16+

Казан өсләрендә – Тукай рухы

Язлар белән җиргә Тукай рухы килә. Апрель исә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу ае буларак билгеле. Шагыйрьнең туган көне - 26 апрельдә Казанда Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте.

Казан өсләрендә – Тукай рухы

Язлар белән җиргә Тукай рухы килә. Апрель исә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу ае буларак билгеле. Шагыйрьнең туган көне - 26 апрельдә Казанда Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына халык, вакыт-вакыт кар явып, салкын җил исеп торуга да карамастан, Шигърият бәйрәменә җыелды. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быелгы бәйрәмгә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чакыруы белән, Кырым татарлары да күпләп килде. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк кую тантанасыннан соң, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, халыкка үзенең сәламләү сүзләрен җиткереп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булучылар турындагы указны укыды. Быел әлеге премиягә, «Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен, Вахит Имамов белән каллиграфик композицияләр сериясе өчен, Владимир Попов лаек дип табылганнар.
«Казанның әле яңа гына меңьеллыгын үткәргән идек, узган ел бөтен дөньяны чакырып, Универсиада уздырдык. Чит илдә яшәүче халыкларның Татарстанга һәм татар халкына хөрмәте артты, безнең тарихны беләселәре килә башлады. Мин үземнең тарихи романнарым белән халкыбызның данлы-шанлы тарихын күрсәтергә тырышам. Халкыбыз Тукай теле - туган телебезне югалтмасын иде һәм халкыбыз үзенең дәүләтчелеге өчен көрәшне туктатмасын иде. Рәхмәт!» - диде Вахит Имамов.
Владимир Попов исә: «Раббыбызның ихтыяры белән булса кирәк, соңгы 20 елда мин рухи өлкәдә - ислам мәдәнияте, шәрык мәдәнияте өлкәсендә иҗат итәм. Дәүләт әгъзалары куйган көчемне тәүге тапкыр бәяләделәр. Мөгаен, миңа, каллиграфия сәнгатен алга җибәрү өчен, бу хезмәтемне башкару йөкләнелгәндер», - дип белдерде. Җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәм, хорга кушылып, «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading