16+

Филләр, сез кайда?

Кайтыр вакыт җиткәндә, Һиндстанга килгән көнемне искә төшердем. Билетлар алынган, виза бирделәр, прививкалар күптән ясалган, яшәргә урын да табылган... Кечкенә генә рюкзакка өч футболка, бер күлмәк һәм йөз төрле дару салып, берүзем Һиндстанга юл тоттым. Куркытты, әлбәттә. Бәлкем яхшы кешеләр генә очрар әле, дип үз-үземне юатып, самолётка утырдым. Qatar Airlines...

Филләр, сез кайда?

Кайтыр вакыт җиткәндә, Һиндстанга килгән көнемне искә төшердем. Билетлар алынган, виза бирделәр, прививкалар күптән ясалган, яшәргә урын да табылган... Кечкенә генә рюкзакка өч футболка, бер күлмәк һәм йөз төрле дару салып, берүзем Һиндстанга юл тоттым. Куркытты, әлбәттә. Бәлкем яхшы кешеләр генә очрар әле, дип үз-үземне юатып, самолётка утырдым. Qatar Airlines...

Кайтыр вакыт җиткәндә, Һиндстанга килгән көнемне искә төшердем. Билетлар алынган, виза бирделәр, прививкалар күптән ясалган, яшәргә урын да табылган... Кечкенә генә рюкзакка өч футболка, бер күлмәк һәм йөз төрле дару салып, берүзем Һиндстанга юл тоттым. Куркытты, әлбәттә. Бәлкем яхшы кешеләр генә очрар әле, дип үз-үземне юатып, самолётка утырдым. Qatar Airlines мөселман иленең авиакомпаниясе булып чыкты. Очып китәр алдыннан, салонда юлга чыкканда укыла торган дога яңгырады. Мин тәмам тынычландым.
Чынлап та, шундук яхшы кешеләр белән таныштым. Аларның туган якларына кайтып барышы иде.
Дәһли. Тирә-якта кара тәнле халык, барысы да елмая, миңа текәлеп карыйлар. Аэропортта рәхәт, салкынча. Йөз долларны биш мең дүрт йөз рупийга әйләндереп, урамга чыктым. Йөземә кайнар һава килеп бәрелде, йөзләгән таксист минем каршыма йөгерә башлады. Янымда яңа танышым Гопи булмаса, беткән булыр идем, мөгаен.
Түзеп булмаслык эссе. Кондиционерлы машина булмасмы, дип хыялланып торганда, яныма Гопи килде дә безне алып барырга тиешле таксины күрсәтте. Каршымда кечкенә, уенчык машина пәйда булды. Ишекләре юк, алгы тәрәзәсе генә бар, бензин белән эшләгән пычкы шикелле кабына торган авторикша булып чыкты ул.
Төнге Дәһли. Йортсыз халык теләсә кая ятып йоклаган. Машиналар туктаусыз пипелдиләр. Урамда тавыш көчле булганга, сөйләшеп булмый. Төнлә шулай булгач, көндез ничек икән, дип уйлап куярга өлгерәм. Теләсә кайдан сидек, әчегән ашамлыклар исе килә. Бер зур чүп чиләгенә эләккән кебек хис иттем үземне. Ярый әле яшәр өчен мин Пунжаб штатының Джаландар шәһәрен сайлап алганмын. Һиндстанда ул иң бай штат санала. Халыкның 74 проценты мәктәп бетергән, алар арасыннан 57 проценты инглиз телендә рәхәтләнеп сөйләшә. Тизрәк Джаландарны күрәсем килә башлады. Тагын 8 сәгать автобуста барасы. Автобус кондиционерлы. Юл буе һинд комедиясе карап бардык. Халык көлә, кул чаба. Джаландар Пакыстанга якын икән. Һиндстан Пакыстан белән сугышып арыган, ләкин, никтер, мөселман халкы һаман тынычлана алмый. Һинд армиясе үз егетләрен чик буенда көн саен югалтып тора икән.
Аркама рюкзак асып, җирнең теләсә кайсы төбәгенә барасым килә минем, ләкин «акыллы» ир-ат халкы дөньяны бик күп өлешләргә бүлгәләргә өлгергән... Җир шары бер, мин шул җир шарында яшим, тик кемдер минем өчен кайларга бара алуымны алдан ук хәл итеп куйган инде. Пакыстанга барган булсаң, Һиндстанга кертмиләр, Дубайга очсаң, Израильгә юл ябык. Бердәм булып, дус-тату яшәсәң икән ул!
...Юл буе тәрәзәгә карап бардым, хайваннардан нибары ябык этләр һәм ялкау сыерларны гына күрдем.
- Ә филләр кайда соң? - дип сорагач, Гопи миңа:
- Алар инде шәһәрләрдән күптән китте, син филләрне хәзер зоопаркта гына күрә аласың, - диде.
Мин әле филләрне бер күрермен дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading