16+

Фердинанд Сәлахов: «Минем җырлыйсым бик килә! БИК!»

«Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шул чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер.

Фердинанд Сәлахов: «Минем  җырлыйсым бик килә! БИК!»

«Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шул чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер.

Ул без сизмәгәнне дә сизәдер, без тоймаганны да тоядыр. Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларының берсе шартлап өзеләдер. Шушы каршылыкны талант ифрат авыр кичерәдер, хәтта ул каршылыкның асылын аңлап та бетерә алмыйдыр. Аптырагач, интеккәч, бәргәләнгәч, вакытлыча гына булса да онытылып тору өчен "синдәй-миндәй бозаулар" түбәнлегенә төшеп, бүтәннәр сыманрак кыланып карарга мәҗбүр буладыр. Талантлар сирәк..."

«Тавышы юк бу егетнең»
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Филармония концертлар залында узган тамашадан соң, нигәдер Туфан аганың әлеге әлеге юллары кылт итеп күңелдә яңарды. Шыгырым тулы залны бер тән, бер җан итеп, 3 сәгать тә 45 минут (!) буе илаһи бер рухта яшәткән әнә шундый сирәк талантларның берсе белән очрашты тамашачы. Концерт буе оркестр уйнап торды. Җырчының иҗаты гына түгел, бөтен тормышы күз алдыннан узгандай булды.

...Менә ул, кечкенә малай, койма буена өелгән бүрәнәгә утырган да беренче тамашачылары - күрше-күлән, дус малайларына үзенчә концерт куя. Үсә төшкәч, ул инде капка төбе белән генә чикләнмичә, кичләрен авыл урамнары буйлап җырлап уза. Ул да булмый башта Чурибураш сигезьеллык, аннан Апас урта мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек егет, җеп сеткага тарих китаплары тутырып, Казанга үз бәхетен эзләп чыгып китә. Булачак җырчы башта медицина институтына керергә мәҗбүр. Аны тыңлаган музыка белгече: "Бу егетнең тавышы юк, булмаячак та",- дигәч нишләсен соң? "Шушы бер җөмлә гомеремнең биш елын саташып йөрүләр белән уздырды", -ди җырчы. Хәер, анысы да үзенә күрә бер сынау булгандыр. Шул "юк" диюләренә ярты ел дигәндә, җырлаганын ишетеп "Нишләп монда буталып йөрисең, консерваториягә кил, икенче курска алабыз",- диләр. Тик институтны ташлап, анда китсә, армиягә алачаклары көн кебек - анда хәрби кафедра юк. Ни тегесе, ни бусы дигәндәй, уку ярты юлда өзелеп калачак. Кыскасы медта 3,5 ел укыгач, армиягә китә Фердинанд. Ә тавышы юк дип үзенчә "хөкем карары" чыгаручыга үпкәсе юк. "Нәрсәгә кирәк? Бу үлгән арсланга тибеп китү белән бер булыр иде."-ди ул. Язмыш аны барыбыр үз дигәненә илтә - 1977 елда армиядән кайтуга, Казан дәүләт консерваториясендә татарның күренекле шәхесе, татар симфониясенә нигез салучы Нәҗип Гаяз улы Җиһанов белән очраша ул. Егетне тыңлаганнан соң аның педагогларга күрсәтмәсе шундый була: "Бик музыкаль. Тавышын үстерергә. Моңына тимәскә!" Шулай итеп, Фердинанд Сәлахов махсус программа белән профессор, мәшһүр опера җырчысы Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина классында укый башлый. Бер булса, була бит, өченче курста чакта, халык көйләренә мөкиббән егетне, филармониягә эшкә чакыралар.

Кайда гына булмасын Фердинанд Сәлахов һәрвакыт үзе булып кала, бер вакытта да бая әйткән "бүтәннәр" рәтенә төшми. Ул үзгә. Ул үз мөмкинлекләрен, тормышта үз урынын, үз дәрәҗәсен белә. Шуңадыр да киң кырлы һәм мөкәммәл талант яисе Фердинанд Сәлахов һәр концертын затлы җырлардан төзи. "Халык җыры җырлап тамак туйдырып булмый" диючеләргә дә шуның киресен дәлилләп килә. Була! Чүпне чүбектән аермаслык түгел безнең тамашачы. Аера! Шуңа күрә дә бөтен җырчыга да эләкми ул басып алкышлаулар. Әнә бит тамашачы үзе үк әйтеп тора: "Гафу итегез, җәмәгать, "Кара урман"ны җырлый алмаган җырчыны мин аны җырчыга санамыйм инде. "Уел"дан башлады бүген Фердинанд концертны - күздән яшьләр чыкты..."-ди. Тамаша залында утырган ир солтаны әйтә моны! "Эскадрон", "Ах, җаныем Бибисара", "Ах, Ырымбур кала" кебек бәгырдән чыккан моң белән сугарылган җырларын дөньяның 37 илдә башкара Фердинанд Сәлахов. 37 илдә гастрольдә булган тагын кемнәр бар икән татар җырчылары арасында? Әле аларның кайберләренә 3-4әр тапкыр баруын да исәпләсәң....

-Читтә гел фольклор, гел халык җырлары сорыйлар. Бөтен дөнья тере музыкага җырлый. Чөнки сентизатор инде ул үткән гасыр. Ул җырның бөтен мәрҗәнен коеп бетереп, шәрәләндереп калдыра. Сиртезаторга җырлау ул конвеерга корылган эш сыман. Ә кеше җаны конвеер була алмый. Халык көйләре бигрәк тә. Без, җырда сузып торырга тиешле урыннарны "фермато" дип атыйбыз. Ә синтезаторга җырлаганда син ул урыннарны атлый-йөгерә узарга тиеш буласың. Синең белән урамда күрешкәндә, хәл белеп сөйләшеп тору яхшымы, әллә сәлам дип узып китүме? Синтезаторда бөтен ноталар да тизрәк "сәлам биреп узып китү" ягын гына карый."- ди ул. Менә шундый көтелмәгән чагыштырулар белән сөйләшә Фердинанд Сәлахов.

Шунысы да бар, элеккеге вакытларда, әйтик телевидениедә, озын халык көйләрен - алар теле белән әйткәндә, "тянучка"җырлаучыларны нигәдер бик өнәп тә бермиләр иде, дим әңгәмәдәшемә.
-Минем белән дә нәкъ шулай булды. 30 елга якын ТВ да концерттан яздырып алынан бернинди язмам булмады. Концертлар алдыннан төшерергә дип заявка бирә торган идем. "Он тянучку поет, он же живьем поёт",- диделәр. Аларга фонограмма кулай булды. Ә менә Александр Ключаревның улы Эмиль мин башкарган бөтен халык җырларын яздырып барды. "Әле аларның булачак шундый көннәре: язар кешеләре дә, тапшырып калдырыр кешеләре дә булмаячак",- ди торган иде ул. ТВ га Миләүшә Айтуганова килгәч, шөкер, концертларны кыскартмыйча халыкка җиткерә башладылар.
Булганнан бар да була

Җырчының юбилей концерты өчен сценарийны кем язды икән, режиссеры кем иде икән дип кызыксыну да нигәдер беркатлылык булыр кебек. Әлбәттә, юбиляр үзе. Концерт барышында алышынып торган 8-9 костюмны тегүче дә әллә кем түгел. Шактый җырны Ярамир белән "Бер аваз" дуэтында башкарганлыктан, кайсыбер номерларга икешәр костюм тегәргә туры килгән булса кирәк әле аңа... Концертның алып баручысы да нигездә ул үзе булды. Шулай булмый ни, сәгатьләр буе тамашачыны авызына каратып, Казан телевидениесендә телетапшырулар алып барган кеше ләбаса Фердинанд Сәлахов. Үзе алып барган "Түрдән узыгыз", "Киң күңел", "Кара-каршы" тапшыруларын (соңгысын мөхәрриребез Гөлнара Сабирова белән алып бара иделәр) бергә тупласаң, җәмгысе 6 еллык стажы бар аның телевидениедә. Шундый мөмкинлеге була торып, тагын башка берәүгә ялынып торырга тиешме инде ул?!
Җитмәсә "Түрдән узыгыз" Советлар Союзы чорында ук булган, бүгенге күзлектән караганда тарихи тапшыру. Ул әле үзәк ТВдә дә тапшыруларны бары тик дикторлар алып барган вакыт. Алып баручы буларак артистларга мөрәҗәгать итү булмый әле ул вакытта. Концертта тамашачы белән ничек итеп җылы мөгамәлә урнаштыруын күреп, Гөлнара Зиннәтуллина балалар тапшыруын алып барырга чакыра аны. Язучы Рабит Батулла белән тапшыру эшләгән ул чакларны әллә кайда калган мавыктыргыч бер кыйсса итеп сөйли артист.


- Гомер бик тиз уза. Ул вакытта тапшыруда тез башында утырган, әле генә сөйләшә башлаган Байбулат Батулла да инде егет булды бит,- ди ул моңа җитди дәлил китереп.
Ә ТВ белән хезмәттәшлек чын-чынлап зур тәҗрибә мәктәбе була артистка. Аны бернәрсәне дә яшереп калып булмый торган ренген белән чагыштыруыда юкка түгел.
-Монда сәхнәдәге кебек борын чокып, танау кашып, ыштан балагы тартып йөри алмыйм инде мин. Камераның таләпләре тора-бара синең каныңа сеңә. Алга таба сәхнәдә дә шул күзлектән карап эшли башладым. Җитмәсә мин бит бик оялчан кеше, консерваториядә иң куркак студент идем...Өйдә кечкенәдән "әртисләнергә" яраттым. Ул миңа шулай кирәк булган, ә әти аны саен: "Юк, утыр, укы, селкенмә",- дип гел минем башка баса торган булды. Күрәсең, менә шул "чәчрәп чыкма" дигән әйбер, мине аерым бер кысаларда тоткандыр инде...-дип балачагына да кайтып килә ул.
Ни генә эшләмәсен, Фердинанд Сәлахов иң беренче чиратта җырчы. Сүзнең кадерен, моңның бәһәсен белүче, халык җырларына курыкмыйча тотына ала торган җырчы. 110 җыр кергән дискасын 34е (!) халык җырлары. Барысы да тавышның мөмкинлекләрен күрсәтеп торган җырлар. Шуның өстенә үзенең бар булмышы, тышкы кыяфәте белән тамашачының зәвыгын да тәрбияли җырчы. Бүгенге көндә артистлар арасында күпләр стилистлар ярдәменә таяна, әмма Фердинанд Сәлаховның бу яктан да үз фишкасы. Ул үзе стилист, үзе модельер, үзе тегүче.

Әле шуның өстенә бик яхшы бәйләгәнен дә беләм. Юк...юк бернинди махсус курслар түгел...Ничарадан бичара дигәндәй өйрәнә ул бу эшкә. Үзе әйтмешли, нужадан. Әбисе өйрәтә бәйләргә.
-Мин бит 13 яшемдә әти-әни урынына калган кеше. Нәкъ шул вакытта әти вакытсыз вафат булды. Әнкәй авырып сырхауханәдә ятты. Апа Мәскәүдә укый иде ул чакта. Без 3 малай 83 яшьлек әби белән калдык. Мин күрше авылга 7 км йөреп укыйм. Наски тетелә дә төшә бит инде ул. Әби йон эрләр иде - үзенең күзе күми. Мин бәйлим... Консерваториягә килгәч, 23 нче яшь ул вакытта миңа, мине уйнарга өйрәтә алмый азапланган пианистка әйтә: «Бәйләп кара әле син. Бәйләм энәсенең бармакларны хәрәкәтләндерегә файдасы бар бит!-ди... Бәйләп күрсәттем. Ул мине пианинода уйнарга өйрәтә алмады, аның каравы мин аны бәйләргә бик тиз өйрәттем. Шаккатты. Мин нәкъ шул чагында улым Маратка комбинизон бәйли идем. Балаларыма бер дә синтетика кигертмәдем. Үзем бәйләдем, үзем тектем. Ул киемнәре әлегә кадәр саклана."- ди Фердинанд әфәнде.

Моңны кем ничек тоя?
Без гадәттә татар моңы дибез, ул сүз башка телгә хәттә тәрҗемә ителми дибез...Ә менә гомер буе моң белән эш иткән кеше бу хакта ни уйлый икән? Халык көйләренең кодрәтен, аның илаһилыгын, "Эскадрон"ны башкарып "Поющая Россия" конкурсында (Омск, жюри рәисе Людмила Зыкина, урынбасары Иосиф Кобзон) башка милләтләргә дә танытып, Татарстанга беренче премия алып кайткан җырчы да бит әле Ф.Сәлахов.

-Моң бөтен милләтләрдә дә бар. Һәркемнең үз холкы булган кебек, милли моңы да үзенеке. Кемнәрнеке беләндер чагыштырганда, тирәнерәктерме ул көй, саерактырмы. Аерма шунда гына. Мин 24 ел буе ярым әрмән ярым татар кешесе Рафик Аганов белән эшләдем. Ул тау халыкларының көйләрен тыңлата торган иде. Дудукларны өреп кенә җибәрә, күкрәк читлекләрен ача шул моң. Мин шунда ук җылый башлый идем аны тыңлаганда... Бернинди пролог кирәкми. Моң шунда ук тәэсир итә. Рәшит ага Вагаповта моң юкмы? Илһам абый Шакировта моң юкмы? Хәйдәр Бигичев моңын кая куясың! Моң ул кеше белән бергә туа, бергә яши. Моң яшәтә кешене. Моңлы җырчыларга карата да, халык көйләрен җырлаучыларга да аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Болар сәнгаткярләр генә түгел. Болар халыкның, милләтнең җанын саклауычылар...Туфан абыйның әйткәне бар: футболдан чыккач, фанатлар атышалар, сугышалар. Спектакльдән, концерттан чыгып сугышкан кеше бармы? Юк. Димәк, сәнгать, шул ук моң кешене кеше итеп калдыра. Ә Омск шәһәрендә узган бәйгегә килсәк, мин монда үземнең өлешем бик зурдыр дип уйламыйм. Бу көйләрнең моңлы, көчле һәм гасырларга китеп яши алырлык дәрте бар. Мин аны бары җырлап кына күрсәттем...

"Җыр язмышы" - ул инде минем язмыш"

Һәр башкаручы сәхнәгә үз җыры белән килә. Ф. Сәлахов репертуарда да үзе табып, үзе казып чыгарган, могҗиза белән кулга кергән җырлар шактый. Аларның "табылу" тарихлары да шактый кызык. Арада фәннәр академиясендә күп тапкырлар эзләнеп табылганнары да, Бакый Урманченың үзе башкарган борынгы җырларны дискка яздырып биргәннәре дә бар. Әйтик, Казахстанда йөргәндә "Алма-Атаның алмалары" аякка уралып кайта. Халит ага Галиәкбәров белән очрашу истәлеге буларак кадерле ул җырчыга. Халит ага репрессиягә эләгеп, Алма-Ата янындагы Талгар шәһәрендә төрмәдә утырган. Әсирләр еш кына шуны җырлый торган булганнар. Хәзер инде бу җырны белмәгән, җырламаган кеше дә юктыр. "Яна йөрәкләр", "Бардым урманга"...санап китсәң, андый «үз тарихы» булган җырларны тагын да атап булыр иде әле.
Хәтта 1905 елда чыгарылган пластинкалар да бар икән җырчыда. Каян килепме? Консерваториядә укыганда урам себерүче булып эшләгән студентка җае чыгып кына тора. Әле бер җирдә, әле икенчесендә иске йортларны сүтеп кенә торалар. Халык җырларын җырлый башлагач, әби-бабайлар концертларга да алып килә башлый иске пластинкаларны.

Татарны уятып кайта торган җырчы
Җырын юлдаш итеп башка җырчылар аяк басмаган Сахалинга кадәр барып җитә Фердинад Сәлахов. Бөтендөнья татар конгрессында: «Фердинанд Сәлахов кая гына барса да, татарны уятып кайта торган җырчы. Шуңа күрә, кайда авыр участок, кайда проблема бар - без аны җибәрәбез»,- диләр.
-Проблеманы без аны баскан саен үзебез китереп чыгарабыз. Өч татар булса, биш партия төзи. Сахалинда да әнә шундый конфликтлы вәзгыят иде. Мөхит шундый булгач, алар инде Дашкалар, Манькалар булып урыслашып та беткәннәр. Бер атна буена эшләдек без алар белән. Сөйләштек, аралаштык, җырладык. Без киткәндә үз исемнәренә, үз асылларына "кайтып" калды алар",- ди җырчы Сахалинда яшәүче милләттәшләребезне искә алып. -Шул ук Казахстанда да проблемалары җитәрлек. Син аның белән дус булма, менә моның белән кодагый бул дип кенә мөнәсәбәтләрне җайга салып булмый, ә менә ҖЫР белән тәэсир итәргә була. Мин аларның нәрсәдән елаганнарын, нәрсәдән көлгәннәрен бик яхшы беләм. Сара Садыйкованың "Әйләнеп кайталар киткәннәр"ен генә җырлап җибәрәсең...

Туган ил, туган җир сыймый шул, сыймый шул
Яулыкка төйнәгән туфракка, туфракка.
Киткәннәр киек каз, киек каз шикелле
Әйләнеп кайталар, кайталар бу якка.

Яки Рамазан Байтимеров сүзләренә "Сагыш"ны...
Тезелешеп кошлар очкан чакта
Карый идем күккә каерылып.
Кошларның да калмый бәхетлесе,
Еракларда ялгыз аерылып.

Туган җирне кайтып бер күрсәм дә,
Мин үкенмәм, дидем, үлсәм дә
Баш очымда салып калдырырга
Туфраккаен йөрттем кәсәмдә,
- менә шушы җырларны ишетүгә үксеп, ярсып барысы да елыйлар анда. Узган ел Бишкәктә эшләдек. Наил Сәгъдиев исемле безнең дус музыкантыбыз, виртуоз баянчыбыз бар анда. Аңа Татарстанның атказанган артисты исеме дә бирелде. Менә ул тальянда уйнаганда, кәләпүшен битенә каплап елап утырды бер абзый. Җырда моңнан кала сүз тәэсире, сүз көче бар бит әле. Кеше күңеленә зур профессионализм, зур сәнгать белән генә үтеп кереп була. Җырчы шушы прфессинализмга йөрәген дә кушарга тиеш. Күкрәк читлегенне тавыш белән ача алсаң, тавышыңда йөрәгеңнән кан тамып торганы да күренсә... Ул очракта теләсә-нинди адашканнарга да, тайпылганнарга да, кыйбласыннан киткәннәргә дә, саташып йөргәннәргә дә юл күрсәтеп була. Моның өчен артистка акыл, тәҗрибә, консерватория мәктәбендә алган белемен куллана белү кирәк һәм Ходайдан бирелгән тавыш булу зарур, - дип җыр белән тәэсир итүнең мөмкинлекләрен барлый Фердинанд Сәлахов.

Җырныңмы ертыгы юк?

Җырның еыртыгы юк дия-дия "җыр бакчасын чүп басканын" да абайламый калабыз күп вакыт. Зәвыксыз, килде-киттеле җырлар турында гына түгел, ә шуны җырлаучыларга "эләкте" Фердинанд Сәлаховтан.

- Менә син сырхауханәгә барсаң, идән юучыдан операция ясатыр идеңме? Ә безнең бөтен идән юуучы "операция ясый сәхнәдә". Бөтенесе җырлый: шланга тартып йөрүчесе дә, тегесе дә, бусы да. Әле җитмәсә профессиональлеккә дәгъвә белдерә бит алар. Әмма арада бик талантлылар да очрый. Аларына да кыен. Игътибар менә шул соңгыларына кирәк.
Әлбәттә "тавышы юк" дигән мөһер салып баланың канатларын сындыру берни тормый. Моны Ф.Сәлаховка кешедән сорыйсы түгел. Хәзер инде аның үзен дә мәртәбәле бәйгеләрдә жюри составында еш күрәбез. "Казыйлар" арасында да "юк" ка "туклар" бүген дә очрамый калмыйдыр. Әмма һәр яшь башкаручы сәхнәгә өмет белән күтәрелә.

-Канат сындыручылар чыннан да адым саен. Юкка чыгару бик тиз. Махсус эшләнәме ул-юкмы, ишетмиләрме...Әмма миңа Ходай шундый колак биргән, әлхәмдилла. Мин ишетәм. Әйтик, конкурсант бүген бик начар җырлый. Ә мин аның күренмәгән мөмкинчелеген ишетәм-күрәм. Чөнки тавышы бар. Нигәдер күренә алмады бүген. Сәбәпләрен дә аңлыйм нәрсәдә икәнен...

Балалар йорты яки "ПЕСНЯ АБЫЙ"

Әгәр дә моннан 25 еллар элек бөтен ТВ дан бөтен диккатен биреп, җәнҗаллы бер тапшыру карамаган булса, Ф.Сәлаховның сукмагы алар тарафына салыныр идеме икән? Очраклылык? Ай-һай, бу юл үзенә теләсә-кемне китерер микән? Фәрештәләр дип атыйлар андый балаларны чит илләрдә. Әйе, әйе, бер гөнаһсыз фәрештәләр. Нәкъ менә шундый үзгә булып туулары аркасында, әти-әниләре баш тарткан бит инде алардан. 102 бала. Араларында тәрбиячеләре кашыктан ашатып, урын өстендә ятып кына торганнары да шактый. Шул сабыйлардан бар дөньясы йөз җыерган бер мәлдә, детдом хезмәткәренең "Тимәсеннәр алар безнең балаларыбызга" -диюе аны өнсез итә. "Шуларга безнең балаларыбыз дип әйтер өчен йөрәк нинди булырга тиеш тә, нинди кеше булу кирәк?" дип үз алдына кат-кат сорау куя ул. Күз адыннан һаман да шул ярдәмгә, назга мохтаҗ балалар китми йөдәтә. Ахырда түзми, үзе барып күрергә була. Һәм шул барудан ул әлеге балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның дустына - "песня абый"ларына әверелә. 25 ел буе буе ул шулар белән дөньясын онытып бии, дөньясын онытып җырлый... Ел саен килеп тәрбиячеләр, балалар алдында хәйрия концертлары уздыра.

- Андагы хезмәткәрләрнең балаларны юындырганын, чистартканын карап торсаң, син үзеңнең беркем дә түгеллегенне аңлыйсың...- ди җырчы. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булсагызчы дими, ә исе китеп шундагы балалар, хезмәткәрләр турында сөйли ул.

Фердинанд Сәлахов сәхнәгә җитәкләп диярлек алып чыккан җырчылар аз түгелдер. Әлеге балалар йортында тәрбияләнүче Кәрим белән Полина бу хакта хыялланмаганнардыр да. Әмма "песня абыйлары" янә бер егетлек эшләде: укытучылары ярдәменннән башка бии алмаганнарын белә торып, концертта чыгыш ясарга чакырды... Зал өнсез калды.
Язу күәсенең ташыган мәле

Җырчының аш-су әзерләүгә махирлыгы турында сабакташы Айдар Фәйзрахманов: "Ул әзерләгән ризыкларны ашасагыз-филармония буфетына кермисез яңадан",-дип белми әйтми. Әмма әлегә күәснең башкасын күздә тотуым. Язу куәсен. Газета-журналларда дөнья күреп торган саллы-саллы мәкаләләре дә күпьеллык күзәтүләре, нигезле бәяләмәләре белән кызыклы аның. Музыка, җыр сәнгатендә теманы эченнән белеп язылган мондый мәкаләләр язарга бәлкем күптәнрәк тә тотынырга кирәк булгандыр. "Сиңа язарга кирәк",-дип аңа иң беренче булып бу эшкә фатиха бирүче кем булган дисез? Сүзнең акыл бизмәне булуын бик яхшы тоемлаучы Мөхәммәт ага Мәһдиев. Ул чагында нигәдер көлеп кенә карый Фердинанд аның бу тәкъдименә. Ә тегесе аның саен "Нәкъ менә син яза алачаксың да"- дип тәкрарлый.

Бер вакыт районга Рәшит абый Әхмәтҗановның китапларын сатырга кайталар. Кешеләр ала. Иллә мәгәр район ник бер китабын алсын! Шунда автобус итәгенә утырып аның өзгәләнеп елаганын күрә Фердинанд һәм күпмедер вакыттан соң шушы хәлне тетрәнеп сәхнәдән сөйләргә җай чыга. Җырчының ихлас чыгышын тыңлап торган Айдар Хәлим: "Әйдә, Рәшит турында китап языйык әле. Һичюгы соавтор бул."- ди җырчыга. Соң кешенең акылы сүзеннән, асылы - фигыленнән беленә дип юкка гына әйтәбезме соң инде? Газет-журналларда беренче мәкаләләре күреүгә үк, «безгә дә яз» дип башкалар да сорый да башлый. Ни генә булмасын, уен уйдырып сала белә Фердинанд Сәлахов. Телгә сак. Авыз тутырып "шахар" дип сөйләп утыручы кайбер дикторларга да җаны кайный. Кулдан тотып "Һ" хәрефен дөрес итеп язарга, дөрес итеп әйтергә өйрәткән укытучылар алдында оят валлаһи. Хәреф үлеп бара, дип өзгәләнә ул.

26 сәгатьтә бөтенесенә өлгерергә була

Монда бер генә сорау булырга мөмкин: ничек барысына да өлгерә?
- Мин ул режим дигән әйберне бөтенләй белмим...Безне әнкәй шулай үстерде. "Ничек өлгермәскә була инде? Бер сәгать алдан тор, бер сәгать согарак ят. 26 сәгатьтә бөтен эш бетә",- ди торган иде ул. Шул гадәт калган. Әлбәттә кеше ялын итә белергә дә, вакытында ашарга да тиеш. Миндә ул юк. Балаларда шушы ук хәл,- ди ул үзенең яшәү рәвешенә ачыклык кертеп.

Ф.Сәлаховның бу тормышта иң зур казанышы, иң зур табышы ни дип уйлыйсыз? Ул бу сорауга ике дә уйламыйча, гаиләм, балаларым, дип җавап бирә.
- Иң мөһиме улларым Руслан белән Марат мине хөрмәт итә. Минем авыруым белән авырыйлар, минем иҗатым-эшем белән яшиләр. Мин аларның дус малайлары да, әтиләре дә. Шул ук вакытта алар миннән куркалар да... Мине рәнҗетүдән, үпкәләтүдән куркалар. Алар минем иң зур казанышым,- ди әти кеше уллары белән горурланып.

Ата баласы хата булмас, диләр. Кайчандыр әтисе Габдулланың моңлы, зур киң күкрәк тавышын, әниесе Зәйнәпнең шигъри күңелен үзенә алган кебек, Фердинандның уллары да әти-әниләренең иң матур сыйфатларын үзләренә өлге иткән. Руслан КАИ тәмамлаган, бүгенге көндә фән юлында. Фәлсәфә белән шөгылләнә - диссертациясе психотрия белән бәйле булачак. Юкса, бик матур баритон тавышлы егетнең әтисе юлыннан китү мөмкинлеге булгандыр. Ә менә кечкенәдән хореография белән шөгыльләнгән Марат, училище тәмамлап, Дәүләт ансамбелендә биегән. Хәзер төзелеш юнәлешендәге эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. "Миңа иң кыйммәте, аларның сәламәт, бәхетле, гаиләле булулары, минем янда булулары"- дип тезеп китә әти кеше.

Тормыш сынаулары

Ике елда өч операция уздырдырырга туры килә аңа. Соңгысы бу елның 24 июндә була. Табиб эшләмәскә, сакланырга, тегеләй итәргә, болай итәргә дип киңәшләрен биреп утырганда, Фердинанд Сәлахов исә нинди репертуар алып, кайчан гастрольләргә чыгып китәргә икән, дип үзенчә план кора. Нишлисең, Ходай Тәгалә яраткан бәндәмә сынауны күп бирермен дигән. Фердинанд Сәлахов шуларның берсе күрәсең. Ул операцияләр, онкологиядән дәваланулар... Өч энекәшен вакытсыз югалту... Һәрберсе ныклык та, сабырлык та таләп итә аңардан. Шул иң авыр минутларда да зур терәк-таяныч булып иң беренче чиратта җыр килә аңа ярдәмгә. Әле хәзер дә бенифис уздырдым дип очып йөрү дә, үзенә ниндидер ял бирү дә юк аның уенда. Элеккеге репертуар белән исәп-хисап ясап...яңабаштан эш башларга нияте.

- Төрмәдә утыручы берәү, әйткән ди бит, шушы срогымны тутырып чыккач бер сыер гына урлыйм да туктыйм, дип, артист та менә гомер буе шулай, -ди Фердинанд Сәлахов сөйләшүгә нәтиҗә ясагандай.-Мине җыр коткара. Җырлыйсы килү теләге коткара. Минем Әле эшләнмәгән эшем бик күп, мин әле бернәрсә дә җырламаган, шуларны җырларга тиеш дигән нәрсә бу. Читтән караганда, пафослы яңгырыйдыр бәлкем, әмма бу чыннан да шулай. Минем җырлыйсым бик килә! БИК!!!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading