16+

Гүзәл Сәгыйтова: "Классик мәгънәдә китап укып утыру бүген хәтта ниндидер дәрәҗәдә дуамаллык булып тоела"

- Харуки Муракаминың «1Q84» трилогиясе тәэсирендә япон әдәбиятының башка авторлары белән таныша башладым. Дзюнъитиро Танидзакиның «Мелкий снег» әсәрен укыйм.

Гүзәл Сәгыйтова: "Классик мәгънәдә китап укып утыру бүген хәтта ниндидер дәрәҗәдә дуамаллык булып тоела"

- Харуки Муракаминың «1Q84» трилогиясе тәэсирендә япон әдәбиятының башка авторлары белән таныша башладым. Дзюнъитиро Танидзакиның «Мелкий снег» әсәрен укыйм.

- Минем өчен сәнгать әсәрендә - спектакльме, рәсем, китап, фильм булсынмы - атмосфера мөһим. Чөнки вакыт узу белән, геройларның исемнәре, сюжет перипетияләре онытылырга да мөмкин, ә менә автор тудырган атмосфера, аның аша барлыкка килгән хис, тәэсирләр хәтердә уелып кала. Танидзаки әсәрендә дә әнә шул атмосфера бар, бу исә аны укуымны дәвам итүгә төп этәргеч.

«Яраткан китабыгыз?» дигән сорау алдында мин югалып калам. Алар шулкадәр күп! Тәэсирләндергән китапларның кайберләрен генә санап үтәм: Данте Алигьериның «Божественная комедия», Морис Метерлинкның «Синяя птица», Джек Лондонның «Мартин Иден», Уильям Фолкнерның «Свет в августе», Федор Достоевскийның «Идиот», Борис Пастернакның «Доктор Живаго», Михаил Булгаковның «Театральный роман», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», Марат Кәбировның «Сары йортлар сере».

Яраткан авторым - Достоевский. Экзистенциаль сорауларга җавап эзләү, табу... һәм яңадан-яңа сораулар тууга этәргеч бирүче язучы. Юмористик хикәяләр авторы да, драмалар авторы буларак та Чехов кадерле. Пьесаларында мин яраткан кабатланмас атмосфера тудыра алуы белән якын ул. Драматургиядә шулай ук - Шекспир, Ибсен, Шоу. Чыңгыз Айтматов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов (башлангыч чор), Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев прозасын яратам. Шигърияттә, авторлардан бигрәк, аерым шигырьләр игътибарны җәлеп итә.

Соңгы елларда әдәби китапларны мин чагыштырмача аз укыйм. Тормыш темпы шулкадәр тизәйде ки, бөтен эшне ташлап, классик мәгънәдә китап укып утыру бүген хәтта ниндидер дәрәҗәдә дуамаллык булып тоела. Матур әдәбият укыр өчен миңа аерым атмосфера, вакыт, күңел тынычлыгы кирәк. Бүгенге кызыксынуым - театр, кино, рәсем сәнгате белән бәйле фәнни һәм популяр хезмәтләр, шулай ук дөнья мәдәниятендә зур уңышка ирешкән шәхесләргә багышланган документаль әсәрләр, аларның хатлары, көндәлекләре, - ди "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы Гүзәл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading