16+

Иң зур кунак әнисе иде

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аның куйган хезмәте бихисап. Республиканың Г.Тукай исемендәге, А.Алиш һәм Г.Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилее уңаеннан узган иҗат кичәсендә уллары Нурбәк белән Байбулат әтиләренең әнә шул хезмәтләрен искә төше­рүдән башладылар. Барысы 50 китап, 23 пьеса язылган, 25 спектакль куел­ган.

Иң зур кунак әнисе иде

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аның куйган хезмәте бихисап. Республиканың Г.Тукай исемендәге, А.Алиш һәм Г.Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилее уңаеннан узган иҗат кичәсендә уллары Нурбәк белән Байбулат әтиләренең әнә шул хезмәтләрен искә төше­рүдән башладылар. Барысы 50 китап, 23 пьеса язылган, 25 спектакль куел­ган.

Дәүләт Советы Рәисе исеменнән аны мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәбрик­ләгәндә шаяртып та алды. Батулладан күпме көлсәң дә үп­кәләми, дип, моннан күп еллар элек язылган шигъри юлларын да хәтерендә яңартты. КФУ профессоры Фуат Галимуллин аның гаиләсе белән Тинчуринның хатыны Заһидә ханымны тәрбияләп соңгы юлга озатуын да әйтеп узды. Фатих Кутлу исә үзенең тәрҗемәсендә Төркиядә чыккан Р.Батулла хикәяләрен язу­чыга бүләк итте.
КФУ профессоры Васил Гарифуллин Р.Батулланы тәб­рик­ләгәндә балачак елларын искә алды. 9 яшендә ул телевизордан Рабит абый тапшыруларын караганнан соң аңа хат язган. «Әкиятче бабай»ны үзләренең мәк­тә­бенә кунакка да чакырган. Билгеле инде, язучы, балалар сүзенә колак салып, Теләче якларына да кайткан.
Шушы арада гына, авылдашы Заһид Исрафилов ярдәме белән, язучының «Коръән тәфсир­ләре»нең яңа басмасы дөнья күр­гән. Аның беренчесен Заһид әфәнде Рабит абыйның үзенә тапшырды.
Юбилярны щепкинчы дуслары Әзһәр Шакиров, Равил Шә­рә­фиев, Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаев тәб­рикләде. Алар истәлекләре бе­лән дә уртаклашты. Заманында театр учи­лищесында аның шәкертләре булган Хәния Фәр­­хи, Гүзәл Га­рәпшина, Фә­ридә Сафина язу­­чыны котлады.
Үзенең хез­мәт­ләре өчен Рабит Батуллага «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшыру турында Пре­зи­ден­тның Указын да укыдылар. Ки­чәгә Зәй районыннан әдипнең якташлары да кил­гәннәр. Залда утыручылар арасында иң зур кунак Рабит абыйның 100 яшьлек әнисе Мө­кәррәмә апа булгандыр. Ул да сәхнәдән улына һәм катнашучыларга изге теләк­ләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading