16+

Исән чакта ук үзенә һәйкәл куйды

Узган җомгада күренекле драматург Туфан Миңнуллинның каберенә таш куелды. Башкаларныкыннан аермалы буларак, анда әдипнең рәсеме дә юк. Бары тик популяр булган пьесалары гына ташка уеп язылган. Чараны ачып җибәргән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов: «Аның пьесалары халык күңелендә озакка калыр», - дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер. ТР Дәүләт Советының...

Узган җомгада күренекле драматург Туфан Миңнуллинның каберенә таш куелды. Башкаларныкыннан аермалы буларак, анда әдипнең рәсеме дә юк. Бары тик популяр булган пьесалары гына ташка уеп язылган. Чараны ачып җибәргән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов: «Аның пьесалары халык күңелендә озакка калыр», - дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, үзе белән бергә эшләгән Разил Вәлиев: «Туфан агайга без үзе исән чакта да хөрмәт күрсәттек. Бу дөньядан ихтирам күрмичә киткәннәр дә шактый. Ул яктан Туфан агай бәхетле булды. Туфан һәрвакыт Туфан булып калды», - дип белдерде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров мәрмәрдән эшләнгән әлеге кабер ташын ясатуда ярдәм итүчеләргә рәхмәтен ирештерде. Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов Туфан абыйның, илебездә нинди генә җилләр исүенә карамастан, үз кыйбласына тугры булып калуын әйтеп узды. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы әдипнең кылган гамәлләрен искә төшерде. Режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев үзләренең Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге театрның да исеме җисеменә туры килсен иде дигән теләген җиткерде. Әдипнең хатыны, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова, Туфан абыйны онытмаганнары өчен, үзенең рәхмәтен ирештерде.
Т. Миңнуллин драматургиясеннән үрнәк алып үскән Илгиз Зәйни әйтмешли, Туфан абый иң зур һәйкәлне үзе исән чагында куеп калдырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading