16+

Кем син, Венер Сәлимов?

Ул татар эстрадасына, «Ник син мине юксындырасың соң?», «Гафу ит», «Әкият кызы» кебек җырлары белән беррәттән, көнчыгыш стилен дә алып керде. Үзенең әзәрбайҗан милләтенә охшашлыгы һәм сәхнәдә ясый торган хәрәкәтләре белән кызыклы шәхес ул Венер Сәлимов. Шуңадыр да, аның беренче клибы «Хыялда син»дә көнчыгыш милләт вәкилләрен дә очратып була.

Кем син, Венер Сәлимов?

Ул татар эстрадасына, «Ник син мине юксындырасың соң?», «Гафу ит», «Әкият кызы» кебек җырлары белән беррәттән, көнчыгыш стилен дә алып керде. Үзенең әзәрбайҗан милләтенә охшашлыгы һәм сәхнәдә ясый торган хәрәкәтләре белән кызыклы шәхес ул Венер Сәлимов. Шуңадыр да, аның беренче клибы «Хыялда син»дә көнчыгыш милләт вәкилләрен дә очратып була.

Шушы араларда тагын бер яңа клибы дөнья күрергә тиеш дип ишеттем дә, түзмәдем, бу яңалыкның дөреслегенә үзем дә ышанырга теләп, әңгәмә корырга булдым.
- Венер Сәлимов кем ул?
- Мин Әгерҗе районының Кырынды авылыннан. Бүгенгесе көндә КДМСУның татар халык хоры бүлегенең V курс студенты.
- Үзең татар халык хоры бүлегендә укыйсың, ә Венер Сәлимов татар эстрадасына ничек килеп керде?
- Әйе, миңа татар халык җырлары бик ошый, шуңадыр да, мин укырга кергәндә нәкъ менә шушы өлкәне сайладым да инде. Ләкин татар халык хоры дигәч тә, эстрада җырларын җырламыйм дигән сүз түгел бит әле ул. 2011 елда мин «Болгар радиосы»на ротациягә үземнең җырларымны тәкъдим итеп карадым. Җырларым, чыннан да, хит-парадка эләгеп, танылу китерде, соңыннан уку чорында университетыбызда «Барс Медиа» компаниясе оештырган кастингта катнаштым. күп тә үтмәде, алар миңа клип төшерү тәкъдиме белән чыктылар, мин рәхәтләнеп ризалаштым. Шулай итеп, минем беренче - «Хыялда син» исемле клибым дөнья күрде.
- Сез гаиләдә ничә бала? Гомумән, гаиләң турында да сөйләп кит әле.
- Әнием - Алмазия, әтием - Марс. Икесе дә дәүләт эшендә. Гаиләдә ике бала без, апам бар. Ул Ижевск шәһәренең авыл хуҗалыгы академиясен, аннан аспирантурасын тәмамлап, бүгенге көндә шул ук университетның укытучысы булып эшли.
- Әти-әниең, туганнарың иҗатыңа нинди мөнәсәбәттә?
- Алар минем иҗатымны бик яраталар, чөнки нәкъ менә алар җыр дөньясына керергә этәргеч ясадылар да инде. Әнием кечкенәдән үк миндә җырларга талантым барлыгын күрә иде. Бу миңа ышаныч, көч бирде. Мәктәптә укыган чорда минем белән бик яхшы педагоглар - Рафилә һәм Халисә апалар шөгыльләнде, аларга рәхмәтем чиксез зур, нинди генә конкурсларга йөртмәделәр: «Сандугач керде күңелгә», «Созвездие-Йолдызлык» һәм башка бик күп фестиваль һәм конкурсларда дипломант исеменә лаек булдым.
- Балык сусыз тора алмаган кебек, кеше дә дуссыз тора алмый? Татар шоу бизнесында, гомумән, дуслык җепләре сузып буламы?
- Алия, иң зур дәүләтең - синең чын дусларың, диләр бит. Әлбәттә, бар - Фирдүс Тямаев, Иркә, Илназ Баһ, Ришат Фазлыйәхмәтов, Айваз Садыйров белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Чын дуслар күп булмый инде ул. Күп дус эзләгән, дуссыз калган, диләр бит.
- Йөрәгеңә яучылар кирәкме?
- Юк, кирәк түгел инде, йөрәгем яуланган минем.
- Машинаң бармы, нинди маркалы?
- (Көлә.) Бик яхшы маркалы микроавтобус. Гастрольләргә чыгып йөрергә бик җайлы.
- Егет кешегә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип уйлыйсың?
- Беренче чиратта син кешелекле, ачык йөзле һәм яхшы аралаша белергә, ягъни уртак телне тиз таба белергә тиеш. Чиста-пөхтә, эшкә өйрәнүчән, түзем холыклы. Кыскача әйткәндә, кызларның идеалына туры килерлек сыйфатларга ия булу сорала.
- Дингә карашың?
- Бик уңай, Аллаһы Тәгаләдән куркып яшим. Гаиләбез дингә бик якын, шуңа күрә гарәп телен дә кечкенәдән үзләштердем.
- Үзеңнең иҗатташ төркемең бар дип ишеткән идем, ачыклык кертик әле бу имеш-мимешкә…
- Әйе, бар, гастрольләребез белән инде бик күп кенә шәһәрләрдә дә булырга өлгердек.
- Фанатларыңа мөнәсәбәтең?
- Фанаткаларымны бик яратам һәм хөрмәт итәм.
- Соңгы яңалыгың?
- Иркә белән «Яшик хөрмәттә» җырына яңа клип төшердек. Ул Иркәнең туган районында әзерләнде. Аны телевидение күрсәтте дә инде.
Үзегез дә тоемлагансыздыр, дуслар, Венер Сәлимов, менә шулай бик ачык күңелле, аралашучан, үпкәләмәс, тирән фикерле шәхес булып чыкты. Аның фикерләү сәләте мине таң калдырды. Зур татар шоу бизнесына эләккән икән инде, аннан чыкмасын. Аңа иҗатын дәвам итүен һәм уңышлар гына телисе килә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading