16+

Хыялларның чынга ашкан мәле

Хыялланыгыз, хыяллар чынга ашучан диюләре юктан түгелдер. Әле узган ел гына Аида Гарифуллинаның иң мәртәбәле, кайберәүләрнең төшенә дә керә алмаслык «Operalia» конкурсында җиңүе хакында ишеткәннән соң, яшь җырчының гына түгел, ә Татарстан халкының да хыяллары тормышка ашачагын күз алдына да китермәгән идем.

Хыялларның чынга ашкан мәле

Хыялланыгыз, хыяллар чынга ашучан диюләре юктан түгелдер. Әле узган ел гына Аида Гарифуллинаның иң мәртәбәле, кайберәүләрнең төшенә дә керә алмаслык «Operalia» конкурсында җиңүе хакында ишеткәннән соң, яшь җырчының гына түгел, ә Татарстан халкының да хыяллары тормышка ашачагын күз алдына да китермәгән идем.

Ниһаять, ул көн килде. 1993 елда әлеге мәртәбәле конкурсны оештырып башлап җибәрүче, легендар лирик-драматик тенор Пласидо Доминго, якташыбызга узган елны җиңүче буларак бүләк тапшырганда Казанга килеп, аның белән бер сәхнәдә җырларга вәгъдә биргән булган. Егет сүзе бер булыр, дигәндәй, Пласидо Доминго беренче тапкыр Казанга килеп, Аида Гарифуллина белән бергә, башкалабыз тамашачысын өч сәгатькә якын чын сәнгать диңгезендә йөздерде.
«Татнефть-Арена» бинасы мондый дәрәҗәдәге конкурслар оештыру өчен кулай вариантлардан булмаса да, әлеге беренче тапкыр оештырылган чын сәнгать бәйрәмен карарга теләк белдерүчеләр саны күп булганын истә тотып, ул биредә үткәрелде. Шыгрым тулы залларга билетлар тиз арада сатылып беткән, ә менә Казанның 2000 музыка укытучысына бәхет ишелеп төшкән - аларга билетлар бушлай таратылды.
Концертны Александр Сладковский дирижерлыгындагы Татарстанның дәүләт симфоник оркестры «Сила судьбы» операсыннан Джузеппе Верди увертюрасы белән ачып җибәрде. Маэстро Пласидо Доминго сәхнәдә күренүгә, тамашачы аны дәррәү алкышларга күмде. Бер мәл тынып калган тамаша залы югары сәнгать дулкынына чумды. Тормыш мәшәкате, төрле бетмәс-төкәнмәс эш-гамәлләр турындагы уйлар белән тулы тән һәм җан сәнгатьнең югары көченә ия опера дөньясына чумып ял итте. Концертны «Андре Шенье» операсыннан Жерар ариясе белән башлап җибәрде ул.
Татарларга хас нәзакатлелек, затлылык һәм тыйнаклыгы белән дә таң калдыручы якташыбыз Аида Гарифуллина сәхнәдә күренгәннән соң, Казан тамашачысы, хис-тойгыларын тыеп тора алмый, яшь җырчыны кайнар алкышлары белән зурлады. Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсыннан Джульеттаны бөтен барлыгы белән башкарып, нәфислеге, башкару осталыгының камиллеге белән тамашачыны үзенә гашыйк итте ул.
Башта яшькелт, аннары янып торган кызыл күлмәктән чыккан Аида, «Вестсайдская история» мюзиклыннан Мария одасын башкарып, тамашачының кәефен күтәреп алды. Нәкъ шул әсәрдәгечә, үзе яшь, үзе матур, үзе кыю, үзе уңышлы Аидадан ак көнләшү белән көнләшми мөмкин түгел. Маэстро Пласидо Доминго һәм белорус теноры Владимир Дмитрук белән бергә башкарган арияләре дә тетрәндерде, елатты да, уйлатты да.
Концерт ахырында, тамашачы әлеге чын музыка бәйрәме геройларын, җибәрмәскә теләгәндәй, алкышлары белән бүләкләде. Әле берәр ай элек кенә: Эх, менә шушы концертка керә алсаң иде дип йөргән күпләрнең дә бу көнне уртак хыяллары тормышка ашкандыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading