үткәрелде. Фестивальнең максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан бер-берсен баету. Концертны РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин башлап җибәрде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык кунакларны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде һәм: «Без - республикабызда яшәүче төрле халыкның бердәм гаиләсе», - дип ассызыклады. Татарстанда бүгенге көндә 115 милләт вәкиле яши. Бездә барлык милләт кешеләре дә дус-тату гомер кичерә - республикабыз шуның белән аерылып тора да инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading