16+

«Хәрби училищены сәхнәгә алыштырдым»

Бер уйласаң, Азат белән укучыны таныштырып та торасы юк кебек. Аны һәр көн диярлек зәңгәр экраннарда көлке тапшыруында күрәбез. Моңа хәтле ул телевизион спектакльләр аша да тамашачы күңеленә кереп калган иде. Г. Исхакыйның «Зөләйха»сында - Батюшка, Р. Шәрифнең «Яланаяклы кыз»ында - Зәки, Х.Ибраһимның «Ялгыз тәкәрлек»ендә - Рамазан образларын гәүдәләндерде ул....

«Хәрби училищены сәхнәгә алыштырдым»

Бер уйласаң, Азат белән укучыны таныштырып та торасы юк кебек. Аны һәр көн диярлек зәңгәр экраннарда көлке тапшыруында күрәбез. Моңа хәтле ул телевизион спектакльләр аша да тамашачы күңеленә кереп калган иде. Г. Исхакыйның «Зөләйха»сында - Батюшка, Р. Шәрифнең «Яланаяклы кыз»ында - Зәки, Х.Ибраһимның «Ялгыз тәкәрлек»ендә - Рамазан образларын гәүдәләндерде ул....

Төрле театрларда 20гә якын спектакль куйды. Үзе әйтмешли, бер генә эш белән шөгыльләнә торган кеше түгел ул. Бу сезонда гына Азат Буа Татар дәүләт драма театрында дүрт спектакль сәхнәләштерде.
Очрашкач та башкарган эшләрен сөйләп туймый ул. Сүзне үзенең сәнгатькә очраклы гына килеп эләгүеннән башлады.
- Мин Арча районының Яңа Кенәр авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Перьмдәге хәрби-техник училищега киттем. Анда укырга керүгә, кулга көрәк тоттырдылар да көн саен чокыр казырга җибәрә башладылар. Аннары шуны күмдерәләр. Бу курсантларны тик тотмас өчен кирәк икән. Берничә көн түздем дә, бу минем эш түгел дип, авылга кайтып киттем. Аннары Казанга килсәм, августта уку йортларына имтиханнар беткән диярлек. Мәдәният һәм сәнгать университетына абитуриентлар җыялар дигәч, шунда режиссура факультетына юл тоттым. Бер төн эчендә шигырь, мәсәл, проза әсәре өйрәндем дә имтиханны уңышлы тапшырдым. Әнә шулай, хәрби училищены сәхнәгә алыштырдым. Безнең Марсель Мөбәрәков җитәкләгән курсны Наил Дунаев белән Дамир Сираҗиев укытты. Студент чакта ук Яшь тамашачы театрында «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә Айтуган ролен уйнадым. Әмма мин укуны тәмамлагач, театрга түгел, ә армиягә китеп бардым. Аннары үзебезнең авылга кайтып, мәдәният йорты директоры булып эшләү белән бергә, мәктәптә җыр дәресе дә укыттым. Шуннан соң, театр сәнгате институтына керү хыялы белән, Мәскәүгә китәргә туры килде. Әмма югары балл җыюга карамастан, анда конкурс аша узмадым. Кире Казанга кайтып, Яшь тамашачы театрында эшли башладым. Шуннан соң кире Мәскәүгә китеп, Щукин исемендәге югары театр училищесында белем алып кайттым.
- Азат, Сез театрда да уйнагансыз, кинога да төшкәнсез. Кайсысы күңелегезгә якын булып калды?
- Театрда эшләсәң, синең белән бергә тамашачың да үлә, дигән иде безгә күренекле режиссер Олег Табаков. Кино - тарих ул. Мәңгелеккә кала. Анда төшәргә дә җайлы. Заманында О.Табаков үзе дә бик күп фильмнарда төшкән.
- Азат, Буа театры белән дуслыгыгыз кайчан башланды?
- Мине ул театрга Раил Садриев 2004 елда чакырып алган иде. Анда бик күп спектакльләр куярга туры килде. «Бүре малае пожарный» дигән пьесаны үзем ике телдә язып сәхнәләштердем.
- Телевидениедә бара торган юмор тапшыруларын нәрсәгә нигезләнеп эшлисез? Аның сценарийларын кем яза?
- Аларның күбесе тормыштан алынган. Табиблар, авырулар, студентлар сөйләгәннәрдән чыгып төшерәбез тапшыруны. Кинәт кенә үзебез уйлап чыгарганнары да бар. Сценарийларны үземә язарга туры килә. Тормышта кызык хәлләр күп бит ул. Әле күптән түгел бер студент: «Каядыр баргач, күзем төште: оекбашым тишелгән икән. Шуннан кара фломастер сорап алдым да бармакны буяп куйдым», - дип сөйләп көлдерде.
- Сез табибларны, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләрен тәнкыйтьлисез. Үзегезгә шелтә белдергәннәре юкмы?
- Бервакыт Алмаз Хәмзин белән Буадан кайтып киләбез. Бер мишәр гаишник туктатты да: «Ә-ә, сезмени әле ул бездән көлеп йөрүче», - дип, документларымны алып маташа. Шунда аптырап тормадым: «Әгәр хәзер җибәрмәсәң, синнән дә көләчәкбез», - дигән идем, шунда ук җибәрде. Очрашканда, кибетчеләр, табиблар да: «Нигә бездән көләсез?» - дип сорыйлар. Аларның шул тапшыруны карауларына сөенеп куям.
- Азат, республика күләмендә уза торган күп кенә чараларның режиссеры да Сез. Тагын нинди яңалыклар белән сөендерергә уйлыйсыз?
- ГИБДД хезмәткәрләренең республика конкурсын, студентларның «Ягымлы яз» конкурсын оештыру минем өстә. Ике ел рәттән Миңгәр авылы Сабан туен алып бардым. Быел беренче тапкыр балалар арасында «Матурлык» конкурсы узарга тиеш. Аның режиссеры булу миңа йөкләнгән.
- Сез университетта шактый еллар эшлисез. Элек укыткан студентлар бүгенгеләреннән аерыламы?
- Бик аерылалар. Соңгы вакытта мәктәптән килгәннәрнең белемнәре азрак. Китап укымыйлар. Драматургияне аз беләләр. Укытучыга карата мөнәсәбәт башка. Хәзерге студентлар куркуны белми.
- Үзегезнең гаиләгә, балалар тәрбияләргә вакыт каламы?
- Шул балалар янында күбрәк булу өчен, хатыным Алинә балалар бакчасына урнашты да инде. Кызыбыз Азалия 2 нче сыйныфта укый, улыбыз Аяз бакчага йөри. Ял көннәрен гаилә белән бергә үткәрергә тырышам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading