16+

«ГУЛАГ энциклопедиясе»

24 февральдә Будапештта (Венгрия) һәм 2 мартта Казанда Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) «Йәгез, бер дога!» романының маҗар (венгр) телендә чыккан китабын тәкъдир итү чаралары булып үткән иде. Әлеге мәдәни вакыйгалар КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимнәренең татар язучылары иҗатын Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә генә түгел, чит...

«ГУЛАГ энциклопедиясе»

24 февральдә Будапештта (Венгрия) һәм 2 мартта Казанда Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) «Йәгез, бер дога!» романының маҗар (венгр) телендә чыккан китабын тәкъдир итү чаралары булып үткән иде. Әлеге мәдәни вакыйгалар КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимнәренең татар язучылары иҗатын Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә генә түгел, чит...

- Миләүшә ханым, бераз артка чигеп, сүзебезне Аяз Гыйләҗев иҗатына ничек килеп керүегездән башласак, дөрес булыр күк.
- Моннан ун еллар элек «Татар әдәбияты дөньясы» сериясенә кергән уку әсбабы әзерләп йөргәндә, Аяз Гыйләҗев архивында казына башладым. Шунда моңа кадәр фәнни кулланышта булмаган дөнья кадәр материалга - хатлар, көндәлекләр, кулъязма әсәрләргә тап булдым. Бу архив материалларын киң катлау укучыга да җиткерәсем килде. Язучының хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева белән җиң сызганып эшкә тотындык. Республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Грант алып, соңгы елларда мин язучының алты томлыгын чыгару өстендә эшләдем.
- Венгриядәге әдәби очрашулар шәхсән үзегездә нинди тәэсирләр калдырды?
- Моңа кадәр Венгриядә булган тәкъдир итү кичәсенә Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе дә чакырылган иде. Ул вакытта безнең беребез дә бара алмады. Дөресен генә әйткәндә, бу юлы без моны әдәп саклап, кунак ашы - кара-каршы диеп чакырудыр дип уйлаган идек. Ялгышканбыз. Безне дәүләт дәрәҗәсендәге олы кунаклар буларак Венгриянең Парламенты Рәисе Ласло Кёвер кабул итте. Ул ГУЛАГ корбаннарының истәлеген мәңгеләштергән һәм романда, маҗарлар темасына игътибар өчен, татар халкына рәхмәтен җиткерде. Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев белән ике арада булган дуслык хатирәләрен яңартты.
- Миңа калса, бу эштә Арпад Галгоцины эзләп табу иң мөһим вакыйга буларак бәяләнергә хаклыдыр. Ничегрәк булды ул? Юкса заманында Аяз Гыйләҗев үзе дә аны эзләми калмагандыр.
- Әлбәттә! Аяз Гыйләҗев романны язар алдыннан үзе дә, Карагандага барып, тоткын дуслары турында мәгълүмат тупларга, аларны табарга тырышып карый, әмма нәтиҗәсе булмый. Шуннан ул, мөгаен, болар чын исемнәрен яшергән булганнардыр, дигән нәтиҗәгә килә. Исемнәре телгә алынган геройлар турында мәгълүмат җыйганда, берничә дистә кеше турында берни дә таба алмадык. Шул ук вакытта кайбер персонажларны язучының үз хыялында тудырган булуы да мөмкин иде бит. Шулай да узган ел геройларның исемнәрен барлаганда, Арпад Галгоциның исән булуы турындагы мәгълүматка юлыктым. Башта дәүләт структураларына, аннан Венгрия илчелегенә, «Русский мир» фондына мөрәҗәгать иттем. Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контрага бик рәхмәтлебез, аның хезмәткәрләре Арпад Галгоциның контактларын ике көн эчендә табып бирделәр. Китапта Арпад Галгоциның язмышы ничек бар, шулай бирелә, ягъни чынбарлыктагы язмыш. Аяз Гыйләҗевнең хатларында да Арпад Галгоцины табарга омтылып каравы турында әйтелә. Миңа калса, ул вакытта цензура да үз эшен эшләми калмагандыр, чөнки ул чорда, лагерьлардагы чынбарлык әдәбиятта чагылыш тапмасын дип, язучылар озак вакытлар күзәтү астында булалар. ГУЛАГка советка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп эләккәндә, 20 яшьлек егет булган Арпад Галгоцига бүген - 88 яшь. Ул XVIII-XX гасыр рус поэзиясен тәрҗемә итеп шөһрәт казана. Пушкинның, Лермонтовның 500дән артык поэмаларын, шигырьләрен тәрҗемә итеп, Европада шәхси рекорд куйган, Борис Ельцин кулыннан Дуслык ордены алган шәхес.
Шуның кадәрлесе билгеле булгач, без аны, Державин конференциясе кысаларында, Казанга чакырдык. Шунда мин аңа тәрҗемә мәсьәләсендә тәкъдим белән чыктым.
- Китапның чыгымнарын кем күтәрде?
- Тора-бара, барысы да җайланды. Венгриядә узган ел ГУЛАГ елы буларак билгеләп үтелде һәм 1956 елгы түнтәрелешнең 60 еллыгын уздырдылар. Шул уңайдан Кеше ресурслары министрлыгы һәм ГУЛАГ фонды китап чыгаруга акча бүлеп бирде, татарларның «Алфавит» җәмгыяте тәрҗемәчеләр табарга ярдәм итте. Тәрҗемәчеләр Андраш Шопрони һәм Юдит Вертеш эшне тиз тотты - 2,5 ай эчендә төгәлләделәр. Арпад Галгоци монда тарихи дөреслекне күздә тотарга һәм үзенең стилистик төзәтмәләрен кертергә тиеш булды. Ул да ал-ялны белмичә фидакярләрчә эшләде.
- Очрашулар вакытында бигрәк тә нәрсәгә игътибар иттегез? Көтелмәгән сюрпризлар да булмый калмагандыр...
- Беренчедән, без маҗарларның ГУЛАГ темасы белән ныклап кызыксынуларының шаһитлары булдык. Икенчедән, маҗарлар дөнья әдәбиятында үзләре турында телгә алуның кадерен беләләр. Гап-гади китап укучылар килеп, Аяз Гыйләҗев әдәбиятта «горур маҗар» образын мәңгеләштергәне өчен, безгә рәхмәтләрен җиткерәләр. Эш шунда ки, романда сүз Арпад Галгоци турында гына түгел, башка маҗарлар турында да бара. Безгә «Йәгез бер дога!»дагы тагын бер персонажның - саксофончы Лайош Мештерхазиның улы белән танышу бәхете дә насыйп булды. Аяз Гыйләҗевнең алты томлыгы өстендә эшләгәндә, без аның турында бернинди дә мәгълүмат таба алмаган идек. Әлеге очрашулар «Жди меня» тапшыруындагы кебек барды. Баксаң, Лайош Мештерхазиның улы тәкъдир итү кичәсенә инде өченче тапкыр килә икән, шулай да моңарчы китапны сатып ала алмаган булган. Чөнки ул үзен әлеге чарага репрессияләнүченең улы буларак чакыралар дип уйлаган. Өченче презентациядә әсәрдән өзекне укыгач, ул язучының әтисе турындагы портрет характеристикасының төгәллегенә хәйран кала, күз яшьләрен тыя алмый. Арпад Галгоци аны әлеге сюрприз турында алдан кисәтмәгән булган. Соңрак ул безгә ни өчен нәкъ менә шулай эшләгәнен әйтте: «Минем мондый фәнни эзләнүләрнең галимнәр даирәсендә генә түгел, ә гап-гади кешеләр өчен дә мөһимлеген күрсәтәсем килгән иде». Шунысын да әйтергә кирәк, аларда маҗар тиңдәшлеген (идентичность) тәрбияләү буенча эзлекле эш алып барыла. Мәсәлән, презентациядә китап турында фикер алышканда, укучылардан берәү романда үзенә ошаган өзекне - Ромен Роланның Сталинга хаты турында укыды. Баксаң, маҗар буларак бу укучыга үзенең кабиләдәшләренең шундый хәлиткеч чорда тормышта башларын югары, горур тотып барулары турындагы фикер күңеленә хуш килгән икән.

Жужанна Варга да яныбызга үзе килде. Аның әтисе Михай Варга 1948-1953 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укыган булган икән. Аяз Гыйләҗев маҗар студентларын үзенең «Берәү» (1959) дигән повестенда мәңгеләштергән диюебез аны бик тә дулкынландырды. Повесть язылып җиде ел үткәннән соң басыла, чөнки андагы бер эпизодны совет режимын каралтуда гаеп итәләр.


Китапка кергән тагын бер герой - Израильдән бик мәшһүр уйлап табучы, физик Рафаэль Шапироның туганнарын ике ай элек эзләп таптым. Ул Бакуда гомер итә. Еврей фамилиясен күрсәтәсе килмичә, еллар дәвамында Рафаил Бахтамов тәхәллүсе астында иҗат иткән. Аяз Гыйләҗевне дә, Арпад Галгоцины да, Рафаэль Шапироны да тагын бер нәрсә берләштерә: алар өчесе дә 90нчы елларда лагерь тормышы турында автобиографик әсәр яза.

Презентациядән кайткач, без КФУ архивында казындык һәм Аяз Гыйләҗев белән бер үк вакытта укыган маҗар студентларының шәхси делоларын таптык. Будапештның Этвеш Лоранд исемендәге университетында 30 ел әдәбият тарихы укыткан Михай Варганың шагыйрь Марк Зарецкий, әдәбият белгече Энгель Нигъмәтуллин һәм Илдус Ахунҗановлар белән бер төркемдә укуын белгәч, без янә дулкынландык. Маҗарлар темасы социализм елларында «рух азатлыгы утравы» буларак, тугандаш халыклар буларак, милли бергәлекне тәрбияләү эшенең үрнәге буларак, язучы Аяз Гыйләҗевнең иҗади зиһененә ныклап торып кереп утыруы югарыдан билгеләнгән булган икән дигән фикергә киләсең.


Язучы Аяз Гыйләҗевнең Арпад Галгоци белән дуслыгы, ярты гасыр узганнан соң, менә нинди могҗизаи борылышлар ала: «Йәгез, бер дога!» истәлек романы, язмышның «бәхетле балалары» ярдәме белән, маҗар телендә рус телендәге тәрҗемәсенә караганда да иртәрәк басылып чыкты. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, романның рус телендәге басмасы Татарстан китап нәшриятында җәй ахырларында дөнья күрәчәк.


Вәкарь белән генә төркемләнеп чит ил студентлары үтеп китте, һәйбәт бүрекләрне баш очына гына утырткан, чалбар кигән купшы кызлар хуш ис бөркеп йөренделәр. Бодай арасындагы кара әрем кебек, бик авылча киенгән татар бүлеге студентлары аерылып тора иде.

- Мадьяр егете! - дип пышылдадылар Исхакның белешләре.
Бераз музыка тыңлап утырдылар. Тагын өч-дүрт венгр студенты керде, алары да алмаш-тилмәш пианино уйнап карадылар, чәлдер-чөлдер нидер сөйләштеләр, алларына нота куеп бәхәсләштеләр. Аларның шулай каушамыйча, рәхәт итеп, үзләрен хуҗа тотып йөрүләре, утырганы берсенең музыканы, ноталарны белүе, олысымак килеш-килбәтләре Исхакка зур тәэсир ясады. Бу инде авыл хуҗалыгы институты студентлары түгел! Венгрларның үз ана телләреннән тыш өч-дүрт телдә теттереп сөйләшүләрен ишеткәч, аның гаҗәпләнүе соң чиккә житте. […]
Бирелеп музыка дөньясына чумып утырган мадьяр егете аның күз алдыннан китмәде.
Ничек алай?
Аларда да әле генә сугыш бетте. Кайчан, ничек музыкага өйрәнгән бу егет?!
Көнләште Исхак. Аның әнисе ничә еллар вәгъдә биреп хыялларда йөргән унике телле тальян гармунны да алып бирә алмады бит! Югыйсә, улмы инде тырышмый, улмы инде эшләми!..
Нигә алай була икән? Нигә шундый хаксызлык, тигезсезлек?
Тормышның кемнәре генә юк... Нинди бәхетле балалары бар. Барысын беләләр, чит тел өйрәнергә дә вакыт тапканнар, музыкасын да беләләр, дөнья гизеп, илләрдән илләргә сәяхәт итеп тә йөриләр, башкасын - өс-башны, килеш-килбәтне әйткән дә юк анысы... Ә болай, синдәй-миндәй, ике аяклы, ике куллы кешеләр...
«Берәү» повестеннән өзек

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading