16+

Ильмира НӘГЫЙМОВА: «Минем язмышым – РУСЛАН!»

Май аеның җылы-иркә кояшына кинәнеп, кул сузымы аша гына елмайган җәйгә якынлашабыз. Кем җәйгә ничегрәк әзерләнә бит. Кемдер җәйге ялын диңгез ярында уздырырга җыена, кемдер баласын лагерьларга әзерли, ә бәхетле яшьләр кызу-эссе җәйдә парлашып куеп, ак күлмәкле никах мәҗлесен көтәдер. Йолдызлар да искәрмә түгел. Бүгенге «Йолдызлар яңгыры» берьюлы ике серне...

Ильмира НӘГЫЙМОВА: «Минем язмышым – РУСЛАН!»

Май аеның җылы-иркә кояшына кинәнеп, кул сузымы аша гына елмайган җәйгә якынлашабыз. Кем җәйгә ничегрәк әзерләнә бит. Кемдер җәйге ялын диңгез ярында уздырырга җыена, кемдер баласын лагерьларга әзерли, ә бәхетле яшьләр кызу-эссе җәйдә парлашып куеп, ак күлмәкле никах мәҗлесен көтәдер. Йолдызлар да искәрмә түгел. Бүгенге «Йолдызлар яңгыры» берьюлы ике серне...

Ильмира Нәгыймова әңгәмәгә очрашып йөргән егете Руслан белән килде. Баксаң, талантлы җырчы кызның йөрәген яулар кеше табылган икән. Ильмира яраткан кешесен һәр көнне диярлек тәмледән-тәмле ризыклары белән сөендерә. Очрашуга килер алдыннан гына Руслан борщтан авыз иткән. «Искиткеч тәмле итеп ашарга пешерә ул, - диде Руслан. - Ильмираның әнисе Рәхилә ханым һөнәре буенча пешекче булу тәэсир иткән, күрәсең».
Тамашачыны «Ярат димим», «Гомер үтеп бара», «Буламы соң?» дигән җырлары белән яуларга керешкән Ильмира Нәгыймованың «багаж»ында инде диск итеп тупларлык материал җыелган да икән. Бүген исә җырчы тәүге җыентыгы өчен фотосессия узган. Июнь азагына яшь җырчының тәүге альбомы дөнья күрәчәк ди. Менделеевск районы Ижминводы шәһәре кызы Казанның музыка училищесының соңгы курсында белем ала. Анда Эльвира Хәбибуллина һәм Шамил Әхмәтҗанов кебек остазларыннан вокал серләренә төшенә ул.
- Ильмира, «Буламы соң?» дигән җырыңны тамашачы аеруча ошатты дип беләм, җыр сайлау, аңа клип төшерү үз җаваплылыгыңдамы?
- Иҗатымны үстерергә «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге ярдәм итә. Тамашачы күңеленә барып җитәрдәй җырларны да бергәләп эзлибез. Үземә Рамил Әсхәдуллин җырлары аеруча ошый. Шулай ук Ләйсән Гайнетдинова, Айдар Минһаҗев җырларын да башкарам. Үзем дә көйләр язам.
- Егерме яшьтә үк кемнәрнеңдер сине таный башлауларыннан баш әйләнмәдеме соң?
- Әйе, компаниягә килеп чын-чынлап иҗат белән шөгыльләнү, танылган җырчылар белән гастрольләрдә йөрү мине тамашачыга якынайтты. Элек минем контакттагы битемдә өч мең танышым булса, хәзер алар саны 20 меңнән артык. Бу инде таный башладылар, халык игътибар күрсәтә дигән сүз. Кечкенәдән җырчы булу теләгем тормышка аша бара. Әмма әле тырышырга, халык мәхәббәтен яулар өчен күп эшләргә кирәк.
- Ә син бик иртә кияүгә чыгарга җыенасың...
- Руслан - минем язмышым инде ул. Мин бит сәхнәдә - бер, өйдә - бөтенләй икенче кеше. Өйдә миңа гадилек, хатын-кыз буларак наз, тынычлык кирәк. Руслан белән без бер карашта яшибез - гомер итәргә бер кешене сайлыйсың да гомер буе әлеге кешегә тугрылык саклап яшисең. Мин бүген Русланнан кала беркемне дә күрмим. Фанатлар күп инде ул, Русланга Алла ярдәм бирсен... Мин үзем дә көнчел.
- Шоу-бизнеста гомер буе бер кешегә генә табынып яшәү мөмкин дип уйлыйсызмы?
- Һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Умыртка баганасы төзек булса, кешене бер нәрсә белән дә әверәтеп булмый. Шуңа да яраткан кешем булганда, мин башка берәүгә игътибар итүне күз алдыма да китермим. Руслан да минем ышанычым.
- Нинди хыяллар белән яшисең, Ильмира?
- Италиягә сәяхәткә барасым килә, шунда берәр җырыма клип төшерергә телим, яраткан тамашачымнан да аерыласым килми. Киләчәктә дә алар якын күрердәй җырлар иҗат итә алсак иде дим. Ә җәй ахырында «Кол Шәриф» мәчетендә зурлап никах укытачакбыз. Ап-ак киемнәр, ап-ак ашъяулык, ап-ак хыяллар...
- Үзеңне чирек гасырдан нинди итеп күз алдыңа китерәсең соң?
- Ике бала анасы, үз-үзен караулы йөрткән зифа хатын-кыз. Ике катлы, мунчасы, бассейны булган йортыбызда ирем белән тигезлектә, матур итеп яшибез. Мин - Татарстанның халык җырчысы Ильмира Нәгыймова...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading