16+

«Евровидение» букмекерлары Динә Гариповага дүртенче урынны юрый

Узган якшәмбе көнендә Швециянең Мальме шәһәрендә «Евровидение» конкурсы ачылу тантанасы булды. Дөньяның 39 иленнән килгән катнашучылар шәһәр опера театры бинасында кызыл келәмнән узды. Россияне, белгәнегезчә, Динә Гарипова тәкъдим итәчәк.

Бүген узачак беренче ярымфиналда Динә сәхнәгә алтынчы булып чыгачак. Икенче ярымфинал 16 майда узып, финалны 18 майда карый алачакбыз.

Ачылыш тантанасыннан соң, матбугат конференциясе дә уздырылган. Анда Динә Гарипова чыгыш ясарга курыкмавын әйткән. «Миндә бернинди дә курку юк. Һәр мизгел белән хозурланып калырга тырышам, чөнки алар башка беркайчан да кабатланмаячак. Минем иң зур өметем - «Евровидение»дә күбрәк тәҗрибә туплау», - дигән ул. Нинди күлмәктән чыгыш ясаячагы турындагы сорауга Динә, әлегә төгәл генә әйтә алмыйм, дип белдергән. Репетициядә исә аның өстендә ачык төстәге җиңел күлмәк булган. Ул җырлаганда, сәхнәдә аның белән янәшәдә янып торган шарлар булачак, артында исә дүрт бэк-вокалист та җырлап торачак икән. Аларның берсе узган елда җиңү яулаган җырчы Лорин белән эшләгән вокал остасы Софи Лили ди. Матбугат конференциясендә, журналистларның соравы буенча, Динә татар телендә җырлап күрсәткән.

«Новости» Россия мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, букмекерлар «What if» җырын башкарачак якташыбызга дүртенче урынны юрый. Беренче урын, алар фаразынча, Даниядән Эмили де Форестка булачак. Икенче урын - Украинадан Злате Огневичка, өченче - Норвегиядән Маргарет Бергерга эләгәчәк дигән фикердә тора алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading