16+

“Караоке battle” шимбә кичегезне ямьләр

Шимбә кичегез кәефсез һәм моңсу узамы? Пульт төймәләренә мәгънәсез рәвештә баскалап дистәләгән каналны юкка сикертәсезме?

“Караоке battle” шимбә кичегезне ямьләр

Шимбә кичегез кәефсез һәм моңсу узамы? Пульт төймәләренә мәгънәсез рәвештә баскалап дистәләгән каналны юкка сикертәсезме?

Димәк ТНВ каналындагы өр-яңа тапшыру нәкъ менә сезнең өчен. "Караоке battle", ягъни караоке бәйге.

Әлеге "көрәш"тә ике җырчы катнаша. Араларыннан батырны сайлап алу өчен 4 тур бирелә. Башта алар татар җырларын, аннары - рус, соңгы 4нче турда исә, бер-берсенең танылган хитларын җырлауда көч сынаша. Ә 3нче турның нидән гыйбарәт икәнлеген, сез, хөрмәтле тамашачылар, шимбә көнне, 20:30 "Караоке battle" тапшыруында карый аласыз.

Талант һәм моң бәйгесе, тавыш тембры көрәшенең иң намуслы, гадел судьясы, алып баручы Рөстәм Гайзуллин.
Тапшыру 12 яше тулган тамашачы өчен каралган.
Тапшыруның видеоархивы www.tnv.ru сайтында урын алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading