16+

Хәсән Туфанның үзен күргәндәй булдык

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең быелгы эш планында Хәсән Туфан музеена барып танышып кайту тәгаенләнгән иде. Аксубай районының Такталы авылында туып-үскән Әлфия Сибгатуллинаның музейда моңа кадәр дә булганы бар икән.

Хәсән Туфанның үзен күргәндәй булдык

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең быелгы эш планында Хәсән Туфан музеена барып танышып кайту тәгаенләнгән иде. Аксубай районының Такталы авылында туып-үскән Әлфия Сибгатуллинаның музейда моңа кадәр дә булганы бар икән.

Шуңа да алар Рәмзия Вәлиева белән безнең җыелып бару көнен, сәгатен андагы хезмәткәрләр белән алдан сөйләшеп куйдылар. Барасы юлыбыз шактый ерак булганга, Әлфия безгә музейда күргәннәрен, язучының авыр, фаҗигале язмышы турында сөйләп барды. Шулай сөйләшеп бара торгач, Аксубайга бара торган юлдан сулга борылып, Иске Кармәт авылына килеп тә җиттек.

Музей йорты тирәли үс­кән агачлар, чәчәк­ләр, чикләвек куагыннан нәфис итеп үрелгән читәннәр тирә-юньгә кабатланмас ямь өсти. Нарат бүрәнәләреннән бурап җиткерелгән йорт эченә кергәч, якты, иркен бүлмәләрне, андагы экспонатларны күреп янә таң калдык. Татар әдәбиятында онытылмаслык эз калдырган мәшһүр әдипне зурлау күренеп тора. Без килүгә, музейга авыл халкы җыелган иде. Аларны әдәби берләшмәбез белән таныштыргач, Рәмзия Вәлиева үзенең иҗаты турында сөйләде. Әлфия Сибгатуллина исә, очрашуга килгән якташларын куандырып, авылына, эш сөючән халкына, үз якларының гүзәл табигатенә багышланган шигырьләрен укыды. Шәхсән үзем дә шәһәребезнең 50 еллык юбилеена, Габдулла Тукайга багышланган шигырьләремне, кыска хикәямне укыдым. Түбән Камага Мамадыш районыннан килгән мөгаллимә Әлфия Хәлиуллинаның иҗаты укучыларда кызыксыну уятты.

Авыл егете Ильяс Минзәлиев Хәсән Туфанның ­алтынчы буын оныгы була икән. Баксаң, ул авылда кү­мәк хуҗалыкка күчү еллары турында тарихи әсәр яза башлаган икән. Ул да шул әсәреннән бер өзек укып китте. Шигырьләрен дә тыңладык.

- Бу музей йорты 1990 елда ачылды, - дип сөйли аның җитәкчесе Тәгъзимә Ислам кызы.
Ачылу тантанасына Татарстанның Беренче Прези­денты да килгән булган. Минтимер Шәймиев музейга кара бәрхеткә алтын җепләр белән чигеп эшләнгән шәмаил бү­ләк иткән. Музейның һәрбер бүлмәсендә Хәсән Туфанның бай иҗатына кагылышлы язмалар, документлар тупланган. Шагыйрьнең шигырь ­язган вакытында сызгалап төзәтүләр кертелгән караламалары да сакланган. Сталин чорында кемнеңдер ялган шикаятьләре аркасында эзәрлекләүләргә эләккәч, сорау алгандагы беркетмә дә исән. Хәсән Туфанны шуның буенча үлем җәзасына хөкем итәләр. Аннан соң, үзенең булмаган гаебен танып, сугышка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Нәтиҗәдә хөкем карарын үзгәртеп, аны ун елга сөргенгә сөрәләр.

Ишегалдындагы өйгә каршы салынган келәттә төрле эш кораллары саклана. Монда орлыктан он ясый торган кул тегермәне дә бар.
Төшке аш вакыты ­җиткәч, безне кунакка дәштеләр. Рәмзиянең тулай торакта бергә яшәгән иптәш кызы Гүзәлия ханым безне кадерле туганнарын көтеп алган кебек каршы алды. Болын хәтле зур өйдәге өстәлдә мул табын әзерләнгән иде. Ашап алгач, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading