16+

«Гөлләр» Рәис абыйның рухын саклый

Заманында бөтен республикада дан-шөһрәт казанган, 40 елга якын күренекле баянчы Рәис Сафиуллин җитәкләгән ансамбль Мәскәүдә Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек булган иде. Күп кенә сәнгать осталары аның хәер-фатихасы белән зур сәхнәләргә юл алды.

«Гөлләр» Рәис абыйның рухын саклый

Заманында бөтен республикада дан-шөһрәт казанган, 40 елга якын күренекле баянчы Рәис Сафиуллин җитәкләгән ансамбль Мәскәүдә Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек булган иде. Күп кенә сәнгать осталары аның хәер-фатихасы белән зур сәхнәләргә юл алды.

Шөкер, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Рәис абыйның изге эшен дәвам итәләр. Биредә аның рухы саклана.
Менә 20 елдан артык инде «Гөлләр» ансамблен Дәрвишләр бистәсендә туып үскән егет җитәкли. Алты яшеннән бирле Альберт Шакировның кулыннан гармун төшми. Ул үскәндә, шәһәр урамнарында яшьләр аерым төркемнәр булып үзара сугышып йөргән чакта, аның җаны моңга тартыла. Сәнгатькә гашыйк егеткә музыка училищесыннан соң җыр-бию ансамблендә эшләргә дә насыйп була. Аннары күренекле җырчы Гөлзадә Сафиуллина белән илебезнең төрле төбәкләрен иңләп чыга ул. Соңрак Искәндәр Биктаһиров, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән бер төркемдә эшли. Альберт музыка училищесында укыганда ук көйләр дә яза башлый. Аннан соң элекке педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Бүген Альбертның җырлары Айдар Галимов, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Сәхабиева, Зөфәр Билалов һ.б. күренекле җырчылар тарафыннан яңгырый. Аларны искә төшерү өчен берничәсен генә атау да җитә. «Азнакай», «Син кемнең сандугачы?», «Карлыгач» дигән җырлары бүген дә популяр санала. Ул, үз җырларын туплап, ике диск та чыгарган.
Шәһәр күләмендәге бер генә чара да әлеге коллектив катнашыннан башка узмый. Аларның районнарда, авыл җирләрендәге чыгышларын да алкышлап каршы алалар. Чөнки репертуарларына бары тик халыкчан җырлар гына алынган. Ансамбльгә озак еллар йөргән, үзешчәннәрнең Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты Дания Дәминова гомер буе иҗат ялкынында янып яши. Авылдашы Рәис Сафиуллинның исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе ул. Альберт Шакиров белән бергәләп «Бәрлегуҗа авылы көе»н дә иҗат иткәннәр. Җырчы Гөлшат Гарифуллина язган шигырьләрне дә көйгә салган Альберт. Гөлшат ханым ансамбльнең алып баручысы да. Коллективта озак еллар җырлаган Разыя Ибәтуллина, Фәния Корюкова, Айрат Мостафин, Зәйтүнә Фәхретдинова, Гөлбстан Гыйльванова кебекләр әле дә аннан аерылмый.
Коллектив 2 июньдә Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылында Рәис Сафиуллин истәлегенә багышлап уздырылачак гармунчылар конкурсына да барырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading