16+

Илгиз ЗӘЙНИ: «Миннән соң киләчәк драматургны әйбәтрәк кабул итәчәкләр»

Кемнәрнеңдер 80 яшендә дә Камал театры сәхнәсенә үз әсәре белән күтәрелү өмете чынга ашмый. Кул җитмәс, күңел күгенең иң биек ноктасына тиң әлеге хыял кайсы гына татар драматургын читләтеп узган икән?! Ә аның әсәре 18 яшендә Камал сәхнәсенә күтәрелде, бүген исә 24 яшьлек драматургның биш спектакле әлеге данлыклы театр репертуарында....

Илгиз ЗӘЙНИ: «Миннән соң киләчәк драматургны әйбәтрәк кабул итәчәкләр»

Кемнәрнеңдер 80 яшендә дә Камал театры сәхнәсенә үз әсәре белән күтәрелү өмете чынга ашмый. Кул җитмәс, күңел күгенең иң биек ноктасына тиң әлеге хыял кайсы гына татар драматургын читләтеп узган икән?! Ә аның әсәре 18 яшендә Камал сәхнәсенә күтәрелде, бүген исә 24 яшьлек драматургның биш спектакле әлеге данлыклы театр репертуарында....

Мине әби үстерде
Илгиз Зәйни белән Камал театрының грим бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз. Аксубай районының Карасу авылы егете бүгенгесе көндә театр артисты, мәдәният һәм сәнгать университетында режиссура буенча икенче югары белемен алып йөри.
- Илгиз, синең танылу тарихында иң төп рольне нәрсә уйнады - фортунамы, талантмы, үҗәтлекме?
- Фортуна юк дип әйтә алмыйм. Үҗәтлек тә булды. Максат бар иде, акрынлап-акрынлап аңа ирешеп барам.
- Юлий Цезарь кебек алайса: килдем, күрдем, җиңдем дигәнме әле ул?!.
- Районда мине җырчы буларак беләләр иде. Авылда бит инде ул әллә нәрсә юк - китап укыйбыз, авыл театры дип җенләнәбез, әмма куярлык әллә нинди кызык әсәр таба алмыйбыз. Минем хыял үзем язган әсәр белән авыл сәхнәсенә чыгу иде. Язылуын язылды, ә менә чыгып җитеп булмады. Мәктәптә драма әсәрләре яза башлаган идем. «Җәйге төннәрдә» дигәне - иң беренчесе. Урта белемне алгач исә мин, җырчылыкны ташлап, Казанга мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык факультетына укырга кердем.
- Гаҗәп, югыйсә бездә каләм тибрәтә белгәннәр татфакка ашкына.
- Мин бит укырга кергәнче үк яшь язучылар җыенына килеп йөри идем. Анда миңа бөтен драматургларның да актерлык юлы аша килгәнен әйттеләр. Хәзер инде үзем дә ышандырып әйтә алам - драма әсәрен язар өчен сәхнәне белергә кирәк. Тоттым да яздым, аны сәхнәгә күтәрделәр түгел.
- Ә синең авылда вакытта язылган беренче пьесаңа кайтсак, кемнән килгән ул иҗат оеткысы?
- Гаиләм иҗади дип әйтә алмыйм инде, әти тракторда эшләде, бүген лаеклы ялда. Әнием җыештыручы булып эшләгән иде, бүген - ипи пешерүче. Ике апам, бер абыем бар. Әйтәм бит, минем каләмгә үрелүем авыл сәхнәсендә куярлык пьеса кирәклектән туды. Алай артык хыялый үстем дип әйтә алмыйм: печән чабу, мал-туар карау, хуҗалык эшләре - авыл баласыннан бернәрсә белән дә аерылып тормадым кебек. Әби тәрбиясендә үстек, бакчага йөргәнебез булмады.
- Шул балачакның матур кичләренә әйләнеп кайтсак, хәтереңә нинди хатирәләр гомерлеккә дип теркәлгән?
- Кышның озын кичләре. Беренче сериалларның чыгып кына килгән вакыты. Без кичен, җыйнаулашып, «Просто Мария» телесериалын карыйбыз. Көнбагышның чүбе, теләсәң-теләмәсәң дә, паласка төшә. Иртән иртүк минем беренче эш - тузан суырткыч белән шуны чистарту. Аннан гөлләргә су сибәм. Абый белән артык тузынып китсәк, әби талчыбык белән берне тамызып алырга да күп сорамый... Ул чыгып киткән вакытларда бүрәнә ярыгына кыстырылган чыбыкны алып сындырабыз. Ә-ә, тәрәзәдән курка идем мин - тәрәзәдән һәрвакыт кемдер карап тора кебек иде. Бик курыккан вакытларда селкенми утыра идем. Имеш, тәрәзәдән карап торган зат мине мумия дип уйлый да китеп бара...

Күңел театрга тартты
- Илгиз, кем кемне күреп алды - син театрга илтүче нурнымы, әллә театр яшь талантнымы?
- Унберенчене тәмамлаганда минем язылган
3-4 пьесам бар иде. Шул елны әтинең энекәше Марс абый, Нурлатка Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закировлар киләчәк, агитация эшләре алып барачак, дип хәбәр итте. Булган әсәрләремне принтерда китапчык итеп чыгардым да әти белән Нурлатка киттем. Китапчыгымны Фәрит абыйларга тапшырдым. Озакламый Казаннан алардан хат килде. Фәрит абый җыйган курста укый башладым, аның авызыннан чыккан һәр сүзне губка кебек сеңдереп бардым дисәм дә буладыр. Мәгълүматка сусау иде ул. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында Гран-при алдым. 50 мең сум акча янына ноутбук та бүләк иттеләр.
- Пьесаларыңны нәкъ менә Камал театрына туры китереп язарга тырыштыңмы, әллә кыек атып, туры тидерү булдымы?
- Юк, мин әле ул вакытта, моны бит сәхнәдә куярга кирәк, дип уйлап язмый идем. Без беренчедә укыганда, дүртенче курслар өчен (ә алар Уфаның «Нур» театры өчен әзерләнгән махсус курс) диплом спектакле кирәк булды. Мин алар кушуы буенча «Күкләр елмаеп караса» дигән пьесамны яздым. Ул вакытларда мин әле ике атнага бер пьеса яза идем. Әлеге пьеса белән Фәрит абый да танышкан. Аннан режиссер кушуы буенча бераз үзгәрттем дә, «Туйга ничә көн кала» дигәне туды. Шулай җәен әти белән авылда печән чабып ятам, телефоннан Фәрит абый шалтырата: «Кил, монда син кирәк», - ди. Мин, җыенып, Уфага чыгып киттем. Октябрьдә Уфада әлеге спектакльнең премьерасы булды. Бу минем язылган унынчы пьесам иде.
- Юбилей санына атап чыгарылган кебек.
- Унбишенчесе - «Мәхәббәт турында сөйләшик» дигәне Камал театрына менде. Шуннан мине таный башладылар. Аннан егерменчесе - «Суган чәчәге» булды. «Бәби», «Люстра», «Бабайлар чуагы»ның язылу санын хәтерләмим инде.
- Шулай да кайсысы иң якыны соң?
- Иң яраткан пьесам әлегә язылмаган. Ә язылганнары арасыннан «Бәби» иң якыныдыр. Мин элегрәк гел яшьләр турында яза идем. Хәзер миңа бабайлар белән әбиләр якынрак. Үземнең әбине яраткангадыр инде.

Театр әйбәт авторларны кире какмый
- Көнләшү сизәсеңме?
- Көнләшәләр икән, дигән сүзләр ишетелә инде, әмма минем аны тойганым юк. Көчле кеше көнләшми бит инде ул, ә көчсезләрнең фикере миңа кызык түгел. Автор кызыклы яза, тамашачыга әйтер сүзе бар икән - һәр кеше Камалга килә ала бит.
- Камал театрына теләгән һәр драматург чыга ала алайса?
- Беркемгә беркем комачаулык итми. Язылган утыз пьесам бар, шуның бишесе Камалда куелды. Менә шуннан карагыз инде. Тәкъдим итәм, Фәрит абый кабул итсә итә, итмәсә - юк. Мин аның өчен талашып, ишек шапылдатып, үпкәләп йөрмим. Театрны яратам, шул гына. Яхшы авторны театр бервакытта да кире какмый - ул бит аның үзенең уңышы да дигән сүз. Миннән соң киләчәк яңа авторны миңа караганда да әйбәтрәк кабул итәчәкләр. Туйдык инде бу Илгиз Зәйнидән, яңа сүз, яңа сулыш килә, диячәкләр. Камал театрына туры килмәү дигән сүз дөрес түгел ул - һәр театрның да, минемчә, үзенең әйтер сүзе, үз юлы бар. Шуны төшенү генә кирәк.
- Театрга бүген нәрсә теләр идең?
- Тәрбияле тамашачы. Залда ике татар апасы сөйләшә ди бит. «Коньяк эчәбезме соң?» Икенчесе: «Эчәбез-эчәбез, Камал театрына килеп коньяк та эчмәгәч», - дип җавап бирә. Талымсыз эстрада театр тамашачысын да бозды шул.
- Син бик уйчан, аз сүзле кеше икән. Нинди уйлар галәмендә яшисең?
- Пафос белән әйтмим - мине бүген милли проблема борчый. Кайчак, киләчәктә безне укырлармы соң, дигән күңел төшенкелегенә дә бирелеп алам. Хәтта миннән 5 яшькә генә кечерәк кешеләр дә гадәти булырга тиешле әйберләрне белми. Рухи биеклек халәте юк. Без, ничектер, үзебездә генә казынабыз, үз-үзебезгә нидер исбатламакчы булабыз. Инглиз язучысын укыйсың да аның ирегенә, фикер сөрешенә кызыгып куясың. Ул җанны эләктерә, рухи киңлектә яши ала... Ә без үз эчебездә кайныйбыз. Әллә реклама җитенкерәми безгә, әллә Дәрдмәнд кебек, үзе бай булса да, рухи кыйммәтләр турында кайгыртучы кешеләр… Менә мин чит телгә беренче итеп Дәрдмәндне тәрҗемә итәр идем! Ул бит җаны белән ирекле кеше булган, ә иҗаты?!. Бәлки, безнең бүгенге халәт динсезлеккә килеп төртеләдер. Бездә бит «Мин!» генә бар...

Шагыйрәне үтерәсем килми
- Мәхәббәт тарихыңны да ишетәсе килә.

- Быелның 25 февралендә никах укыттык. Хатыным - шагыйрә Резеда Гобәева. Театрга ниндидер чарага килгән иде ул. Мин шундук ике арадагы энергетиканы тоеп алдым. Икенче очрашуда ук: «Чык миңа кияүгә», - дидем. Ул шаярып кабул итте. Әмма соңыннан ризалашты тагын.
- Ике иҗат кешесе бер казанга ничек сыеша соң? Язар өчен ике кухня кирәктер бит?
- Иң яратмаганым - конфликт. Ике зур кеше кычкырышып түгел, ә аңлашып бер фикергә килергә тиеш. Безнең гаиләдә дә шул тәртип. Резеда хис кешесе булса, мин - мантыйк белән эш итүче. Ә кухняны бүлешкән юк, Резеданың язып утырганын күрсәм, шундук шым булам. Минем аркада бер шагыйрә үлә икән, мин үземне кичермәячәкмен. Илгиз Зәйнигә исә язарга тынычлык кирәкми - дискотекада да яза алам.
- Бүген театр бетсә, нәрсә эшләячәксең?
- Иртәгә үк икенчесен ачып, эшли башлаячакмын. Каләмнән һәм театрдан гына аерылырга язмасын.
- Яратам дигән исемлеккә Илгиз Зәйни өчен нәрсәләр керә?
- Әти-әни, хатын, театр. Дөньяны да бик яратам дип әйтәсем килә, әмма әйтә алмыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading