16+

Дуслык күперен җырчылар ныгыта

Узган шимбәдә Ваһапов фес­тивале «УНИКС» концерт за­лында «Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары» дигән яңа проект башлап җибәрде. Бу ике тугандаш халык арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту һәм Ваһапов традиция­ләрен дә­вам итү максатыннан эшләнә.

Дуслык күперен җырчылар ныгыта

Узган шимбәдә Ваһапов фес­тивале «УНИКС» концерт за­лында «Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары» дигән яңа проект башлап җибәрде. Бу ике тугандаш халык арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту һәм Ваһапов традиция­ләрен дә­вам итү максатыннан эшләнә.

Заманында күренекле җыр­чы Рәшит Ваһапов татар-башкорт җырларын яратып башкарган. Чөнки ул җыр­лар үзләренең моңлы булулары белән аерылып тора. Уфа-Казан юлларын күп таптаган җырчыларның берсе, Россия­нең атказанган, Татарстанның халык артисты Нәзифә Кәримова репертуарында да бар аның җырлары. Ул әлеге проектта катнашу өчен бик теләп килгән.

Концертта, нигездә, Ваһапов фестивале лауреатлары катнаш­т­ы. Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчыларны тамашачының аларны ничек яратуын алкышлауларыннан да күрергә мөмкин иде.

«Дуслык моңы» Татарстан тамашачысын Башкортстанның яшь талантлары белән таныштырса, җырчыларны бер сәхнәдә очраштырды. Уфадан килгән Руслан Сәйфетдиновның һәм Казаннан Гөлназ һәм Рөстәм Асаевларның җырлауларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров укыган юмор хикәясе дә ике арадагы дуслык күперен ныгытуга багышланган иде.

- Ыгы-зыгылы заманда дуслык җепләрен ныгыту бик әйбәт күренеш. Бер сәхнәдә ике республика җырчылары чыгыш ясавы тамашачы өчен дә кызык. Программа да бик җитди иде, өч тиенлек җырлар юк.

Ваһапов фестивале ул яңа җырчылар белән таныштыра, шул ягы белән үзенчәлекле, - диде Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.

Җырчылар үзләрен шулай бер сәхнәдә очраштырган өчен фестиваль продюсеры Рифат Фәттаховка рәхмәтләрен ирештерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading