16+

Илназ Гарипов: «Миңа барыбер...»

Татар эстрадасына Илназ Гарипов «Әйтче, сөеклем» һәм «Ятим бала» кебек җырлары белән килеп керде. Бүген ул актив иҗат эшчәнлеге алып бара, җырлый, көйләр яза, аранжировка ясый, татар дискотекаларында күренгәли. Илназның җырлары да мәгънәле, йөрәккә үтеп керә торган.

Илназ Гарипов: «Миңа барыбер...»

Татар эстрадасына Илназ Гарипов «Әйтче, сөеклем» һәм «Ятим бала» кебек җырлары белән килеп керде. Бүген ул актив иҗат эшчәнлеге алып бара, җырлый, көйләр яза, аранжировка ясый, татар дискотекаларында күренгәли. Илназның җырлары да мәгънәле, йөрәккә үтеп керә торган.

- Илназ, елның грандиоз яңалыклары турында сөйләп кит әле.
- Әйдә, 2012 елдан башлыйк. Минем өчен сөенечле хәбәрләрнең берсе Мәскәү Сабан туена чакыру алу булгандыр. Аннан соң Санкт-Петербург һәм Оренбургка дәштеләр. Һәм ел ачышы - «Миңа барыбер» җырының дөньяга килүе. Ул тиз арада үз тамашачысын тапты, иҗатташ дусларым белән клип та төшердек. Һәм менә 2013 елда «Миңа барыбер» дип аталган альбомым дөнья күрде.

- «Миңа барыбер» дигән сүзең башымда мең дә бер сорау тудыра. Ничек инде шундый яшь егеткә бар нәрсә дә «барыбер»?
- Юк, әлбәттә, бу алай түгел. Әгәр дә миңа барыбер булса, шәхес буларак үсешем туктап калыр бит. Бу сүзләрне фәлсәфи яктан карарга кирәктер, дип уйлыйм. Минем өчен «миңа барыбер» кайбер авыр тормыш мәсьәләләренә каршы торыр өчен киелгән битлек кенә. Бу әле «миңа күпкә барыбер түгел» дигәнне аңлата. Альбом тышлыгының эчке ягында менә мондыйрак сүзләр язылган: «Җырлар аша сезгә күңелемне ачып бирәм дип уйласагыз, ... ялгышасыз!»

- Илназ Гарипов үзен нинди йолдызлар рәтенә кертә: тиз янып сүнүчеме, әллә инде озак еллар балкып торса да, яктылыгын югалтмаучымы?
- Үзегез уйлап карагыз: Илназ Гарипов исемле йолдыз күп еллар элек барлыкка килде, кыска вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яулады. 2009 елда минем «Яшьлек микән?» дип аталган альбомым чыкты, таныла башладым. 2013 елда да Илназ исемле җырчы бар әле, димәк, мин кайбер йолдызлар кебек бер күренеп алып, аннан, гомумән, сүнүчеләр рәтенә кермим дигән сүз бит инде бу.

- Туган авылың Хәсәншәехтә концерт куйгансың дип ишеттем...
- Әйе, аларга бер бүләк ясыйсым килде. Авылдашларым белән күрешеп, аралашып, күңелле генә ял иттек. Күрше район-шәһәрләрдән, хәтта чит өлкәләрдән мине якын итеп кайтулары шатландырды.

- Казан сәхнәсен кайчан яуларга исәбең?
- Казан сәхнәсен әкренләп яулыйм бит инде. Ә үземнең концертыма килгәндә, моңа бик җитди карарга тырышам. Бу ниндидер яңалык, шоу булырга тиеш. Аллаһы боерса, тагын берәр елдан моңа әзер булырмын дип өметләнәм.

- «Миңа барыбер» клибыңда төшкән кыз - очрашып йөри торган кызың дип ишеттем, дөресме бу?
- Без аның белән 7 ай очраштык. Ләкин шәхси сәбәпләр аркасында, араларны өздек.

- Гастрольләрдә кызык хәлләргә очраганың бармы?
- Бик күп булды инде алар. Менә Мари Элга инде биш бардык, бишесендә дә кайтышлый адашып йөрдек. Кышкы төннәрдә бигрәк куркыта бит әле ул - ай яктысы, тирә-якта урман...

- Сәхнәгә чыгарга теләүче яшь талантларга теләгең...
- Тырышлык, тырышлык һәм тагын бер кат тырышлык кирәк! Хаталар була, әмма алар тәҗрибә генә өсти. Шуларны төзәтеп, гел алга гына барырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading