16+

Казанда танылу өчен читкә китү кирәк

«Turkcevizyon», ГИТИС, «Ямьле»... Иң югары ноктада нәрсә тора? Яшь җырчы Гөлназ Батталова безгә үзенең тормыш баскычлары һәм яуланган үрләре турында сөйләде.

Казанда танылу өчен читкә китү кирәк

«Turkcevizyon», ГИТИС, «Ямьле»... Иң югары ноктада нәрсә тора? Яшь җырчы Гөлназ Батталова безгә үзенең тормыш баскычлары һәм яуланган үрләре турында сөйләде.

- Күпләр синең тормыш баскычларың турында белә инде. Тик барыбер тагын бер тапкыр сөйләп китсәң иде.
- Тумышым белән мин Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән. Ләкин мин бәләкәй чакта ук гаиләбез белән Чаллыга күчтек. Шуңа күрә, үземне Чаллы кызы дип саныйм.
Иҗатка мәхәббәт бала чакта туды. Хәтердә калган иң якты мизгелләрнең берсе - музыка мәктәбенең зур залы һәм уртада торган рояль. Бала чактан килүче бер хыялым бар - Наталья Орейроның җырын башкару. Тик миңа инде 22 яшь, хыялымны әле һаман да тормышка ашырмадым (елмая).
- Сәхнәгә менүең ничек булды?
- «Барс Медиа» үткәргән кастингта катнашкан идем. Бераздан, шалтыратып, компаниягә чакырдылар, җырлар тәкъдим иттеләр. Тик мин баш тарттым, күңелнең бары тик үзенә ошаган эш белән генә шөгыльләнәсе килде. Аннары Төркиягә киттем. Киткәнче «Кемнәр көтә» дигән җыр яздырган идек. Әлеге җыр чын хитка әверелгән. Әнинең шалтыратулары буенча гына үземнең Казанда популяр булуым турында белеп бардым. Менә шулай көтмәгәндә мендем мин сәхнәгә.
- Иҗат казаныңның кайнап торганын беләбез. Үзең өчен хәзерге вакытта иң югары баскыч нәрсә?
- ГИТИС! Дөресен әйтергә кирәк, бу хыялга юл авыр булды. 4 ел буе «Йолдызлык»та катнаштым, урыннар алдым, ләкин мине күрмәделәр. Фестивальдә катнашуымның бишенче елында гына бәхет елмайды. Мине М.Б.Борисов үзе ГИТИСка чакырды. Тырыша торгач, ниһаять, теләгемә ирештем!
- Гадәттә, кешеләр Төркиягә ял итәргә бара. Ә син «Turkcevizyon» бәйгесенә килеп эләккәнсең…
- Төркиядәге юлымны аниматор булып эшләүдән башладым. Бик тиздән җырчы буларак та чакыра башладылар. Төркиядә яшәүче татар кызы Айгөл «ТНВ» телеканалы белән элемтәгә керде. Нәкъ менә алар миңа «Turkcevizyon» фестивалендә Татарстан данын яклап чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Фестиваль Денизли шәһәре янындагы антик театрда үткәрелде. 20 000 кеше җыелган чарадагы хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Айгөл, Раил һәм Алмаз Сәмигуллинга рәхмәтләремне әйтәсем килә. Әлеге кешеләр булмаса, хыялым тормышка ашмас иде.
- Төркия тамашачысы алдында чыгыш ясау авыр булмадымы?
- Йөз-кыяфәтемә карап, мине күп җирдә үзләренеке дип кабул итәләр. Төркиядә дә нәкъ шулай булды. Шуңа күрә, чыгышлар да җиңел бирелә.
- Сиңа Төркиягә күчәргә, шунда иҗат белән шөгыльләнергә тәкъдим итсәләр, нәрсә җавап бирер идең?
- Бәлки, ризалашыр да идем. Өстәвенә, төрек телен өйрәнә башладым. Тик бүген минем янымда яраткан кешем бар. Мин аны Казанда калдырып китә алмыйм.
- Киләчәк һәрчак яңалык алып килә. Ничек уйлыйсың, синең иҗат киләчәгең нинди булачак?
- Мин, гомумән, тормышта бик күп нәрсәне яулап алырга тырышам. Кызганыч, кешеләр мине төрле өлкәләргә «чәчелә» дип уйларга мөмкин. Бу алай түгел. Төрле өлкәләрдә үземне сынап карыйсым килә. Күптән түгел кызлар белән «Ямьле» дип аталган төркем оештырдык. Аның татар эстрадасына яңалык кертәчәгенә ышанабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading