16+

Киләчәк сезнең кулларда, егетләр!

Бергә булыйк, бердәм булыйк, Аерылмыйк, аерылмыйк, Без - татар егетләре, - дип көйли-көйли, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәхнә түренә «Татар егете-2011» шәһәркүләм бәйгесенең финалына үткән җиде баһадир егет чыкты. 18 ноябрь көнне биредә конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.

Киләчәк сезнең кулларда, егетләр!

Бергә булыйк, бердәм булыйк, Аерылмыйк, аерылмыйк, Без - татар егетләре, - дип көйли-көйли, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәхнә түренә «Татар егете-2011» шәһәркүләм бәйгесенең финалына үткән җиде баһадир егет чыкты. 18 ноябрь көнне биредә конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.

«Татар егете» бәйгесе инде алты ел рәттән үткәрелә. Конкурста шәһәребезнең югары сыйныфта укучы иң батыр, иң көчле һәм акыллы, татар телен, татар мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белгән җиде асыл егете мәртәбәле «Татар егете» исемен яулау өчен көч сынашты. Әлеге исемне алу бер дә җиңелләрдән түгел: аңа лаек булу өчен егетләргә утны да, суны да кичәргә туры килде. Финал өлешенә кадәр үк аларны, чын татар егете баһадирлар кебек көчле, җитез дә булырга тиеш, дигәнне исәпкә алып, физик яктан да сынаганнар. Видеороликлардан күренгәнчә, егетләр спортта алдынгылар: алар мылтыктан да атты, тупны да боҗрага менә дигән итеп кертте. Башка еллардан аермалы буларак, конкурсантлар милли көрәштә дә бил алышты. Икенчедән, егетләрнең татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы буенча белемнәрен тикшерү өчен, жюри әгъзалары алар белән махсус әңгәмә дә оештырган. Финалда исә яшь бөркетләр җыр-бию һәм шигырь сөйләү буенча сәләтләрен күрсәтте, араларында КВН уенын күрсәтүчеләр, спектакльдән өзек куючылар да бар иде. Бер карасаң, егетләрнең барысы да «Татар егете» исеменә чын мәгънәсендә лаек. Шуңа күрә жюрига да җиңүчене билгеләү җиңелләрдән бирелмәде. Җанатарларның көчле алкышлары, янып-көеп ярдәм итеп утырулары да нәтиҗәгә тәэсир итми калмагандыр, аларның катнашучылардан да ныграк дулкынланулары әллә каян күренеп тора иде. Жюри рәисе - драматург, публицист, халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, бәйгенең максатын һәм татар егетенең нинди булырга тиешлеген билгеләп: «Бу бәйгенең максаты - бүгенге көндә мөкаммәл белем өчен түгел, ә егетләр киләчәктә белемнәрен, талантларын арттырсыннар өчен. Бу сезнең беренче адымыгыз, егетләр! Киләчәктә сез чын мәгънәсендә зыялы татар егете булырга, тарихны тирәнтен белергә, ана телебезне саклый белергә тиешсез. Тел ул - милләтнең нигезе, умырткасы. Шуның өстенә, гыйлем, интеллект, зыялылык та. Кем ул татар егете, дигәндә, шуны әйтергә кирәк: чит илгә чыкканда, төрле милләтләр арасында сез татарның символы булып чыгачаксыз, сез үзегезне татар милләтенең вәкиле буларак күрсәтә белергә тиеш», - дип әйтеп узды.
Бәйгенең җиңүчеләре исә менә болай билгеләнде: «Баһадир егет» номинациясендә - Вахитов районындагы 27 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Айрат Кәримов, «Талантлы егет» номинациясендә Яңа Савин районындагы 155 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Искәндәр Маннапов җиңүче дип танылды, «Тапкыр егет» һәм «Замана егете» исеменә исә Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Таһир Гарифуллин һәм Киров районындагы 152 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Нияз Фаткуллин ия булды. «Кыю егет» исеме Идел буе районындагы 18 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Айдар Ситдыйковка бирелде. Беренче урынны исә Совет районындагы 141 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Нәфис Гаязов алды. «Татар егете-2011» мәртәбәле исеме, Гран-при Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Марсель Гәрәевкә тапшырылды. Гран-при иясенә - алты мең, калган җиңүчеләргә өчәр мең күләмендә премия һәм күптөрле бүләкләр бирелде. «Шәһри Казан» да, беренче урынны алучыны котлап, үз бүләкләрен һәм ярты елга язылу квитанциясен тапшырды.
Яшьләрнең татар теле, татар халкы дип янып йөрүләренә, зур теләк белән шушы бәйгедә катнашуларына сокланмый мөмкин түгел. Егетләрнең барысын да котлыйбыз, «Татар егете» исеменә алга таба да тугрылыклы булып калуларын телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading