16+

Хәкимовларның икенче балалары туды

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Казанның 4 нче балалар тудыру йортында аларның икенче сабыйлары дөньяга аваз салды. Кыз туган!

Хәкимовларның икенче балалары туды

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Казанның 4 нче балалар тудыру йортында аларның икенче сабыйлары дөньяга аваз салды. Кыз туган!

Кызчык кап-кара чәчле, әтисенә охшаган, диләр. Буе 50 см, авырлыгы 3510 грамм. Гүзәлнең дә хәле яхшы, дип хәбәр итә urazova.ru рәсми сайты.
Әти-әни икенче кызларына исемне дә әзерләп куйган инде. Сабыйга Камилә исеме кушмакчылар. Беренче балалары Элларига исемне Гүзәл сайлаган булса, бу юлы Илдарның чираты ди. Ул исә Камилә исемен кушарга тәкъдим иткән. Бу исемнең дә үз тарихы бар, ул Хәкимовлар гаиләсенә бик тә якын. Баксаң, Илдарның да, Гүзәлнең дә әбиләре Камилә исемле булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading