16+

Каләмле галәм

Шигъри экспромтлар Гамил АФЗАЛ Матурлыгын тоеп көзнең, язның, Сәяcәтне сүкми бер тамчы, Үзем өчен генә шигырь яздым, Күңел тулганчы... * * * Уйлар тала, куллар тала, күзләр тала, Бу дөньяда кемгә барып баш иясе? Яңа заман философы сөрән сала: - Берләшегез, бөтендөнья мафиясе! * * * Саф мәхәббәт бармы соң...

Каләмле галәм

Шигъри экспромтлар Гамил АФЗАЛ Матурлыгын тоеп көзнең, язның, Сәяcәтне сүкми бер тамчы, Үзем өчен генә шигырь яздым, Күңел тулганчы... * * * Уйлар тала, куллар тала, күзләр тала, Бу дөньяда кемгә барып баш иясе? Яңа заман философы сөрән сала: - Берләшегез, бөтендөнья мафиясе! * * * Саф мәхәббәт бармы соң...

Шигъри экспромтлар
Гамил АФЗАЛ
Матурлыгын тоеп көзнең, язның,
Сәяcәтне сүкми бер тамчы,
Үзем өчен генә шигырь яздым,
Күңел тулганчы...
* * *
Уйлар тала, куллар тала, күзләр тала,
Бу дөньяда кемгә барып баш иясе?
Яңа заман философы сөрән сала:
- Берләшегез, бөтендөнья мафиясе!
* * *
Саф мәхәббәт бармы соң ул, диеп,
Ак сакаллы агай бәхәсләшә.
- Нигә кирәк сиңа саф мәхәббәт,
Пенсияңне ал да, тыныч яшә!
* * *
Гомер бара, матур көннәр булып тора,
Яңа еллар иске елны оныттыра,
Яшь малайлар егет булып эшкә керә,
Үткән еллар матур булып төшкә керә.

***
Кыска бер сәфәр
Фатих ӘМИРХАН
Көннәрнең берсендә минем янга йорт хуҗасы - мәңге исерек, мәңге кызыл йөз вә кызыл борынлы, ак сакаллы карт керә.
- Барин, синең исемең ничек?
Мин исемемне һәм атамның исемен әйтәм. Карт бер дә тәүкыйфсыз (тын да алмыйча) гына:
- Юк, мин андый исемеңне әйтмим; русча исемең ничек?
- Минем нишләп русча исемем булсын? Мин рус түгел бит.
Карт, болай дигәч, бераз аптырап кала, ләкин шулай да бирешми:
- Как же русча исемең булмасын, барин? Безнең бит сезнең бөрадәрләрдән белешләремез күп; һәммәсенең русча исемнәре бар. Менә такта яра торган заводның урман каравылчысы бар, мөселманча исеме Кусаин (Хөсәен), ә безнеңчә исеме - Кузьма. Менә мондагы баринда (авылда тора торган помещикны идарә итә) имение управляющие булып сезнең бөрадәрләрдән берәү торган иде, аның безнеңчә исеме Филипп Яковлевич иде. Хатынының исеме Марфа иде, ә кызларының берсе Александра, берсе Матрена, берсе Евдокия иде. Как же, барин, синең генә русча исемең булмасын!
- Ә синең татарча исемең ничек соң?
- Минем - Иван Зинович! Минем сезнеңчә дә, үзебезчә дә исемем шулай - Иван Зинович!
Исерек карт Иван Зинович дигән сүзне бер төрле рус милли горурлыгы белән, тавышын нык вә каты тотып әйтә.
- Шулаймы? Менә шулай ук минем дә русча исемем дә, татарча исемем дә шул бертөсле, сезнең бөрадәрләреңез (туган, иптәш) дә мине Фатих Зарифович дип йөриләр!
Зарар юк, минем исемемне әйтеп, ул да бераз телен ватсын.

***
Бер рәхәтнең... биш михнәте
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
Минем күзәтүләрем:
1. Хатын-кыз никадәр ямьсез булса, шулкадәр киенә белми.
2. Тукай поэзиясен иң примитив аңлаучы кеше, һичшиксез, тукайчы була.
3. Уңган хатын ирсез кала. Күп очракта.
4. Татар әдәбиятын иң примитив аңлаучы кеше, һичшиксез, тәнкыйтьче булла.
5. Татар теленең нечкәлеген аңламаган-тоймаган кеше химиягә, физикага, математикага китми: ул - тел галиме була.
6. Кешенең тормыш коруы - космоска чыгу. Старт дөрес алынса - программа үтәлә; старт начар алынса - бернинди центр корректировка ясый алмый.
7. Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр. Дөрес түгел: михнәте биш тапкырга артык була.
8. Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала.
9. Бер борчу килердәй булса - көт, ул килә.

***

Акча сикертә
Каюм НАСЫЙРИ
Бер патша су яныннан барганда күрде: бер карт бу суны җиңел генә сикереп чыкты. Карт белән бер яшь егет тә бар иде, анысы, су аркылы чыга алмыйча, гаҗиз булып ярда калды. Патша бу хәлгә гаҗәпләнеп, карт белән егетне сөйләштереп карады. Алар аңа үз хәлләрен бәян кылдылар: карт кешенең янында мең алтыны бар икән, ә егет фәкыйрь икән.
«Акча кешене сикертә» дигән сүз шушы хикәянең нәтиҗәсе булмак кирәктер.
(«Фәвакиһелҗөләса», 1884.)

***
Дөньяны сүз бизәр.
Татар халык мәкале
26 сентябрьдә Язучылар бинасында (Мөштәри урамы, 14 нче йорт) идарәнең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Марат Әхмәтов бүгенге авылның хәл-халәте турында сөйләде, әдипләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Узган ел Актаныш муниципаль район хакимияте, күренекле якташлары - Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемен мәңгеләштерү йөзеннән, әдип исемендәге премия булдырган иде. Язучылар идарәсе быел әлеге премиягә сатирик язучы Фәнзаман Батталны (былтыр тәүге бүләккә Туфан Миңнуллин лаек булган иде) тәкъдим итте.
* * *
Ике шагыйрь (Анна Ахматова белән Николай Гумилев) улы, күренекле галим, тарихчы Лев Гумилевның тууына 100 тулды. Шул уңайдан 1 октябрьдә аның Тукай мәйданында куелган бюстына чәчәкләр салынды. Шунда ук булган искә алу мәрәсимендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты Камил Әхсәнов, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла һәм Лилия Газизова чыгыш ясады.
* * *
1 октябрьдә олы яшьтәге язучылар Казанның Фукс бакчасы янындагы «Акчарлак» кафесына җыелды. Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган әлеге мәҗлестә җырчылар Газинур Фарукшин, Илгизәр Исламов (үзе баянда да уйнап), Фәрит Мирзануров һәм Сиринә Вахитова чыгыш ясады.
* * *
5 октябрьдә Г.Тукай музеенда «Шүрәле» әкиятенең язылуына 105 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәгә җыелган тамашачылар алдында музей директоры Рәмис Аймәт, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина һәм Йолдыз Шәрәпова, рәссамнар Рушан Шәмсетдинов һәм Ринат Галимуллин чыгыш ясады.
* * *
6 октябрьдә танылган шагыйрь һәм прозаик, күпләргә «ШаМан» тәхәллүсе белән дә билгеле булган мәзәкче, «Солдатта булган диләр», «Керфегеңә тамармын мин» һәм «Рәхмәт сиңа» кебек үзенчәлекле җырлар авторы Шамил Маннапов вафат булды.
* * *
8 октябрьдә Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында яңа сезон ачылуга һәм театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелүгә багышланган тантаналы кичә булып узды. Кичәдә күренекле драматурглар, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре катнашты.

*
Язмыш белән бергә-бер
Булат ИБРАҺИМ (Яшь шагыйрь 1990 елда Лаеш районының Атабай авылында туган.)
Саргайган сагышның соңарган сәламе,
Сабырның саулыгын сындырыр.
Сусыздан су сорап, сулкылдый сүзсезләр,
Сүзләрен сараннар салкынга сыйдырыр.
Син, соңгы сугышчы, соңладың сорарга,
Сагынамы сине сабыең.
Сатылды сатлыкҗан зур сумлы саннарга,
Сатылды сыннарга сөекле абыең.
Серләрдән сузылган сәерлек сукмагы,
Сак кына сикерде сазлыкка.
Саргайган сагышның соңарган сәламе
Сербирмәс сабырны суктыра.
Сусыздан су сорап сөекле сабыең
Суыкта сулкылдап тик тора.
(Яшь язучылар иҗаты тупланган «Ак юл» дигән җыентыктан.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading