16+

Энҗе ШӘЙМУРЗИНА: «Тиз менсәң, тиз төшәсең»

Кичә сәхнәгә күтәрелеп, бүген йолдыз булганнар заманында яшибез. Ике-өч җыры булганнар тизрәк сольный концерт уздырып, альбомнар чыгарып, «халык мәхәббәте» яуларга тырыша. Бүгенге эстрададагы әлеге чорны торгынлык дип тә атап булыр иде - худсоветлар да, кырыс «иләк» тә комачауламас иде безгә. Тавышы, белеме, зәвыгы булганнар гына омтылсын иде ул сәхнәгә...

Энҗе ШӘЙМУРЗИНА: «Тиз менсәң, тиз төшәсең»

Кичә сәхнәгә күтәрелеп, бүген йолдыз булганнар заманында яшибез. Ике-өч җыры булганнар тизрәк сольный концерт уздырып, альбомнар чыгарып, «халык мәхәббәте» яуларга тырыша. Бүгенге эстрададагы әлеге чорны торгынлык дип тә атап булыр иде - худсоветлар да, кырыс «иләк» тә комачауламас иде безгә. Тавышы, белеме, зәвыгы булганнар гына омтылсын иде ул сәхнәгә...

Энҗе ШӘЙМУРЗИНА исемле җырчы кыз янына әңгәмәгә баргач та шуның турында сөйләшеп утырдык. Талантлылар, никтер, кыюсыз бездә, эстрадада да басудагы кебек «билчәннәр» күбрәк алдыра. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында Клара Хәйретдинова классында белем алган, соңрак укуын Мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдинов остазлыгында дәвам иткән Энҗегә дә әрсезлек җитенкерәми. Берәү булса, мин инде дистә елга якын сәхнәдә дип, күптән сольный концертын әтмәлләп ташлар иде.
- Тиз менсәң, тиз төшәсең бит ул, - ди Саба районы Түбән Утар авылы кызы Энҗе. - Сәхнәдә дә шулай дип исәплим - акрынлап барсаң, төплерәк. Бүген кабынып, иртәгә сүнгән җырчы-йолдызлар исемлеге күпме әнә! Мин йолдыз булырга ашыкмадым - үзем теләгән юлдан, ныклы адымнар белән атлыйсым килде.
- Син катнашып, җиңү яулаган конкурслар да шуның бер дәлилеме?
- «Сандугач керде күңелгә» дигән конкурска мине Сабадан Тәфтил Яруллин дигән абый җитәкләп диярлек алып килгән иде. Анда җиңеп чыкканнан соң «Сәлам юллыйм» концертында чыгыш ясадым. Шунда мине Салават абый күреп алды да: «Училищеда укуыңны тәмамлагач, миңа укырга килерсең», - диде. Шулай итеп, мин аның классына укырга барып кердем. Мин Салават абыйга бик рәхмәтле - бердән, ике ел аның коллективы белән чыгыш ясап йөрдем, икенчедән, тормышны җырчы күзлегеннән ачарга, ялгышмаска аннан өйрәндем дип исәплим. Шул чорда «Балачагым сукмаклары», «Туган көн» кебек халык күңеленә кереп калырлык җырларым да язылды. Тагын бер плюсы - Альфред абый Якшимбетов белән иҗади дуслык үрелде.
- Салаваттан соң да күп кенә җырчылар белән гастроль арбасында теркелдәдең дип беләм?
- ИлСаф, Илназ Минвәлиев, Хәмдүнә апа Тимергалиева, Азат Тимершәех, хәзер Ринат Рәхмәтуллин...
- Ике тәкә башы бер казанга сыймый бит инде ул, кемнеңдер кулы астында озаклап эшлисе дә килмидер?
- Әлбәттә, берүзең генә «йөзеп карыйсы» килә. Әмма аның өчен үз труппаң, тәҗрибәң, танылган исемең булу зарур. Аннан, хатын-кызга болай да җиңел түгел. Ул яктан мин Хәмдүнә апа Тимергалиевага сокланып туймыйм - аның таланты да, хатын-кыз буларак ныклыгы-үҗәтлеге дә, кешелеклелек сыйфатлары да искиткеч. Мин аның бер фанаты дисәм дә була - тормышта теләсә нинди авырлыклар килгәндә дә терәк булырлык кешем ул минем.
- Бу исемлеккә әти-әни дә өстәлә торгандыр әле?
- Әнием Альянур белән әтием Газинур иң беренчеләр! Без гаиләдә абыем белән икебез үстек - алар безне теләсә нинди башлангычта ярдәмнәреннән, киңәшләреннән ташламады. Елак, үпкәчел, төпчек кызларының җырчы булу хыялын да шатланып кына кабул итә белделәр.
- Хатын-кыз җырчыга эстрадада җиңел түгел, дидең. Әлеге дөньяның пычрак якларын күреп күңел кайткан чаклар булдымы?
- Киртәләр күп булды һәм хәзер дә бар. Эстрадада баш калкыткан һәр хатын-кыз нинди дә булса пычрак караш, ямьсез тәкъдимнәр белән очрашмый калмыйдыр. Мин шәхсән аны бик тиз чиштем - вакыты җитүгә килеп җырлыйм да банкет-фәләнгә калмый кайтып та китәм.
- Хәзер - түгәрәк бәхетле хатын-кыз булып, гаиләле кешегә әйләнгәч, аның вакыты да кысыла торгандыр әле?
- Әйе, күптән түгел генә Альберт исемле, дөньядагы иң яхшы ир-ат асылына кияүгә чыккач, минем өчен иң мөһиме - өй җылысы. Ул яктан мин хатын-кыз идеалы дисәм дә буладыр. Кая гына гастрольгә чыгып китсәм дә, эшем тыгыз булса да, өем ялт иткән чиста, өстәлемдә яңа пешкән ризык булыр. Альберт белән без капма-каршылык. Ул -тыныч, мин, игезәк йолдызлыгы астында тугангамы, кызу, иртән - бер, кичен - икенче төрле кәеф кешесе. Аңа җиңел түгелдер, әмма без бер-беребезне тулыландыра беләбез.
- Туйга әзерлек эшләре исә күлмәк сайлаудан башлана, диләр - Энҗенең күлмәге кайсы илдән кайтты?
- Күлмәгем Казанныкы булды. Эллари Шәйхи аны 36 мең сумга тегеп бирде. Ул мин теләгәнчә - гәүдәгә сыланып торган, кыска мини итәккә ялганган тыгыз челтәр күлмәк иде. Туебызга иң якын кешеләребез һәм иҗатташ дусларыбыз килде. Ул яктан Альберт та сәхнәдән ерак тормый - ул тавыш операторы.
- Гаиләгезгә матур теләкләр теләп, озакламый бәби туенда күрешергә язсын диик алайса?
- Алла боерса! Бу килештән тормышым белән дә, язмышым белән дә канәгать. Миңа иң мөһиме - үзем теләгән кеше белән матур гаилә кору һәм балалар бәхетенә тиенү иде. Иҗатым да үсештә булыр, озакламый Казан тамашачысы каршында үземнең концертым белән имтихан тотармын дип ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энҗенең тавышы яхшы, матур, ягымлы; тавышы белән владеет; җырларын һәркем рәхәтләнеп тыңлардай итеп, җиренә җиткереп җырлый. Кыскасы, җитлеккән җырчы. Аңа -УҢЫШЛАР !!!

    Мөһим

    loading