16+

Иң яхшы хор Казанда?

«Россия 1» телеканалында башланган «Битва хоров» исемле яңа проект казанлылар күңеленә дә хуш килде. Күпләр хәзер, якшәмбе көнен көтеп алып, андагы җырчылар өчен җан атып утыра, чөнки проектта якташларыбыз да катнаша.

Иң яхшы хор Казанда?

«Россия 1» телеканалында башланган «Битва хоров» исемле яңа проект казанлылар күңеленә дә хуш килде. Күпләр хәзер, якшәмбе көнен көтеп алып, андагы җырчылар өчен җан атып утыра, чөнки проектта якташларыбыз да катнаша.

Россия эстрадасының сигез суперйолдызы, «Битва хоров» проектында катнашыр өчен, сигез шәһәрдән иң яхшы җырчыларны туплады. Россиянең иң яхшы хоры исеменә, остазлары белән бергә, шул сигез шәһәрдән килгән коллектив көч сынаша. Әлеге шәһәрләр арасында Санкт-Петербург (Дмитрий Маликов), Новосибирск (Лайма Вайкуле), Волгоград (Юлия Савичева), Түбән Новгород (МакSим), Мәскәү (Александр Буйнов), Саратов (Валерия), Казан (Владимир Пресняков) һәм Екатеринбургтан (Денис Майданов) килгән коллективлар катнаша. Проектның максаты - иң яхшы хорны табу. Хорлар, җырларны тере тавышка башкарып, телевизор караучыларга ошарга тиеш. Чөнки аларның язмышын нәкъ менә тамашачы хәл итә. Аз тавыш алган хор исә проекттан төшеп калып барачак. Ике хор - Мәскәү белән Түбән Новгород коллективлары инде проект белән хушлашырга да өлгерде.
Проектның үзенә килгәндә, аның нигезендә Американың «Clash of the choirs» телепрограммасы идеясе ята. Анда әлеге проект 2007 елдан бирле эшләп килә. Ул тамашачылар күңеленә хуш килгәнгә, проект барысы 13 илгә сатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading