16+

«Халык халыкныкын көтә»

Алмаз НУРГАЛИЕВ нинди генә конкурста җиңү яуламады икән? Илһам Шакиров, Салих Сәйдәшев исемендәгесе булсынмы, «Татар моңы-2010» телевизион яшь башкаручылар бәйгесендәге беренчелек дисеңме, Алмаз аларның һәрберсендә халык күңеленә барып җитәрлек моң җиткезә алды. Казан дәүләт консерваториясендә Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина классын тәмамлаган егет алай да бүген тулаем үзен сәхнәгә багышламый.

«Халык халыкныкын көтә»

Алмаз НУРГАЛИЕВ нинди генә конкурста җиңү яуламады икән? Илһам Шакиров, Салих Сәйдәшев исемендәгесе булсынмы, «Татар моңы-2010» телевизион яшь башкаручылар бәйгесендәге беренчелек дисеңме, Алмаз аларның һәрберсендә халык күңеленә барып җитәрлек моң җиткезә алды. Казан дәүләт консерваториясендә Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина классын тәмамлаган егет алай да бүген тулаем үзен сәхнәгә багышламый.

Беренчедән, ул аны остазы Зилә ханым сүзләренә таянып аңлата: «Кеше консерваториягә килә торган яшьтә мин аны инде тәмамладым. Әмма сәхнә өчен ул яшьтә үк өлгермәдем кебек. Ә менә хәзер мин үземне сәхнә өчен әзер дип уйлыйм».
Алмаз - Актаныш егете. Аларның гаиләсе районда үрнәк булу белән беррәттән җыр-моңга гашыйк, сәнгать җанлы булулары белән аерылып торды. Әтисе Азат Нургалиев - моңлы тавышлы җырчы, әнисе Кадрия Идрисова - бүгенгесе көндә ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләрен башкаручысы.
- Алмаз, җыр-моңга тартылмасаң, гаҗәп булыр иде. Гаиләдән килгән әлеге талантны үстерү юлында әти-әниең киңәше нинди иде?
- Әтием дә, әнием дә минем һәр адымымны хуплап, яклап торучы кешеләр. Минем җыр сәнгате юлын сайлавыма да тыныч карадылар, үземә сайлау иреге куелды һәм мин консерваториягә укырга кердем.
- Кумирларың остазларыңа әверелдеме?
- Минем иң элек әтиемне атыйсым килә. Үзешчән җырчы булса да, ул бик күп конкурсларда җиңү яулаган, көчле талант. Кумирым һәм остазым исә - Зилә Сөнгатуллина. Мин анда укуым белән чиксез шат. Күңелдә калган үкенеч исә - исән вакытында Хәйдәр Бигичев белән күрешә алмавым. Аның җыр сәнгатендә тоткан урыны, репертуары искиткеч. Ул да кумирларым исемлегендә.
- Озын, салмак җырлар яратуыңны беләм. Бусы да Азат абыйдан күчкән бугай?
- Элек-электән халык мәҗлесләргә җыелганда да моңсу җырлар җырлап күңел ачкан. Ул безнең менталитетыбыз, милләтебез нигезе бугай. Мин дә халык җырларына, аеруча аларның сузып җырлана торганнарына өстенлек бирәм. Тамашачы да халык җырларын ярата. Шуңа репертуарымда «Тәфтиләү», «Әллүки» кебек халык җырларын яратып җырлыйм. «Су буенда тал тибрәлә» (Сара Садыйкова муз., Хәсән Туфан сүз.) дигәне белән «Татар моңы»нда чыгыш ясадым.
- Алмаз, альбомың булмау синең өчен минус дияр идем...
- Мин альбом чыгару, сольный концерт куюны максат итмим. Бүген тамашачыны диск чыгарып гаҗәпләндереп булмый, җырчыларыбыз да зал тутырыр өчен башта шактый хезмәт түгә. Танылу юлы да ул түгел дип исәплим. Моның өчен иң әйбәт юл - телевидение, интернет.
- Яңа җырлар яздырып йөрүең турындагы серне дә ачыйк инде...
- Мин бүген «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә монтажлаучы булып эшлим, параллель рәвештә яңа җырлар туплап, сәхнәгә чыгарга әзерләнәм. Муса Җәлил шигыренә Алсу Дәүләтгәрәева көй язган җырым әзер, Реваль Хисмәтуллин дигән егет белән дә яңа иҗат җимешләре әзерлибез.
- Гаиләң турында ишетик.
- Хатыным Алсу белән ике ул тәрбияләп үстерәбез.
- Алмаз Нургалиев киләчәктә...
Киләчәктә мин болай, тегеләй булам, дип алдан кычкыра алмыйм. Ходай Тәгалә күрсәтер. Әмма сәхнәдә буласым килә, үз җырларымны булдырырмын дип ышанам. Әле менә 13 гыйнварда без - «Татар моңы»ның җиңүчеләре кабат көч алышачакбыз. Әлеге концертка әзерлек эшләре белән кайныйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading