16+

Әгәр сорый белсәң...

Кайчандыр бергә укыган, хәзер өчесе өч районда эшләүче өч директор шәһәрдә очрашты. Икесе - Муса белән Камил - байтактан директорлар, ә Исхакны күптән түгел генә билгеләделәр. Кунакханәдә күрешү белән, өч дус болай килеште: һәрберсе исәбенә көн саен ресторанга керергә. Түләү тулысынча алып керүчедән булачак. Чиратка куйдылар. Шобага бүген Муса чыкты....

Әгәр сорый белсәң...

Кайчандыр бергә укыган, хәзер өчесе өч районда эшләүче өч директор шәһәрдә очрашты. Икесе - Муса белән Камил - байтактан директорлар, ә Исхакны күптән түгел генә билгеләделәр. Кунакханәдә күрешү белән, өч дус болай килеште: һәрберсе исәбенә көн саен ресторанга керергә. Түләү тулысынча алып керүчедән булачак. Чиратка куйдылар. Шобага бүген Муса чыкты....

Кайчандыр бергә укыган, хәзер өчесе өч районда эшләүче өч директор шәһәрдә очрашты. Икесе - Муса белән Камил - байтактан директорлар, ә Исхакны күптән түгел генә билгеләделәр. Кунакханәдә күрешү белән, өч дус болай килеште: һәрберсе исәбенә көн саен ресторанга керергә. Түләү тулысынча алып керүчедән булачак. Чиратка куйдылар. Шобага бүген Муса чыкты. Иртәгә Камил исәбенә кәеф-сафа корачаклар, ә соңгы көнне Исхак сыйлаячак. Ул шуны да истә тотарга тиеш: директорлыкны да «юасы» булгач, чыгым аннан күбрәк көтелә...
Әйткән сүз - аткан ук: Муса да, Камил дә үз бурычын үтәде, ә бүген чират Исхакта. Аның сер бирәсе килми. Кесә төпләрен кырыштырып булса да, табынны мул әзерләтте, эчемлегенә дә чыгымны кызганмады. Дуслар моны сизенде, тик хәлгә керәсе урынга, киресенчә, Исхакны шаяртырга уйладылар.
- Мин директорлыкны «юу» акчасын түләттердем бит, - диде Муса, Камил аңласын өчен аңа күз кысып.
- Мин дә... - дип чөй кыстырды Камил үз чиратында.
- Ничек? - дип кызыксынды Исхак, дусларының тел төбен аңламаганга сабышып.
- Ресторан счетын министрдан раслаттым да бухгалтериядән кереп алдым, - диде Муса, бик җиңел генә хәл ителәсе мәсьәлә турында сөйләгәндәй.
- Мин дә шулай эшләдем, - дип кушылды аңа Камил...
Өч директор ашады, эчте, вакыт тәмам төнгә авышкач, Исхак кесәсендә җилләр уйный башлагач кына, рестораннан кудылар. Икенче көнне иртән Муса белән Камил, бер-берләренә карашып, шаркылдап көлә башлады. Күпне күргән сәркатип кыз бу хәлне күреп аптырый төште, аларга битәрле караш ташлады. Моны сизенсәләр дә, Муса белән Камил тыела алмады. Шул арада хуҗа бүлмәсеннән балкып чыккан Исхак, бөтенесе яхшы, дигәндәй, баш бармагын өскә чөеп, бухгалтериягә юнәлде. Аннан да тиз әйләнде, дуслары янына килде һәм аларга ияреп көлә башлады. Шулчак тегеләр айнып киткәндәй булды:
- Без синнән көләбез, син нәрсәгә көләсең? - диде Муса, гаҗәпләнеп.
- Мин сездән көләм, - дип җавап бирде Исхак, бухгалтериядән алып чыккан бер уч акчаны түш кесәсенә тыга-тыга.
Көлү кайгысы китте.
- Ничек?!. Бирделәрмени? - дип гаҗәпсенде ике дус.
- Сорый белергә кирәк! - диде Исхак тәкәббер генә. Ишектән чыгышлый өстәп куйды: - Бездә служебный этләрне туйдырганга түләнә икән шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading